Гап-гади бер көн бүген,
Юк шаккатырга сәбәп:
Иртән торып җыену,
Шул ук юл, шул ук мәктәп.
Матур булсын әле диеп
Шушы гади көнемне,
Елмаеп башладым мин –
Төшемме ул, өнемме?
Сикереп торып караваттан
“Хәерле иртә!” дидем
Елмаеп җавап кайтарды
Әти-әни һәм сеңлем.
Тәмле ботка ашагач,
Әнинең колагына
“Рәхмәт сиңа барысы өчен!”
Дип әйттем акрын гына.
Урамдагы песине дә
Сәламләп бер яраттым,
“Тиздән кайтам, көт мине” – дип
Китүемне аңлаттым.
Мәктәптә очраган берсен
Елмаеп каршы алдым,
ДӘрес тыңлап укуга
Бар күңелемне салдым.
“Бишле” куйгач укытучы
Канатландым тагын да:
Нинди эшкә алынсам да
Мин булдырам барын да!
Гади көнне елмаеп
Бизәргә булдым шулай,
Син дә сынап кара, дустым,
Нәтиҗәсе бик кулай!