Ераклардан тарих эзләмим мин,
Иж-Бубыем үзе бер тарих.
Н.Сипова.
Иж-Бубый авылы XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнгән авыл.Әгерҗе-дән 5 чакырым көньякта, Бубый елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Иж-Бубый авылында әүвәл чирмешләр яшәгәннәр. Иж-Бубый 1640,1685 ел-лардагы архив документларында чирмешләр авылы буларак телгә алынган. XXVII йөз ахырларында татарлар күчеп килә башлагач, чирмешләр моннан киткәннәр.Габдулла Бубый үз хезмәтендә “Бубыйга мөселманнардан иң элек күчеп килгән адәмнәр Казан губернасы Кара Дуган (хәзер Балтач районында) авылыннан Сөләйман вә Габдулла исемендә ике кеше булмыштыр. Боларның Бубыйга тәгаен генә кайчан килүләре мәгълүм булмаса да,якынча 1730 нчы елларда булырга кирәк” дип язган.Әмма авылга татарлар әүвәлрәк килгәнне раслый торган архив документлары бар. Аларның Иж-Бубыйга урнашу вакы-ты моннан 330 еллап элек чорга, ягъни 1685-1690 нчы елларга туры килә. 1710 елда авылда татарларның 8 хуҗалык булып яшәгәнлеге билгеле. Ә 1716 елда авылда 10 хуҗалыкта 45 татар кешесе исәпләнгән. Рәсми документларда бу авыл елга исеменә нисбәттә әүвәлрәк (1780 нче ел-ларга кадәр) Иж дип кенә йөртелгән.Авыл Иж һәм Бубый елгалары арасында урнашканлыктан Иж-Бубый атамасы кулланышка кереп киткән. Елга исеме булган Иж-төрки-татар телендәге “иш” сүзеннән дигән караш бар. Шулай ук элекке архив документларында һәм географик карталарда да ул “Иш” рәве-шендә язылган.Гәрчә удмурт галимнәре бу атаманы удмурт теленә бәйләп аң-латырга омтылалар.Бубый (Бобья) – галимнәр язуынча,удмуртларның элекке ыруг атамасы. Хәзерге вакытта Иж-Бобья исемле авыл Удмуртиянең Грахово районында,Верхняя Иж-Бобья авылы Удмуртиянең Кече Пурга районында да бар.Беренчесен хәзерге Әгерҗе районындагы Иж-Бубый авылыннан 1832ел-да күчкән чирмешләр нигезләгәннәр.Удмуртиядәге Алнаш районының Вара-ли авылын да 1817елда Иж-Бубый чирмешләре нигезләве мәгълүм.Бобья ата-масы кергән авыллар Удмуртиянең башка районнарында да бар. Авылның җирләре аз булган.Иж-Бубыйлылар XVIII йөздә үк сәүдә эше белән Мәкәрҗә,Мәскәү,Оренбург,Пермь,Екатеринбург,Урта Азия,Себер һәм башка тарафларга йөргәннәр. ХХ йөз башында бу авыл халкы сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Иж-Бубый авылы һәр дәвердә дә Россиядәге татар авыллары арасында уртача зурлыктагы (ә безнең төбәк өчен зур) авыл булып саналган. Монда 1762 елда-130, 1890 елда-1333, ХХ гасыр башында 1500 кеше яшәгән. ХХ йөз башында авыл үзенә күрә шәһәрләшкән татар бистәсен хәтерләткән. Сәүдәгәрлек нәти-җәсендә авылның матди ягы чагыштырмача көчле булган.Шуңа күрә мәдрә-сәләр тоту һәм мәгърифәтне үстерү өчен монда уңай җирлек туган.
