Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Фәрештә (хикәя)

Аклыкка бөркәнсә дә, зәмһәрир салкыннары белән үзәкне өшеткеч буранлы төн булды. Тыштагы салкынлык өйдәге җылылыкны да алган иде. Габдулла туңып уянды. Әлеге салкынлык тәнне генә түгел, күңелне дә өшетә иде… Тычкан үтте. Болай да боегып, күңелдәге бозларга туңып утырган чак. Тик бирешмәскә, түзәргә кирәк. Чөнки аңа бик кечкенәдән үк язмыш камчысы эләкте, төрле ачы сынауларны татыды.

Караса, кырында яткан бала юрганны тартып алган. Ул торып утырды, өй буенча күз йөртеп чыкты: җитезрәкләр мич башына менеп яткан икән, кайберләре идәндә җылы мичкә терәлгән. “Әникәем янымда булса, миңа да мич башында йоклау тәтер иде”, – дип уйланып утырганда, каршысына ак күлмәкле Саҗидә апасы килде дә анын өстенә япты. Габдуллага ул фәрештә булып тоелды. Саҗидә баланы юатканда, Латыйфаның тавышы ишетелде:

– Саҗидә, нишлисен син анда? Бүтән эшең юкмени? Саҗидә!

Саҗидә аңа «әнкәй» дип эндәшсә дә, шүрли иде. Шул минутта ук бүлмәдән чыгып китте.

Шундый татлы, әмма буй җитмәстәй хыялларга чумган арада өйдәгеләр әкренләп уяна башладылар. Кайсы тышка бәдрәфкә йөгерә. Ишек төбендә һәркөн киез итек өчен тавыш чыга. Гаилә әллә ничә авызлы булганга, киез итекләр аз иде.

Юынгыч янында да чират. Апушны анда да тиз генә үткәрүче юк. Аның чираты алты “күгәрченнән” соң гына. Әлеге минутларда кечкенә Апуш үзенең ятимлек ачысын тагын да тойды. «Әти- әнием булса, мин дә үземне аларның кадерлесе итеп тояр идем», – дип уйга чумганда, Саҗидә апасы аны комганнан су белән тиз-тиз генә юындырып, алъяпкычы белән бит- кулларын сөртте. 

Балалар тезелешеп өстәл янына утырдылар. Латыйфа, дулый-дулый, авыз эченнән:

– Сезгә, әрәмтамакларга, нәрсә ашатырга инде, – дип чоланга чыгып китте. Озак та үтми учына йомырка җыеп килеп тә керде.

Ә Зиннәтулла бабай иртәнге намазга әзерләнә, Коръән укый башлады. Аңа тынычлык кирәк. Латыйфа балаларны уйнарга чыгарып жибәрмәкче булды. Габдулланың һич урамга чыгасы килми иде, аның бабасы көйләп укыганны тыңлыйсы, китапны тотып карыйсы, бабасына кушылып көйлисе килә иде. Җитмәсә тышта салкын, өскә кияргә юньле җылы киеме дә юк. Кечкенә генә булса да, Апуш Аллаһның барлыгына, берлегенә ышана. Зиннәтулла бабай Коръән укыганда, ул үзенә тынычлык таба иде. Бик авыр вакытларында Саҗидә апасының, үзенә шелтә аласын белә торып булышуын, ул Аллаһның ярдәме дип уйлый иде… Шунда Латыйфа әби зәһәрләнеп кычкырып җибәрде:

– Бар, күз көеге булып, өйдә утырма, ишегалдына чык.

Саҗидә Габдуллага киенергә булышты. Башына иске шәл урады, үзенең зур киез итеген кигезде. Әби, моны күреп, ачулы ризасызлыгын белдерде:

– Ник бирәсең, ник әрәм итәсең? Чәнчелсен шунда, бер тамак кимер иде. 

