Бик матур бер көзге көн,компьютер каршында бер сабый
Матур җиһазланган бүлмәсендә төрле уеннар уйный.
Чын күңел белән уйный ул,алмый экраннан күзен:
Бик озак шунда утырды,әйтмичә дә әйтер сүзен.
Шул чагында бу сабыйны чакыра дусты Нияз:
“Дустым,әйдә,миңа киттек—бездә бүген кеше аз.
Миңа әни бүләк итте бик матур бер планшет:
Уен яздырырга кирәк—уеннары менә НЕТ!”
Дустының сүзенә каршы ул болай әйтеп куйды:
“Уен булмагач,ник барыйм,үземнекендә уйныйм!”
Уен кызганнан кыза: сабый селкенмичә дә утыра—
Шулчак эштән кайткан әнисе дәште нәни улына:
“Балам,ашап ал!”—дип,алма бирде кулына.—
Аш җылыттым,кил тиз,ризыкларың суына.
Арган сабый,чынлап та,чөнки бик озак уйнады.
“Җитәр инде, мультик карап алам ,”—диеп уйлады.
Телевизор кабызды да, шәпләп менеп ятты диванга—
Дәрес һаман тора:”эшләмим: мин бит түгел дивана!»
Интернетны ачармын да, кирәк җирне табармын:
Копировать итеп ,укытучыма тәкъдим итеп карармын.
Менә шулайрак үтә көне современный баланың —
Киләчәк нинди булыр: уйлый алмыйм калганын.