Гөрләвек
(хикәя)
Менә җиргә яз килде. Кояш ягымлырак, үз итеп, яратып карый башлады. Кырлардагы, тугайлардагы калын кар катламы бу карашка түзә алмыйча, йокара башлады. Шулай итеп гөрләвек тә үзенең сәяхәтенә кузгалды. Эх, күңелле иде аңа! Чөнки аның тизрәк күп җирләр күрәсе килде. Җырлый-җырлый йөгерде дә йөгерде. Көннәрнең берендә Гөрләвек янына Сыерчык төште.
– Исәнме, Гөрләвек!
– Саумы, Сыерчык! Мин бик шат синең кайтуыңа. Ниһаять, күңелле җырларыңны тыңлыйм икән.
– Беләсеңме, Гөрләвек, мин туган якларымны ничек сагынып кайтканымны?! Аның бит кояшы да яктырак, һавасы да тәмлерәк.
– Әйе шул, менә мин дә, җир куенына сеңеп беткәнче дип, Ватаныбызның гүзәллекләрен күреп калырга дип ашыгам.
– Ярый, Гөрләвек, алайса юлыңда бул. Ә мин синең тәмле суыңны гына тәмләп карыйм да, тизрәк оямны җыештырырга очыйм, – диде дә сыерчык, су эчәргә үрелде. Ә Гөрләвек юлын дәвам итте.
Менә бер заман аның ярына Бал корты килеп кунды.
– Эх, Гөрләвек, бигрәк уңгансың без-з-знең кебек. Һәрвакыт каядыр ашыгасың, – дип сөйләнде.
– Әйе, мин сәяхәт итәргә бик яратам. Бик тә яңа җирләр күрәсем килә, – дип үзенең хыялын сөйләде Гөрләвек. Ә Бал корты, җылы кояш нурында изри-изри, аны тыңлады. Ә соңынан әйтеп куйды:
– Ә беләсеңме, Гөрләвеккәем, кешеләр дә шулай һәрвакыт уңган, яхшы күңелле булсыннар иде.
– Әйе шул. Көннәрнең берендә очраттым мин, ул кеше дигән җан иясен.
– Сөйлә әле әйдә, сөйлә.
– Ашыга-ашыга агып барганда, бер җыелып торган суга килеп кушылдым.
– Шуннан, шуннан?!
— Һәм туктап калдым. Чөнки ага торган юлымны бер явыз малай буып куйган иде. Эй күңелсез булды шул вакыт!.. Ярый әле, икенче бер малай килеп, мине тоткынлыктан коткарды, буаны ерып җибәрде.
– Кешеләрнең дә төрлесе була шул. Безнең дә бит менә ялгыш кына берәрсенең өенә кереп киткән чаклар була. Өй хуҗасы әйбәт кеше булса, ул безне ипләп кенә кире чыгарып җибәрә. Тик яманнары да очрый. Алар аркасында күп кенә кортлар кереп эләккән өеннән исән чыга алмый. Шунысы кызганыч…
Шул урында әңгәмә өзелде, чөнки Гөрләвек, ашыгам дип, алга таба юл алды, ә Бал корты оясына очып кайтып китте.
Гөрләвекнең юлында бик матур бер чәчкә пәйда булды. Бу – язның беренче чәчәге, Умырзая, иде.
– О-о-о, йөгерек Гөрләвек, сәлам!
– Исәнме, Умырзая! Син дә уяндыңмы?
– Әйе, табигать уяна, мин дә уяндым менә! Бу матур дөньяны күрмичә, ничек түзеп торасың. Кышкы салкын кар астында ятуы бик кызык түгел шул. Тизрәк өскә таба күтәрелеп, язгы кояш нурлары астында иркәләнәсе, җылынасы килә.
– Бик дөрес әйтәсең, Умырзая. Кышкы озын көннәр җиләтте. Мин дә яз килүне нык итеп көттем.
– Ә син кая китеп барасың?
– Мин, Умырзая, яңа уянып килгән матур дөньяны күрергә ашыгам. Җәйгә таба мин Җир-анага сеңеп бетәм. Шуныңчы барсын да күреп каласым килә.
– Ә, ярый алайса, Гөрләвек, вакытыңны алмыйм, киләсе елга тагын күрешербез әле!
– Әйе, күрешербез, Умырзая. Саубул!
– Исән бул, Гөрләве-е-ек! – дигән кайтаваз Гөрләвекне озак кына артыннан озата барды. Ул дуслары белән киләсе очрашуны күз алдына китереп, алга таба йөгерде дә йөгерде.