Иж-Бубыйның ике зиратында гарәп язулы 48 кабер ташы сакланган.Әлеге ташъязма истәлекнең шул кадәр күп санда булуы да-авыл халкының мәдәни-леген һәм аның мәгърифәт дәрәҗәсенең бер күрсәткече. Пугачев күтәрелеше чорында Тирсә алпавытына каршы баш күтәргән кре-постной крестьяннарны кысрыклап килүче патша гаскәреннән авылның ха-тын – кызлары һәм бала-чагалары Иж-Бубый белән Әгерҗе арасындагы куак-лыкта яшеренеп торган.Ул урын “хатын-кызлар куаклыгы” дип йөртелгән,хә-зер сакланмаган. Иж-Бубый авылында 18 йөз ахырларыннан ук мәдрәсә эшләп килүе билгеле. Бубый мәдрәсәсе 19 йөз ахырында аеруча зур шөһрәт казана,алдынгы укыту ысуллары, дөньяви фәннәр күп укытыла торган татар җәдит мәдрәсәләренең берсе була. Шушы чорда мәдрәсәнең эшчәнлеге татар иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган педагоглар, дин галимнәре, күп хезмәткәрләр һәм дәреслекләр ав-торлары — бертуган Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Бубый – Нигъмәтул-линнар исемнәре белән тыгыз бәйле. Монда өяз земствосы тарафыннан 1905 елда ирләр өчен, 1907 елда хатын – кызлар өчен махсус уку йортлары да ачылган. Габдулла һәм Гобәйдулла – Буби мәдрәсәнең башлыклары. Икесе дә мәдрәсә-нең карт мөдәррисе Габделгалләм уллары.Габдулла – 1871 елда, Гобәйдулла – 1865 елда туган. Матбугатта аларны “бубилар” дип йөртү гадәткә кергән булган. Алар Төркиядә, Гарәпстанда уку – укыту эшләрен өйрәнгәннәр. Чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы укыту эшләренең торышын өй-рәнеп кайткан мөгаллимнәр әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес, Буби мәдрәсәсе электән үк зур уку йортларыннан исәпләнеп килгән. Гобәйдулла һәм Габдулла үзләре дәреслекләр чыгара баш-лагач, мәдрәсәнең авторитеты тагын да үсә. Гыйлемгә сусаган егетләргә бу-билар заманына күрә тулы аң – фикер биреп чыгарырга тырышалар, шул мак-сат белән дөньяви фәннәр, телләр укытыла, хөр тәрбия бирергә, белем һәм иҗтимагый тормыш белән укучыларның үзләрен зәвыкландырырга тырыша-лар. Гобәйдулла Буби биш-ун ел эчендә бик күп төрле дәреслекләр бастырып чы-гара. Габдулла Бубиның эшчәнлеге башка характердарак.Укыту эшендә яңа-лык тарафдары буларак, ул ислам диненең катлаулы, бәхәсле,аңлаешсыз һәм каршылыклы кануннарын яңа заманга яраклаштырырга тырыша һәм фән бе-лән динне үзара килештерергә омтыла. Ләкин безнең тарихыбыз өчен иң әһәмиятлесе – Буби мөгаллимнәренең, мәд-рәсә һәм татар яшьләренә яңача тәрбия бирүләре. Иж-Бубый мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала.Танылган татар уку йортларының берсе булган мәдрәсә 1911 ел-ның гыйнварында яптырыла.
Иж-Бубыйда Рәсәйдәге мөселман хатын – кызлар өчен иң беренче уку йорт- ларыннан кызлар мәдрәсәсе 1901 нче елда ачыла. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның кыз туганы Мөхлисә Нигъмәтуллина – Буби аның мөдире итеп билгеләнә. Мәдрәсә Рәсәйнең төрле почмакларыннан, бигрәк тә Казан, Себер, Ташкент, Бишкек, Уфа, Бөгелмә, Касыйм, Төмән, Әстерхан кебек башка ерак җирләр-дән килеп укучы хатын – кызлар күп булган. Кызлар тулай торакта, урын җитмәгәннәр авыл кешеләрендә фатирда торганнар. Мәдрәсәдә төрле яшьтә-ге хатыннар белем алган. Аналары белән бер үк вакытта кызлары да укырга килгән. Имчәк балалары белән килгән хатыннарны да укырга кабул иткәннәр. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, 1912 елда кызлар мәдрәсәсе дә ябылган, Иж-Бубыйда башлангыч мәктәп кенә калган. 1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Буби “Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында” катнашуында гаепләнеп кулга алына. Егерме ел-дан артык гомерен Русия мөслимәләре арасында мәгърифәт таратуга багыш-ланган сәләтле педагог,тагын шул ук кадәр үк вакыт Русия мөселманнары-ның Үзәк дини идарәсендә эшләгән абруйлы казыя Мөхлисә Буби 1937 ел-ның 30 ноябрендә Башкортстан АССР НКВД”сы “өчлеге” утырышында “ Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында” катнашуда га-епләнә һәм үлемгә хөкем ителә. 68 яшьлек Мөхлисә абыстайны 1937 елның 23 декабрендә атканнар. Башкортстан АССР Югары суды президиумының 1960 ел 23 май карары белән аның гаепсез икәне ачыкланган. Мөхлисә ханым – үзенең фидакарь хезмәтен халкына, аны агартуга багыш-ланган шәхес.Ул нинди генә сынаулар килсә дә төшенкелеккә бирелмәгән, яшьлегендә сайлаган юлдан тайпылмаган, соңгы сулышына кадәр бөек макс-тына тугры булып калган. Без, Мөхлисә ханым кебек шәхесләр алдында баш иябез. Буби мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппа-ратында, фән-әдәбият,мәгариф өлкәсендә актив эшләп килгәннәр. Менә алар: Җ.Вәлиди, С.Җәләл, Н.Думави, Г.Биги, Д.Гобәйди – заманында Бубыйда бе-лем алган яки эшләгән кешеләр. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучы – Габдрахман Мангушев, шулай ук Буби шәкерте. Зәйнәп Максудовада, мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән Буби шәкертләренең исемлеге бар. Д.Гобәйди – шуларның берсе.
