XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Габдулла Тукайга багышлап

Язда туган кеше һәрчак матур була.

Язгы шагыйрь күнеле хисләр белән тула.

Аның матурлыгы — язгы күзләрендә,

Язгы чәче, сыны, язгы күңелендә,

Илһам белән тулы шигырендә,

«Туган авылым», «Әллүкие» көендә!

Тормыш — явыз сындырмакчы булды.

Күпме сынау — сагыш бозлы кардай яуды.

Ә ул түзде, ул һәрчак яшь калды.

Үз милләте өчен уттай янды!

Шуның өчен, шагыйребез, сине котлап,

Һәр яз саен туган көнең үтә зурлап!

Сине котлап кояш көлә, җилләр исә,

Кошлар сайрый, чәчкә — гөлләр үсә!

Язда туган шагыйрь һэрчак матур була…

Язлар тулы шигырьләре мәңгелеккә кала!

Сафина Дина Ренатовна
Страна: Россия