XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Гөлләр утыртам әле»

Кинәт кенә илһамнарым

Килеп җиткәч куңелгә,

Башларыма уйлар килә:

«Гөлләр утыртам әле».

Йөри торгач сайланып,

Бик тырышып уйланып,

Күз алдыма килеп басты

Тамчы гөле балкынып.

Шушы гөлне курдем дә,

Үз-үземә эндәштем:

» Матур гөлне утыртам,

Тәрәз төбен балкытам «.

Менә инде Тамчы гөлем

Утыра савытында,

Күңелемә җылы өсти,

Өебезне яктырта.

Науметова Розалина Ринатовна
Страна: Россия
Город: Высокая Гора