XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Фәлсәфи тукталыш

Таң атып килә. Киң шәфакътән иренеп кенә ягымлы кояш күтәрелә. Әйтерсең лә, аның да барлык җан ияләре шикелле үк, татлы йокысыннан уянасы килми. Ул салмак кына үзенең беренче йомшак, сихри нурлары белән җирне сыйпый. Назлы иркәләүне тойган бар табигатькә җан иңә.Урман-кырларны яңгыратып кошлар сайрап җибәрә, җәнлекләр үзләренең көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чумалар. Өннәрен, ояларын тәртипкә салалар, газиз балаларына тәрбия кылалар. Аналарының киң кайгыртучанлыгын, назын тойган җәнлек балалары, бер-берсе белән шаярышып, урман аланында сикерешеп уйныйлар. Үзләренчә көй чыгарып салкын сулы чишмәләр дә каядыр ашыга-кабалана ага бирә. Аларның челтер тавышына таллыктагы сандугачлар сайравы кушылып, үтә дә бер табигый моң туа. Шул моңга иләсләнеп аллы-гөлле чәчәкләр салмак җилдә тирбәлеп ала. Менә кайда ул фани дөнья җәннәте. Табигать сәхнәсеннән гүзәллек, җылылык, сафлык ташый, моң агыла.

Менә кинәт, үзенең бар җиһанга хуҗа булуын исбатларга теләгәндәй, кап-кара болытлар пәйдә булды. Ягымлы, якты кояшыбызны караңгылык пәрдәсе чорнап куйды. Әлеге болытларның көченә, бирешмәслегенә ышанган ялагай, явыз җил, теләктәшлек белдергәндәй, агачларны, куакларны җилтерәтә, тереклекне өркетә. Бар дөнья шомлыкта кала, коеп яңгыр ява. Бар кодрәтен күрсәтеп болытлар арасында дөбердәп күк күкри, чытырдап яшен яшьни. Әмма әлеге кара болытларның да көч-куәте чамалы ахры, чигенеп, үзеннән җылылык, яктылык бөркәүче кояшка юл бирергә мәҗбүр булалар. Юк, юк, бер генә табигать баласы да үзләрен куркытырга, буйсындырырга теләгән кара болытларга, явыз җилләргә үпкәләми, һәммәсе үз мәшәкатенә чума. Табигатьтә начар уйларга урын юк ахрысы. Кара болытлар, якты кояшыбызның кадерен арттырса, корылыктан сусаган бар тереклек шаулап яуган яңгырлардан яшәреп, яшәр өчен көч алып калырга ашыга.

Үзенең кабатланмас мизгелләре белән җәемнең тагын бер көне төн куенына кереп бара… Җирән чәчле, көләч кояшым, көн дәвамында бар җылысы, яктылыгы белән җиһанны сөендереп,үз кылганнарына канәгать булып, офык юрганын ябынды. Күктә бер-бер артлы якты йолдызлар пәйда булды. Алар белән серләшергә оялчан ай да калыкты. Чү, сызылып кына зәңгәр күкне сызып йолдыз атылды түгелме? Йолдыз атылганда, үз теләкләрен теләп калырга ашыккандай, кошларның чыркылдавы ишетелеп ала. Бакалар җырыннан зәңгәр күл яны да гөр килә,чулт-чулт итеп сирәк кенә булса да балыклар сикерешә. Бер тукта усыз безелдәгән озын борыннар да җәйнең бер бизәге. Әлеге төнге тамашаны елмаеп күзәтүче урак аемның нурлы йөзе күл көзгесендә тагын да күркәм күренә икән. Төннең дә үз матурлыгы, үз сихрилеге бар. Тиздән зәңгәр күктә ай кабаттан үз урынын якты кояшка бирер. Ак-кара, якты-караңгы, көн-төн… Әлеге төшенчәләр һәрчак янәшә йөриләр икән ич. Капма-каршылык яшәеш барлыкка килгәннән бирле үзара көрәшеп яши. Аларның һәммәсенең дә бу фани дөньяда үз урыны,үз кирәге. Дөньялыкта бирелгән һәр нәрсәнең, күренешнең. Ходай тарафыннан юкка гына бирелмәгәнлеген аңлап, мәгънәсен тоеп,яшәүне дәвам итәргә генә кирәк. Бик теләсәк, карадан да якты нур эзләп табарга була. Моның өчен күңел кәсәсе яктылык белән ташып торырга гына тиештер. Шул чагында гына, яктылыгың һичшиксез карадан үзеңә кайтарылыр. Изгелек, матурлык, михербанлылык, сабырлык, кешелеклелек төшенчәләре гөлләмәсендә ачу, ялагайлык, хөсетлек, тәккәберлек, сансызлык ят төшенчәләр. Гомернең бормалы юлларында якты маяк булып, акны кара белән бутамыйча, игелекле гамәлләр генә кылып, караңгылыкта калган мизгелдә дә, тиздән яктылык туасына инанып, сабыр гына яшәргә дә яшәргә. Дөньяда һәр нәрсә, һәтта әдәм баласы да вакытлыча гына. Каршылыклар көрәше кискен әлеге заманда инсани, воҗдани тәрбиябез какшамасын иде. Ак, кара, ак… Бу мәңгелек, бу яшәеш, бу хакыйкать.

Сибатов Айнур Фаритович
Страна: Россия