Габдулланың күзләрнә яшь бәреп чыкты. Үксеп елыйсы килсә дә, күзне дымландыру белән чикләнде. «Әле дә үги әбидән яшереп кенә мине юатырга, сөяргә Саҗидә апа бар. Бабай сөйли торган фәрештә түгел микән ул?! Шулай булмаса, ул да мине этеп-төртер иде, ашарга-эчәргә бирмәс иде… Фәрештәдер, шулайдыр…» Сабый алдына фәрештә сурәте Саҗидә булып күренде.

Габдулла да ишек алдына чыкты. Ул чыкканчы инде һәммәсе карга чумып, карда аунап беткәннәр иде. Аларга Габдулланың чыгуы җитә калды, шул вакыт берсе: 

– Карагыз әле моңа! Саҗидә апаның шәлен бәйләп чыккан.

Калганнары да дәшмичә калмады:

– Малай кеше шәл бәйли димени инде?! ( Бәйләми кая китәсең, авырыйсың килмәсә. Әле авырсаң, тагын шул Саҗидә ападан башка берәү дә ярдәм итмәс…) 

– Борчып йөрүдән башка эшең юк. Ятим!

Абау ла! Шундый авыр һәм салкын, җан өшеткеч сүз. Әлеге сүз Габдулла өчен кышкы салкыннан да салкынрак, рәхимсезрәк булып тоела.

Кечкенә Апуш тарафына шундый сүзләр яңгырады. Нишләсен соң сабый?! Нишләсен? Берьялгызың булып, читкә кагылып яшәү кемгә кирәк. Габдулланың күзләре тулы сагыш иде. Анын нәни генә аякларындагы зур киез итеге, биленнән урап бәйләнгән шәлле гәүдәсен күз алдына китерү авыр түгел.

Габдулла уйланып ишегалдын күзәтеп тора, малайларның шаярышканына игътибар да итми иде. Чөнки Апушның уенда уен уйнау, гомумән, юк. Ул иге-чиге булмаган төпсез сагыш, ятимлек диңгезендә йөзә. Әлеге диңгездә уйлары белән йөзгән Тукайны тагын да тирәнгәрәк чумдырдылар диярсең, ул көрткә килеп төшкәнен сизми дә калды. Күпме генә торырга тырышса да, килеп чыкмады. Өстенә кар чәчеп, төрткәләп аннан көлделәр. Апушның киез итегенә тулган кар, эреп аның яланаягын тундырды. Әмма аның әлеге кыерсытулардан йөрәген бәс капласа да түзде, тышка чыгармады.

Саҗидә апасы бәкедән су алып кайтышлый ишегалдына кереп бу хәлне күрде. Аның өстендә дә искитәрлек кием түгел. Шул ук иске бишмәт, башында иске шәл, аягында да күптәнге киез итек иде.

Саҗидә Габдулланы күреп, сулы чиләкләрен карга утыртты. Энеләрен тирги-тирги Габдулла янына китте.

– Болай да ятим, нигә кыерсытасыз аны? – диде.

Саҗидә Апушны көрттән торгызды да, өстеннән карын кагып өйгә алып кереп китте. Анда рәхәт, тынлык. Габдулланың бабасы һаман көйләп укып утыра.  Әлеге сихри көй Апушның йөрәген каплаган бәсне эретте. Әй сөенде инде сабый. Менә шушы көйнең шигъри яңгырашы тарта иде аны. Урамда уйнауга караганда, менә шушы аһәң һәм китаплар күренеп торган почмак аңа, кечкенә генә Апушка, ниндидер җылылык бирә. Ул апасы чишендергәнен дә, туңганын да сизмичә, һаман бабасы укыганга әсәрләнеп басып торды.

…Ул бу минутта үзенең киләчәктә зур шагыйрь буласын да, шушы йомшак куллы Саҗидә апасының үз гомерендә очраган сирәк, игелекле затларның берсе икәнен дә белми иде. Бәләкәй Апуш чагында ук фәрештәгә тиңләгән Саҗидә апасының зур-зур Тукай булгач та, аның өчен фәрештә булып калачагын да әле күзалламый иде…

Амирханов Ильнур Инсафович
Страна: Россия
Город: Актаныш