Сугыш бара! Кан коела җирдә,
Күпме гомер кинәт өзелә.
Илне яклап киткән абыйларның,
Әтиләрнең гомере кителә.
Дошман уты тия зур йортларга,
Урманнарны күпләп көл итә.
Газиз улларының гомере өчен
Әти-әни куркып көн итә.
Эх, бу сугыш, тизрәк бетсен иде,
Җиңел сулар иде бар халык.
Ил-көнебез өчен шөкер итеп,
Яшәр идек тагын шатланып.