Авылыбызның эре сәүдәгәре, иганәче Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов турында минем язмам. Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 1843 нче елда Иж-Бубый авылында туган. Тор-мыш иптәше Фатыйха белән алар, 2 ул, 2 кыз үстергәннәр. Мөхәммәтҗан ха-җи байлыгы белән генә түгел, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы белән дә бөтен тирә – юньдә дан тоткан. Ул үз малының кырыктан бер өлешен нәкъ ислам
Кануннары буенча бик теләп ятимнәргә, фәкыйрьләргә биргән, хаҗ кылган, халыкка юллар, күперләр төзүдә булышкан.Сәләтле,тырыш шәкертләргә чит ил югары уку йортларына укырга барырга да ярдәм иткән. Иж-Бубыйда ха-лык күбәеп, шәкертләр саны да артып, мәчеткә сыймый башлагач, Мөхәм-мәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов 1895 елда зур мәчет салдыра, төзүнең барлык чы-гымнары да хаҗи кесәсеннән тотыла. Октябрь инкыйлабыннан соң илдә байларны эзәрлекләү, талау башлана Мө-хәммәтҗан хаҗи ашыгыч рәвештә чит илгә китә.Илдә чуалышлар, граждан-нар сугышы башлана. Екатеринбург тирәсенә җиткәч, кире туган авылы Иж-Бубыйга кайта. 1925 нче елның 25 гыйнваренда 82 яшендә вафат була.Шулай итеп, авылыбызның мөхтәрәм сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов халык күңелендә олы җанлы, мәрхәмәтле, халыкны белемле итү өчен һәрвакыт ба-рысына да әзер кеше буларак, киләчәк буын өчен үрнәк булып тора. Бүгенге көндә Мөхәммәтҗан хаҗиның оныгының улы Надир авыл халкы бе-лән элемтәдә тора, Мәскәүдә танылган кардиолог.
Халык хәтерендә Мәдрәсә атавы буларак сакланган урынны мәдрәсәгә Иж-Бубыйның эре җирбиләүчесе Әхмәдҗан Габделкәрим улы вәкыф итеп бирә. 1988 елда авылның эре сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи мәчет каршындагы мә-дрәсәне үз хисабына нәкъ менә хәзерге мәдрәсә атавы урынына күчерә. 1911 елның башында мәдрәсә таратылгач, Мөхәммәтҗан хаҗи салдырган бу бинада 1917-1919, 1924-1927 елларда 1 баскыч (башлангыч),1919-1924 еллар-да 2 баскыч мәктәп эшли. 1928 елда бу бинаны сүтеп, районыбыз үзәге – Әгерҗегә алып китәләр. Бу урынны бүгенге көндә дә “Мәдрәсә атавы” дип йөртәләр,аны әйләндереп алган күлне “Мәдрәсә күле” диләр.
Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты 1889 елда төзелә. Йорт хуҗасы Габ-дулла Иж-Бубый авылында кымыз җитештерә. Оныгы Сания Гобәйдуллина үзенң хатирәләрендә Габдулла бабасын бик бай кеше буларак искә ала.Ул Иж елгасы буенда бияләр асраган, шунда кымыз да ясаган. Иж-Бубый авылына кымыз белән дәваланырга Сахибҗамал Гыйззәтуллина – Волжская да килгән. Беренче татар актрисасына багышланган китапта аның Иж-Бубыйда бер ай дачага килеп дәвалануы турында язылган. Илдә граңданнар сугышы барганлыктан, дачаны ябалар, ял итүчеләрне тараталар. Кунак йорты озак еллар колхоз ашханәсе,аннан читтән килгән гаиләләр яшә-гән,1954-1990 елга кадәр балалар бакчасы, 1998 елның 19 июнендә мәчет ачу тантанасы булды, 2015 елның гыйнвар аеда мәчетнең төнъяк бүлмәсенә Иж-Бубый мәдрәсәсенә багышланган экспозициялщр урнаштырылды.
