XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Гөлләр сере (Яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләймановага багышлыйм)

Гөлләр сере

(Яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләймановага багышлыйм)

 

Мәктәптә укыган чагы иде Саҗидәнең. Инде генә алтынчы сыйныфны  тәмамлап, җиденчегәкүчкән вакыты. Иртән уйлаган эшләрен эшләп бетерер дә, иптәш кызлары белән уенга чабар. Анда күңеленә охшаган бер кешене тагын күрер. Хисләрен ачып бирә алмаса да, ошатуын шигырь юлларына әйләндерер…

Ниндидер бер кеше башкаларга караганда йөрәккә шулай якынрак буламы икән? Ул кеше үзе дә шулай уйлыймы икән? Бу сораулар кызның башыннан чыкмый. Һәм менә, ниһаять, беренче матур, ягымлы сүзләр барлыкка килә:

“Гөл серләрен тыңлар идем, чәчәк атса бер гөлем.

Таңда торып, сандугачтан өйрәнимме җыр телен?…”

Мондый олы көчкә ышану кыз күңелендә бар нәрсәгә карата мәхәббәт уята. Иртән чыккан кояш, аяз күк йөзе, әти-әниеңнең, туганнарыңның янда булуы, татулыкта яшәү — үзе зур бәхет бит ул!

Өй эшләрен җитез генә эшләп бетерәсең дә, авызга ипи-май кабып йөгереп урамга чыгасың. Бөтен дөньяга үзеңнең бәхетле икәнеңне күрсәтәсең, бүлешәсең килә. Бу – кешегә карата булган сөю генә түгел, гомумән, дөньяга, һәр җан иясенә, табигатькә, тормышка мәхәббәт…

Саҗидә Сөләйманова турында нишләптер шулай әйтәсем килә. Кечкенәдән үк якты хыяллар, дөрес тәрбия, хөрмәт белән үскән кеше генә шундый бөек шәхескә әверелә аладыр.

Мин шигырьләр яратам. Яраткан шагыйрьләрем дә бар. Шулар арасында мине иң җәлеп иткәне – Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең йөрәге кешеләргә ачык. Шуңа күрә аның шигырьләре һәркемне үзенә тарта. Уйландыра да, моңландыра да бу шигырьләр. Шигърияттә аның үз юлы бар. Аның геройлары − эшчеләр, нефтьчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, туган ягының гади кешеләре. Ул аларга хезмәт итә, һәрчак алар арасында. Шагыйрьнең урыны сафлар алдында булырга тиеш, аның фикеренчә.

Җырлап торган моңлы да, җитди дә, тирән дә, матур да шигырьләре белән менә шундый «җыр телле» шагыйрә булып кереп калды ул минем күңелемә.

Губайдуллина Эльвира
Страна: Россия