XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Елама син, Хәлимә.

Авылны гына түгел бөтен тирә- якны тетрәндерде бу хәбәр… Ничек болай булды соң әле бу? Кайгы җиле Фазылҗан картның йорт капкасын тагын килеп шакыды. “Хәлимә түти ничек микән?”- дип кайгырды авылдашлары. Җәй башында гына гомер иткән ирен җирләде бит, кичә кибет тирәсендә йөри иде, “җидесенә” хәстәрләнәләр, ә бүген тагын кара кайгы – хәсрәт килде нигезгә.

Хәлсезләнгән гәүдәсен көчкә диванга хәтле сөйрәп килде дә, Хәлимә апа урынга ауды. Уйлары бер – берсен узыша — узыша йөгерештеләр, башы авыртудан ,ул, чөеп бәйләгән яулыгын тагын да кысып бәйләде дә уйларына чумды. Менә бит син ,язмыш, нинди!? Сындыра – сындыра сыныйсың бәндәңне! Кем уйлаган да , кем күз алдына китергән иде соң шулай булыр да, шулай бетәр дип?

Иртәгә сөекле картының бакыйлыкка күчкәненә дә җиде көн тула. Балалар кайтабыз дип хәбәр салдылар, шуңа чәй хәстәрлисе килде карчыкның. Газ плитәсен кабызып, чәйнеген утыртты да диванына килеп утырды, дөресрәге ауды. Йөрәге кысылды, тамагы кипте Хәлимә апаның, хәтеренә ул чәйнекне уеп куйды :“ Сүндерәсе бар, онытма!” Инде кыштан бирле юньләп ял күрмәгән гәүдә генә карчыкны тыңламады. Урынга утыруга аяк – куллар оеды, хәле китте әбинең. Газ плитәсендә шалтыр – шолтыр чәйнек сикерде. Оныгы Фәннур да кая китеп олакты соң әле? Кирәк чакта ул да юк, дип сыкранды әби. Нишләттең син Хәлимәне, картлык? Ул берничә тапкыр диваннан торырга талпынып карады, тик куллар да, аяклар да карчыкны тыңламадылар. “Улым, Фәннур!”- дип кычкырды ул. Әбинең тавышы үзеннән ерак китә алмады, гәрчә аңа каты кычкырган кебек тоелса да. Әле кайчан гына җир җимертеп дөнья көткән Хәлимә әби кайнап утырган чәйнек тавышына сыкрана иде хәзер. Балалар гел әйтеп тора югыйсә:” Әни, плитә тирәсендә йөрмә, хәтерең дә юк, хәвеф –хәтәрдән аллам сакласын”. Юк шул, юлдан кайткан балаларын, оныкларын чәй белән булса да каршылыйсы килде бит ананың. Менә хәзер урыныннан тора алмый газаплана. Нидер буласын йөрәге белән сизде карчык, “Фазылҗанкаем, бетәбез бит, газ плитәсендә чәйнек ташый, күрә торып янабыз бит”,- дип ачыргаланды , тик үрә каткан гәүдә селкенмәде. Әби күзләрен йомды, аллага тапшырдым дип уйлады ул. Яшьлеге күз алдына килде, менә Аккош тавы, алар гына яратып, белеп йөри торган җиләклек. Хәлимәнең чиләге тулырга да күп калмаган, яшел чирәм арасыннан иң эреләрен, иң кызылларын гына сайлап җыя җиләкнең. Көн уртасы җитәдер дип уйлады , бигрәк каты кояш кыздыра. Юк, чиләк тутырмыйча кайттым юк инде ул, Кирмәннең атаклы җиләкчесе бит Хәлимә түти , вакытын да , урынын да белеп җыйды ул җиләкне. Шул тиклем кыздыра бу кояш бүген, башындагы яулыгы чәчен көйдерә. Ә ул ашыкмыйча җиләк җыя. “Әби, янабыз бит, син кайда? — дигән җан өзгеч бала тавышы аны айнытып җибәрде. -Әби, тор инде тизрәк, үләсең бит, — дип, оныгы аны урыннан кузгатмакчы булды. Хәлимә апа калтырана – калтырана торды да төтен өеренә карады.”Яндырдым, бетердем,”- дип өзгәләнде аның йөрәге.