Иж-Бубый мәдрәсәсенең бай тарихын өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәт-ләр, конференцияләр, юбилей атналары үткәрелеп тора. 2014 елдан Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбендә ел саен апрель аенда мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган төбәкара укулар
үткәрелеп тора.
Районыбызның горурлыгы — Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы Аб-драхманов, 1919 елның 12 декабрендә мөгалимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Асаф Абдрахманов Әгерҗедә туса да, үсмер еллары аның Иж-Бубыйда үткән. Шушы авыл мәктәбендә укыган чагында ук үзенең сәләтлеге, җәмәгать эшлә-рендә актив катнашуы белән башкалардан аерылып торган. Ә 1934 елда җи-дееллык мәктәпне “отлично” билгеләренә тәмамлагач, Казан шәһәренә юл тоткан һәм авиация техникумына укырга кергән. Ә аннары,техник-механик профессиясенә ия булгач, бер ел дәвамында ул Казан авиация заводында эш-ләгән – хәрби самолетлар төзүдә катнашкан. Хәрби училищены тәмамлагач, дәһшәтле сугышның икенче елында, лейтена-нт Асаф Абдрахмановны Азов флотилиясенең бер частенә хезмәт итәргә, фа-шистларга каршы диңгез сугышларында катнашырга җибәрәләр. Яшь офицер бронекатер командиры итеп билгеләнә. Бу корабль, дошманга каршы сугыш-ларда тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәтә, аны җиңү хакына үзеннән шәхси өлеш кертә. Катер дошманның көчле уты астында Керчь ярымутравына бер-бер артлы 12 рейс ясый. Керчь бугазын кичкәндә һәм Керчька десант төшергәндә күрсәт-кән кыюлыгы һәм аеруча батырлыгы өчен бронекатер командиры Асаф Кот-дус улы Абдрахмановка СССР Верховный Советы Президиумы Указы ниге-зендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде… Хәрби хезмәтенең соңгы елларында А.К.Абдрахманов үзе үк яшьлек елла-рында белем алган П.С.Нахимов исемендәге Севастополь югары хәрби диң-гез училищесында кафедра начальнигы булып эшли. 2000 нче елда вафат бу-ла. Ике улы – Игорь һәм Борис әтиләре юлыннан китәләр. Шәхси батырлыгы белән дан тоткан ир – егетләрне без онытмыйбыз. Еллар үтсә дә аның геройлыгы, данлы хатирә булып, халык күңеленә һаман тирән-рәк уела бара. Батыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое А.К. Абдрахмановны да әнә шун-дый халык мәхәббәтен яулаган шәхес итеп искә алабыз.
Китап – хикмәт: битен ачкан саен, Күңел күзем минем ачыла. Көндез кояшым ул, төнлә аем,- Китап илтә таңнар каршына!
Н.Арсланов.
Әйе, чынлыкта китап – тарих, китап хикмәт. Ә ул тарихны саклаучы, укучы-ларга җиткерүче хәзинә ул – китапханә. Иж-Бубый авыл китапханәсендә 10000 данә китап бар. Елдан-ел китап сөючеләр артып бара. Бу серле белем иленә өлкәннәр дә, балалар да яратып йөриләр. Мин, Мусина Рафисә Рашид кызы 17 ел инде Иж-Бубый авыл китапханәсен-дә эшлим. Авылыбыз турында тарихи язмаларны китап укучыларга җитке-рәм. Шундый тарихи китаплар булганда авлымның тарихы буыннан – буынга күчәр, тарихыбыз саклануга бер баскыч булыр дип ышанам. Язмамны шун-дый юллар белән тәмамлыйсым килә:
Син тәүге кат баскан җирем, Кояшым таңым минем. Иң шат булып үскән җирем Авылым даным минем!
Бертуган Бубилар менә алар:
Бу бинада 1907-1922 елларда татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Нигъматуллина – Бубыйлар яшәгән
Иж – Бубый кызлар мәдрәсәсе
Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның (Хаҗи бай) торак йорты. 1904 нче елда төзелгән.
1928 – 1988 елларда Иж-Бубый урта мәктәбе була.
Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 1895 нче елда төзеткән мәчет.