Принято заявок
427

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Губаева Миляуша Илсуровна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 05.09.2006
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кайбицкий муниципальный район
Город: с. Мурали
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
Эльмира Шарифуллина Золотая рыбка

Отец вместе с Сайдашем пошли ловить рыбу. Они разговаривали всю дорогу.

— Папа,- сказал Сайдаш,- как думаешь, мы сможем поймать золотую рыбку?

— Золотая рыбка бывает только в книгах,- сказал отец.

— Но ведь ты говорил, что сказки основаны на реальных событиях.

— Раньше,- сказал отец, пытаясь все объяснить сыну,- были красивые рыбы…

— Почему раньше были, а сейчас их нет?- спросил Сайдаш.

— Это связано с чистотой воды, сынок. Чувствительные, благородные рыбы загрязнились, потому что они не могут жить в болотной воде. И в связи с этим, некоторые рыбы совсем исчезли.

-Даже золотая рыбка?

-Даже золотая рыбка.

-Как думаешь, в будущем будет сказка про золотую рыбку?

-Это будет сказка…

_ А новую сказку не напишут?

— Если ты вырастишь и посадишь много цветов, а когда подрастешь-много деревьев, и если люди не будут бросать в реки и озера ядовитые остатки и грязный мусор, может быть в дальнейшем золотые рыбки оживут,- ответил отец.

-Я и сейчас могу посадить цветы. У меня сил много, гляди… он показал отцу свои мускулы. В его движениях и голосе было видно насколько он счастлив.

-Тише, сынок! Во время ловли рыбы нельзя шуметь,- сказал отец.

Они поймали много рыбы.

Когда они вернулись домой, они разговаривали о том, откуда взять семена цветов и куда их посадить. Вечером, все пожелали друг-другу спокойной ночи и легли спать.

Во сне к Сайдашу приплыла Золотая Рыбка, но она была расстроена. Даже ее чешуйки были ненастоящего золотого цвета.

Сайдаш подарил ей семена цветов астры, которые сам выращивал. Астры были розовые, красные, желтые, синие, фиолетовые, золотые цветов.

Золотая рыбка взяла цветы и поблагодарила Сайдаша. Потом она сплела венок из подаренных ей цветов.в самом переди были золотые цветы и они ярко мелкали. Луч, который падал от цветов окрасил рыбу в золотой цвет.

-Золотая рыбка ожила! Золотая рыбка ожила!- воскликнул Сайдаш, вставая. И быстро подошел к отцу.

-Папа, папочка, я спас Золотую Рыбку!- сказал он, веря в себя.- нам обязательно нужно посадить астры. Сегодня же, сейчас же! Цветы должны быть золотого цвета!..

Отец поднял на руки Сайдаша и обнял его. Поцеловал в щеку:

— Сынок, тебе наверное приснился очень хороший сон!- сказал.

Эльмира Шарифуллина Алтын балык

Әтисе, Сәйдәшне ияртеп, балык тотарга китте. Алар юл буе сөйләшеп барды.

— Әтием, — диде Сәйдәш, — безнең кармакка Алтын балык эләгерме?

— Алтын балык әкияттә генә була, — диде әтисе.

— Ә үзең, әкият тормыштан алып языла, дидең.

— Элек, — диде әтисе, яхшылап аңлатырга тырышып, — матур, алтынсыман балыклар күп булган…

— Элек булган, ни өчен хәзер юк? — дип сорады Сәйдәш.

— Ул суның чисталыгана бәйле, улым. Нәзберек, затлы балыклар пычранган, тынчыган суда яши алмый. Шуңа күрә кайбер балыклар хәзер бөтенләй юкка чыккан.

— Алтын балык тамы?

— Алтын балык та.

— Киләчәктә «Алтын балык турында әкият» тә булырмы соң?

— Ул әкият булыр…

Әти кеше бераз уйланып торды.

— Әгәр син, зур үскәч,-күп итеп чәчәкләр, тагын да зуррак үскәч, күп итеп агач утыртсаң, ә инде олы абыйлар елга-күлләргә агулы калдык-постык, әшәке чүпчар ташламаса, бәлки, алтын балыклар, бәлки, терелер, — дип җавап бирде.

— Ә мин чәчәкләрне хәзер үк утырта алам. Минем көчем күп, менә кара… Ул әтисенә беләкләрендәге мускулны күрсәтте. Шатлыгы хәрәкәтләренә, тавышына күчте.

— Әкрен, улым! Балык тотканда тавышланырга ярамый, — диде әтисе.

Алар күп кенә балык тотты.

Өйгә кайткач, чәчәк орлыкларын кайдан алу, кайда утырту турында да сөйләште алар. Кич белән бер-берсенә хәерле төн теләп йокларга яттылар.

…Төшендә Сәйдәш янына Алтын балык йөзеп килде. Ләкин ул бик күңелсез иде. Тәңкәләре дә алтынсу төстә түгел.

Сәйдәш аңа үзе үстергән кашкарый чәчәкләрен бирде. Кашкарый чәчәкләре ал, кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә, алтынсу төсләрдә иде.

Алтын балык чәчәкләрне алды. Сәйдәшкә рәхмәт әйтте. Һәм Сәйдәш бүләк иткән кашкарый чәчәкләреннән күз ачып йомганчы, такыя үреп киде. Иң алга алтынсу төстәгеләрен куйды. Алтынсу төстәге кашкарыйлар ялык-йолык килә. Алардан төшкән нур балыкны да алтын төскә мана…

— Алтын балык терелде, Алтын балык терелде!.. — дип кычкырып җибәрде Сәйдәш, йокысыннан тора-торышка. Һәм тиз генә әтисе янына килде.

— Әти, әтием, мин Алтын балыкны коткара алам! — диде ул, үзенә нык ышанып. — Безгә кашкарый чәчәкләре утыртырга кирәк. Бүген үк, хәзер үк! Аның чәчәкләре алтынсу төстә булырга тиеш!..

Әтисе кечкенә Сәйдәшне, күтәреп, күкрәгенә кысты. Битләреннән үпте дә:

— Бик матур төш күргәнсең, ахры, улым! — диде.