Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Эх, син, сугыш!

Сирена тавышы. Тирә-якта сугыш бара.

Ике яшьлек бала белән ана кырдан чаба.

Курка, коты оча, тик ул чаба.

Каршысына ләгънәт төшкән фашист чыга,

Ана белән баланы тотып ала,

Аларны үз базасына алып бара.

Ничек кенә җәберләми ул ананы анда —

Кайнар сулар сибә, кыйный, суга,

Чәчен кисә, тәнен кыра,

Иң начары — сабыен да тартып ала,

Ана хәсрәтеннән тик көлеп карап тора.

Атналар үтә фашист базасында бомба шартлый.

Ана исән калып кечкенә сабыен езли башлый,

Баласының елау тавышын танып, шунда чаба,

Һәм тизрәк янган базадан чыгып кача.

Сирена тавышы тирә-якта сугыш бара.

Ике яшьлек бала белән ана кырдан чаба.

Каршысында совет солдатларын күрә,

Алар инде фашистларны җиңеп килә.

Коткаралар җәберләнгән ятимнәрне.

Эх, син, сугыш,

Харап иттең никадәрле гомерләрне…

Салют тавышы, сугыш тәмам!

Алты яшьлек бала һәм бу ана

Халык белән җиңү парадында ашыга,

Ана йөзендә шатлык һәм тантана,

Әмма йорәгендә…

Сугыш салган бик тирән яра.

Гильманова Альфина Фанилевна
Страна: Россия
Город: Высокая Гора