«Егетләр кулы»
—
Егетләрчә кул кысарга,
Әти өйрәтте мине.
Чын дуслык шуннан күренә,
Кулың нык булсын диде.
—
Җитмеш төрле һөнәрне дә,
Белсен синең кулларың,
Ул горурланыр әле,
Нинди диеп улларым!
—
Бары изге эшләр генә,
Чыкса иде учлардан.
Әнине дә җылы итеп,
Шушы куллар кочаклар.
—
Эшлим хәзер яхшылыкны,
Хезмәт куям тир түгеп
Минем куллар булсын димен,
Нәкъ әтинеке кебек.
_
—
«Мин-авыл баласы»
—
Шәһәр мәктәбенә килдем,
Укырга дип тырышып.
Бабакайны сагынамын,
Йөргәнемне булышып.
_
Таш юллар, шәһәр шау-шуы,
Тотып калды мәңгегә,
Кичә генә бабакаем
Чакыргандай печәнгә.
—
Күңел тарта туган якка,
Урман-яланнарына.
Авылымнын гүзәллеге —
Буа — басуларына.
—
Матурлыкны күрә белеп,
Үстек без ике малай.
Кешеләр беләме икән,
Калада түгел алай.
—
Иректәге колынчыктай
Дөнья онытып чабасы.
Бертуктаусыз кабатлармын —
Мин бит авыл баласы!
—
—
«Изгелек»
—
Сихри моңга кумеп җанны,
Яңг(ы)рый азан авыл өстендә.
Изгелекләр нинди төстә була?
Изгелек ул күкләр төсендә.
—
Намазлыкка басып әби көн дә
Намаз укый әкрен, кыла дога:
Балаларга булган изге сүзе
Йөрәгеннән ишетелеп тора.
—
Аяз булсын, дидер, зәңгәр кукләр,
Тыныч булсын илләр, газиз халкым.
Саулык тели әти-әниләргә
Балаларны сакла, дидер, Раббым