Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Энекәшле мин булдым!

1.Энекәш кирәк миңа дип,

Мин гел сөйләнеп йөрдем.

Теләгемә ирештем мин,

Энекәшле мин булдым.

2.Шушы шигырь микән әллә,

Чынлап та ярдәм итте!?

Ике тапкыр абый булдым.

Эшләр бит алга китте!!

3.Энекәш кирәк булса,

Акчалы булсаң- әйбәт!

Чөнки сатып алыр өчен,

Бәясе аның кыйммәт.

4.Юк ла инде, мин шаяртам,

Энекәшләр сатылмый.

Шигырь укып кына, дуслар,

Энекәшләр бирелми.

5.Аның өчен кирәк икән,

Әйбәт малай булырга.

Аллаһыдан чын күңелдән,

Гел –гел теләп торырга!

6.Роберт абый Миңнуллинга,

Чын күңелдән зур рәхмәт.

Энекәшләр белән бергәләп,

Яшәүләре бик рәхәт!

Набиев Рузаль Ильгизович
Возраст: 12 лет
Дата рождения: 07.05.2011
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кукморский муниципальный район
Город: Кукмор