Июнь урталары иде. Табигатьнең ямь-яшелгә һәм чәчәкләрнең хуш исенә төренгән чагы. Болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелгән. Юкәләрдән килгән татлы бал исеннән башлар әйләнә. Бал кортлары да армый-талмый эшлиләр, бер-берсе белән ярыша-ярыша, бал җыеп калырга ашыгалар. Чәчәкләргә кунып, төрле төстәге күбәләкләр уйный. Кошлар сайравы, үлән арасындагы чикерткәләр черелдәве, күл буендагы бакаларның бакылдавы тирә-юньне җанландыра.
Шундый матур көннәрнең берсендә җәйне зарыгып көткән Айсылу быел тагын әбисенә кунакка кайтты. Әйе, нәкъ менә дусларын сагынып, рәхәтләнеп ял итәргә, авыл һавасын суларга ашыкты ул. Ишек төбеннән ук тәмле бәлеш исе борынын кытыклады. Әбисенеке кебек тәмле бәлеш кайда гына бар микән? Айсылу әбисен бик-бик сагынган, өйгә керү белән, әбие-ееее-м дип, дәү әнисенең җылы кочагына атылды. Әбисе дә оныгын сөеп туялмады. Ике җан бер-берсенең кочакларыннан аерыла алмый шактый гына тордылар. Әйтерсең, яшь буын белән өлкән буын, күренми торган җепләр белән бәйләнгән туганлык хисләрен тагын да ныгыталар, сагыну хисләрен тавышсыз гына уртаклашалар иде. Әби белән оныкның сөйләшер сүзләре бетмәде. Кич буе Айсылу үзенең яңалыклары белән бүлеште.
Таң атты. Әбисенең инде кыштыр-кыштыр йөргән, әтәч кычкырган тавышны ишетсә дә, Айсылу, татлы йокысыннан, тәмле төшеннән аерылырга теләмичә, икенче якка борылып ятты. Ләкин борынны ярып кергән мич коймагы исенә түзеп яту мөмкин түгел иде. “Хәерле иртә, әбием”,- дип сикереп торганын да сизми калды Айсылу.
Өстәлдә, парларын чыгарып, самовар кайнап утыра, җылы сөт исенә сары май, коймак исе килеп кушыла. Әбисенең кулына күз иярми, кызарып пешкән коймакларны җитез генә мичтән ала да сап-сары май белән майлап, табакка сала тора. Айсылу аннан-моннан гына юынды да, төкереген йота-йота, өстәл янына килеп утырды. Бу юлы әбисе дә сүз әйтмәде, рәтләп юынмаганын күрмәмешкә салышты.
Мәле, кызым, Илдар абыеңның бүләк чынаягыннан тәмләп кенә эч эле
чәйне, -дип, мәтрүшкә исе аңкып торган чынаякны кыз алдына куйды. Үзе бертуктаусыз авыз эченнән генә нидер сөйләнде, оныгы Илдарга исәнлек сорап, Аллаһка ялварды, дога укыды. Соңгы араларда хәбәр юк иде шул оныгы Илдардан.
Әби белән кыз, серләшә-серләшә, самовар бушаганчы рәхәтләнеп чәй эчтеләр һәм тәмләп дога кылдылар.
Бераздан Айсылу дуслары янына уйнарга чыкты. Шәһәр күчтәнәчләреннән авыз иткәч, алар, бергәләшеп, чишмәгә төшеп менделәр, түбән оч көтүлегендә дә булдылар, тугайлыкка да бардылар, кыскасы, авылны аркылыга да, буйга да йөреп чыктылар. Авыл яныннан гына бормаланып-бормаланып аккан елгада су да коендылар. Әй, йөзеп тә күрсәттеләр! Кинәнделәр генә соң авыл рәхәтлегенә.
Көн артыннан көн үтте. Айсылу авыл кызына әйләнеп бетте. Әбисенең иртән-иртүк: “Кызым, тор, кояш кыздырганчы эшләргә кирәк, бүген безне зур эш көтә”, -дигән тавышы Айсылуны торырга мәҗбүр итте. Теләр-теләмәмс кенә, иркәләнеп, әби артыннан иярде онык. Чәйләп алгач, алар түтәлләрне чүп үләннәреннән арындырырга дип, бакчага чыктылар. Икенче сыйныфны тәмамлаган кызчык, бераз җитдиләнеп, түтәлләр арасындагы сукмакны утарга кереште. Үзе як-ягына карана, әбисен күз уңаеннан җибәрмәскә тырыша. Шимбә көнне төшереп ваткан чынаякны әбисе тапмаса гына ярый ла дигән уй борчый иде Айсылуны. Юк шул, син дигәнчә түгел икән. Кирәк бит, шул почмактагы чүпләрне казып чыгарырга…
Айсылу бер әбигә, бер ватылган чынаякка карап сүзсез катып калды. Ә бит бу чынаяк әби өчен бик кадерле иде. Аны олы улының Илдары махсус хәрби операциягә киткәндә: “Әбием, минем төсем итеп, тәмләп чәй эч,” – дип, бүләк итеп калдырган иде бит…
Айсылу әбисенең бит очыннан тәгәрәгән күз яшьләрен кечкенә генә куллары белән сөртеп алды. Әбисенең “шушы чынаякка карасам, Илдар абыеңны күргән кебек булам”, дигән сүзләреннән соң, ул да, абыйсын күрәсе килеп, чынаякны кулына алган иде шул. Ә ул төште дә ватылды.
Әбием, гафу ит, мин аны төшереп ваткач, “сөенечкә булсын” дип яшереп
куйдым. – Син бит үзең, берәр нәрсә ватылса, сөенечкә булсын, дияргә кушасың.
Уйлар өермәсендә калган Әсма әби оныгының әлеге сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Куркуга калган оныкка карап: “Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга шул, балам”,- дип елмаеп, аркасыннан сөеп куйды өлкән кеше. Әби сүзен дәвам итәргә теләп авызын ачкан иде, сискәндереп, телефон шалтырады. Сөенечле хәбәр! Оныгы Илдары табылган бит, исән, тиздән ялга кайтачак!
Әбинең йөзендәге шатлыкны күргәч, Айсылуга рәхәт булып китте. Ул үз гаебен таныды. Көенеч, сөенеч. Ялган, дөреслек. Янәшә йөри