Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Зайнуллина Алия Ильсуровна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 05.08.2006
Место учебы: МБОУ Муралинская ООШ
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Кайбицкий
Город: село Мурали
Художественные переводы
Категория от 14 до 17 лет
Эльмира Шәрифуллина «Әтиемә күңелле булсын»

Эльмира Шәрифуллина

Әтиемә күңелле булсын

Сәгыйть машина ярата. Ләкин бүген аңа әнисе буяу карандашлары белән рәсем дәфтәре сатып алды. Ул соры төстәге “Жигули” ясады.

Сәгыйть карандашларын куярга да өлгермәде, машина, телгә килеп:

-Ишекләремә тоткыч куймадың бит. Ничек ачып керерләр? – диде.

Сәгыйть машинага карап торды да:

-Онытканмын, гафу ит. Хәзер синең ишекләреңә тоткыч куям,- диде.

Ул, кара төстәге буяу карандашларын алып, машинаның һәр ишегенә тоткыч ясады:

— Менә хәзер бөтенесе әзер.

— Мине кем йөртә?- дип сорады машина.

Сәгыйть әз генә уйланып торды да:

— Минем әтием йөртә,- дип җавап бирде. Һәм руль артына әтисенең рәсемен ясап куйды.

— Ә мин кайдан барам?

— Менә  бу юлдан барасың.

Сәгыйть машина алдына тигез итеп юл сызды.

— Минем агачлар арасыннан барасым килә,- диде машина.

— Дөрес әйтәсең. Әтиемә дә күңелле булыр. Хәзер мин юл буенча каен, миләш агачлары утыртам. Алар янына сәрби куаклары ясыйм. Ә менә монда кыр чәчәкләре үссен.

Ул яшел карандашлары белән- агачлар, сары, кызыл, зәңгәр карандашлары белән чәчәкләр ясады.

— Менә булды,- диде машина.

— Булып бетмәде әле,- диде Сәгыйть. – Озын юлда әтиемнең тамагы кибәр, шуңа күрә бирегә чишмә ясыйм.

Ул юлдан чак кына читтәрәк чишмә ясады. Аны өйгә охшаган бура белән әйләндереп алды.

— Бигрәк оста ясадың,- диде машина.

Сәгыйть тагын:

— Минем әтием су коенырга,  йөзәргә ярата,- диде.

— Чиста су белән юганда миңа рәхәт,- диде машина.

— Димәк, елга кирәк,-диде Сәгыйть.

Ул, карандашларны алып,зәп-зәңгәр су ясады.

— Елганың бу ярында кып-кызыл җир җиләкләре пешеп торсын. Ә бу як ярына, әтиемә ятып кызыныр өчен, сары төстәге комлык кирәк булыр.

— Елга аша мин ничек чыгармын соң?- дип сорады машина.

— Күпердән. Менә мондый дуга сыман, челтәр коймалы күпердән чыгарсың.

— Кара, нинди шәп күпер! Рәхмәт сиңа. Юлымны бик күңелле иттең,-диде машина.

— Синең белән әтием дә бара ич!.. – диде Сәгыйть.

— Әтиеңне бигрәк яратасың икән. Ә соң аның үз машинасы юкмыни?

— Бар,- диде Сәгыйть авыз эченнән генә.

Алар бераз сөйләшми торды. Аннан соң машина:

— Без кая барабыз соң?- дип сорады.

— Авылга. Әтиемнең туган авылына. 

— Авыл еракмы әле?

— Якынлаштык,- диде Сәгыйть.- Алда ике тау булыр. Берсе- уңда, икенчесе сулда кала.

— Якын бабаң белән якын әбиеңнәрнең өе кайсысы?- дип сорады машина.

— Әнә безне каршы алырга чыкканнар,- диде Сәгыйть.

Һәм соңгы өй янына әбисе белән бабасын ясап куйды.

Шунда ул әтисен бик сагынганлыгын аңлады. Сәгыйтьнең күзләреннән яшь тамчылары коелды.

— Син нишлисең?..Юлны юешләгәч, әтиең яратмас бит,- диде машина.

—  Минем әтием өйдә юк. Чечняда сугыша. Сугыш- дөньядагы иң начар нәрсә!..- диде Сәгыйть. Тыңлаусыз күз яшьләре рәсем дәфтәренә аның саен күбрәк “яуды”.

Көтелмәгән җаваптан машина “телсез” калды

Менә шуннан соң рәсемдәге машиналар сөйләшми башлаганнар, ди.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эльмира Шарифуллина

Чтоб папе было весело

Сагит любит машины. Но сегодня мама купила ему цветные карандаши и альбом для рисования. Он нарисовал «Жигули» серого цвета.

Сагит не успел положить карандаши, как машина заговорила:

— А почему не  сделал ручки на дверях? Как же откроют мои двери?

Сагит  посмотрел на машину  и  сказал:

— Извини, пожалуйста. Забыл, сейчас сделаю.

Он взял карандаш черного цвета и нарисовал ручку.

— Вот теперь все готово.

— А кто будет меня водить?

Сагит задумался.

— Мой папа будет водить,- ответил мальчик и нарисовал портрет отца.

— А по чему я буду ездить?

— Вот по этой дороге.

Сагит нарисовал дорогу.

— А я хочу, чтоб вдоль дороги были деревья,- сказала машина.

— Верно говоришь. И точно будет весело. Сейчас я нарисую вдоль дороги березу, рябину. Рядом посажу акации. А вот здесь полевые цветы будут расти. Он зеленым карандашом нарисовал деревья, желтым, красным и синим карандашами цветы.

— Вот теперь все,- сказала машина.

— Нет, еще не все,- ответил Сагит.- По дороге папа захочет пить, поэтому вот здесь нарисую родник.

Он нарисовал родник около дороги. И окружил срубом, похожий на дом.

— Очень умело нарисовал,- сказала машина.

— Мой папа любит купаться и плавать.

— И мне по душе, когда моют чистой водой,-  ответила машина.

— Значит, нужна речка,- согласился Сагит и нарисовал синим карандашом речку.

-На этом берегу реки пусть растут красные земляники. А на том берегу реки нужна песочница, чтоб папа мог загорать.

— А как же я через речку переберусь?- спросила машина.

— Через мост. Через вот такой дугообразный, ажурный мостик.

— Смотри-ка, какой отличный мост получился! Спасибо тебе. Ты сделал мой путь очень веселым,- поблагодарила машина.

-С тобой же едет и мой папа!..- ответил Сагит.

-Ты очень любишь своего папу. А у него разве нет своей машины?

— Есть,- пробормотал Сагит.

Они оба замолчали. После затишья машина  заговорила:

-А куда мы едем?

— В деревню. В родную деревню отца.

-Далеко до деревни?

— Приближаемся,- ответил Сагит.-Впереди две горы. Одна- справа, другая слева остается .

— Который дом бабушки и дедушки?

-Да вот они, вышли нас встречать.

И нарисовал около крайнего дома бабушку с дедушкой.

Тут же он понял, что очень соскучился по папе. По глазам потекли слезы.

-Что ты делаешь? Папе не понравится мокрая дорога,- сказала машина.

-Моего папы дома нет. Он воюет на Чечне. Война- самая ужасная вещь в мире!..- ответил Сагит. Непослушные слезы все текли на альбом. Карандаши выпали с рук и разлетелись в разные стороны.

От неожиданного ответа машина осталась без слов.

И с тех пор нарисованные машины больше не разговаривают.