Авыл тулы халык, четер – четер ямьсез тавыш чыгарып кояшлы аяз көнне чыккан утны тиз күреп алды. Күп тә үтмәде ,гаскәр кебек тезелешеп олысы – кечесе каралты – кураны урап алды. Җил юк , шуңа да күрше йортларны, авылны саклап калып була, тырышырга кирәк. Районнан үкереп, улап килгән янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары кешеләргә куәт өстәде. Алар ничек тә янып бетеп баручы “пристройны” төп йорттан аерырга азапландылар. Әле саклап калып була торган мунча белән сарайга кайсы чиләкләп, кайсы шлангадан су сиптерделәр. Мәшхәр иде ул күренеш.

Халык аптырашта, кайгы җиле, ябып бетермәгән капкадан тагын кире килеп керде бит, явыз. Төпчегенең төсе, ашыга –ашыга күтәрде ул пристройны. Хәлимә әби күршесенең капка төбендәге эскәмиядән килен булып төшкән нигезенә карады. Ут ничек кисәк чыкса, шулай тиз генә җиңелде дә. Авыл халкы бердәм , бер теләктә, бер догада булганга, бу кайгыны үзенекедәй күтәрде. Ике – өч сәгать үтте микән, пакетлар, сумкалар, тартмалар белән урам, ишек алды тулды. Шул арада аш уздырырга дип юлга чыккан балалр да кайтып җитте. Беркем бер сүз дәшмәде. Сүзсез генә кочаклаштылар, күрештеләр, кайтучылар барысы да әниләренә ташланды, карчык та аларны гына көтеп алгандай, олы кызының кочагында аңын югалтты. Халык йорт тирәсендә мәш килде, кайдандыр арба таккан тракторы да килеп туктады, кайсы көрәк, кайсы тырма белән янган пристрой тирәсен чистарттылар, тик монда кычкырып сөйләшкән тавыш ишетелмәде. Эш кушучы булмаса да , барысы да эшне үзе тапты, кирәклесен , көчтән килгәнен эшләде.

Ике көннән сабан туе, ә иртәгә аш уздырасы иде бит хуҗалар. Менә нәрсә булды да куйды. Авыл советы җитәкчесе шушында ук халыкка иртәгә сәгать 10 да мәчеттә Фазылҗан абый белән Фәниснең рухларына багышлау ашы буласын әйтте. Авылдашларны Хәлимә апа исеменнән ашка чакырды.

Түбән очта гомер итүче Бибикамал апа тутасын капка төбенә үк чыгып каршы алды. Ни ул, ни Хәлимә апа сүз дәшмәде. Чаллыдан, Казаннан кайткан кунаклар гына олы апаларын кысып кочакладылар. Табын артында да ниндидер бәйләнеп бетмәгән ярты – йорты сөйләшү булды , гәрчә иртәгә әтиләренең җидесе, моннан җиде ел фаҗигале төстә үлгән энеләренең 7 еллыгы булса да, иртәге көн турында ләм- мим сүз әйтүче булмады.

Карават кырыена сыенып, суларга да куркып ятучы әбинең генә гәүдәсе калтырый. Аның алмадай ире, йөрәк пәрасы Фәнисе дә шушы авыл өчен, туган җир өчен ут өертеп эшләделәр, шушы җирдә яндылар. Әллә бу ялкын телләре аларның соңгы янулары булдымы!? Халык өчен, авыл өчен җаннарын фида кылырга әзер иде бит фазылҗанныкылар. Олыны олы итеп,кечене кече итеп хөрмәт иттеләр. Ире гомере буе колхоз җитәкләде, уллары баш агроном булып халыкка хезмәт итте. Эшне сайлап тормадылар, кирәк чакта комбаенга утырдылар, кирәк чакта каравылда тордылар. Алдан йөрергә өйрәнгән Фазылҗан абый балаларын да үзе кебек нык булырга өйрәтте һәм шулай булды да.

Кайгы – хәсрәт кеше баласын сыный, чыныктыра, югалтулар берләштерә, яшәүгә көч өсти. Аның иңнәре сыгылды, тик сынмады. Хәлимә апа башына япкан яулыгын хәлсез кулы белән кысыбрак бәйләде, күзләрен тәрәзәгә төбәде, ерактан Фазылҗан карты белән Фәнисе аңа кул болгый иделәр: “Сагышларга түз, кайгыларга тез чүкмә, елама син, Хәлимә”,- ди кебек иде алар.

Файзрахманова Самира Ирековна
Страна: Россия
Город: Елабуга