Без гаилә белән ел да җәй көннәрендә Казанга барабыз. Искиткеч гүзәл шәһәр ул! Миңа анда ниндидер сер, тылсым яшеренгәндер кебек. Тарихи урыннары да таң калырлык. Ниндидер көч безне шунда тарта инде, гел барасы килеп тора. Башкалабыз турында нинди генә җырлар җырланмаган да, нинди генә легендалар, риваятьләр чыгарылмаган. Ә күренекле кешеләрен алсаң, алар белән халкыбыз горурлана, безгә дан китерүчеләр бит алар.
Менә бүген без көтеп алынган сәяхәтебезгә җыенабыз. Әти инде күптән, безне “пешмәгәннәр”не көтә. Әй чабышабыз. Инде әзерләнеп беттек, юлга чыктык дисәк, минем телефон онытылып калган. Әтинең ачуы килде дә кире борылмады, “Дусларың саргаймас әле!” дип юлны дәвам итте. Ә телефон булмагач, миңа бик күңелсез, эчемә корт керде. Дустым бит ул минем. Без гел бергә бит аның белән. Статус та куя алмыйм, фотолар да ясый алмыячакмын. Эх! Тишек баш! Берни эшләп тә булмый шул, “Әти сүзе закон!” ди бит әни, тыңларга кирәк. Ни дисәң дә, көтеп алган сәяхәткә барабыз бит.
Машина матур гына тәгәри. Әти белән әни үзләренең яраткан көйләрен тыңлыйлар. Энем телефонына текәлгән, нидер уйный. Аның дусты янында шул. Миң генә ялгыз, телефон– дустым юк шул… Тәрәзәгә карап бара торгач, йоклап та киткәнмен икән. Әтинең:
– Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!- дигән тавышына сискәнеп киттем. Казанга килеп тә җиткәнбез икән! “И Казан! Нурлы Казан…”дигән бит яраткан Тукаебыз. Чыннан да, Казан үзенең кояшлы, нурлы иртәсе белән безне елмаеп каршы алды. Без машинадан төштек тә, Бауманга таба юл алдык. Иң матур, күркәм урамнарның берсе инде ул! Монда туристлар бик күп йөри. Биредә кешеләр дә башкача төсле тоела миңа: елмаеп карыйлар, нидер сорасаң, бик теләп җавап бирәләр.
Йөри торгач, мине үзенә тарткан Сөембикә манарасы, Муса Җәлил һәйкәлләрендә дә булдык. Энем бик аргач, эскәмиягә барып утырды. Әти:
– Сез ял итеп алыгыз, мин карап килим әле алдагы маршрутны,– дип әйтте. Әни дә энем Арслан янына барып утырды.
– Ә миңа нишләргә? Мин бит арымадым! – дип каршы килдем. – Мин әнә тегендә рәсем ясаучы апа янына барыйм әле алайса, – дип әнинең җавабын да көтмичә, каршыдагы якка юнәлдем. Мин килүгә апа серле итеп елмайды. Без исәнләшкән арада, бер абый аның сумкасын урлап качты. Апа хәтта кычкырмады да. Бары тик:
– Бу кеше җәзасын алыр әле, борчылма үскәнем, анда әллә нәрсә юк, су һәм телефон гына… –дип кесәсенә тыгылды. – Ачкычлар да, кесәмдә. Акчаны алмаган идем. Мин якында гына яшим, ял саен бирегә рәсем төшергә киләм. Яратам бу тирәне.
– Телефонсыз яшәү авыр ич! Минем менә телефоным өйдә калгач, бик читен. Нидер җитми.
– Телефон безне кол итә. Аннан башка да яшәргә була, үсәнем, чынбарлыкны күбрәк күрәсең. Кешеләр белән дә күбрәк аралашасың. Шулай да телефонны эзләргә кирәк инде. Гариза барып язып карарга булыр, тапсалар инде. Сирәк куллансам да… Җилкәгә эләсе калган сумкамны. Мин рәсем ясаганда, дөньямны онытам шул. Без хисле халык бит, – дип ачылып китте апа. Аның зәңгәр күзләренә кояш нурлары кереп урнашкан диярсең. Искиткеч тирән, акыллы күзләр. Андый күзләрне мин гомеремдә дә күргәнем юк. Ә коңгырт чәчләрен бер якка үреп, җилкәсенә салган. Кечкенә генә борыны бераз өскә күтәрелгән, ансы мәзәгерәк тоелды миңа. Ә иң таң калдырганы – сабырлык һәм елмаюы иде. Бу матур апа минем җентекләп тикшергәнгә аптырап китте бугай, рәсемен ясый башлады.
– Ә сез ни ясыйыз?- дип кызыксындым мин. Сөйләшәсе килгәнне белгертеп рәсеме янына ук килеп бастым.
– Мин төрле темага иҗат итәм. Үзем өчен ясыйм…күңел өчен. Бүген әнә теге эскәмиядә утыручы әбине ясарга булдым. Ә синең нинди шөгылең бар?- диде апа. Бу сүзләре белән әйтерсең мине чеметеп алды. Нинди шөгыль? Уйла тиз генә дип, баш миенә сигнал җибәрдем, ә ул “Телефон…телефон…”дип кенә кайтарды. Мин апаның күзләренә карарга оялып:
– Мин әле уйлыйм бу хакта… – дип җавап кайтардым. Ә битләрем борыч сөрткәндәй яна башлады. Бу ачык күңелле апа каршында миңа бик оят иде, никтер аның каршында бик булдыклы булып күренәсем килде.
– Телефон белән утырасыңдыр инде, хәзерге балаларның бар уенда шул гына, –диде апа. – Әле соң түгел, уйларсың.
– Әйе, – дидем дә апага күтәрелеп карадым. Безнең күзләр очраштылар. Аның күзләре гүя мине үтәли күрәләр иде. Бер начарлык эшләмәсәм дә, вакытымны гел телефон белән генә үткәрү оят булды. Әти үзе судья булып эшли, минем дә шул юлны сайлавымны тели. Ә әни киресенчә:”Теләсә кем бул, бухгалтер гына булма, сан чүпләп гомерең үтәр”ди. Тынлыкны бүлдереп апа миңа:
– Ә синең тылсымчы буласың киләме соң? – диде.
– Ничек инде?- дидем мин аптырап. –Әкият бит ул!- дип көлеп куйдым.
– Әкият түгел. Менә гади карандаш, ул тылсымлы дип уйла. Син нәрсә ясасаң, шул чынга аша дип кабул ит. Ләкин бер шарты бар. Онытма: уйларың һәрчак уңай булырга тиеш. Шул вакытта гына үтәләчәк, – дип матур апа миңа кулындагы карандашын тотырды. Шулчак әтинең:
– Кызым, кызым, әйдә киттек! – дигән тавышы ишетелде Мин аптырап, кулыма тылсымлы карандашны алдым да, рәхмәтемне әйтеп, апа белән хушлаштым. Без кафега киттек. Минем инде хәзер тизрәк рәсем төшерәсе килә иде. Әтидән альбом алдырдым да, кафега керүгә үк, читкә барып утырдым да рәсем ясый башладым. Әтинең ризасызлыгына әни:
– Ярар инде, әтисе, ясасын, телефоны да булмагач…стресс… – дип мине яклап тагын нидер сөйләп киткәне ишетелде. Әмма бу мөһим түгел. Миңа ялгызлык кирәк…Миңа матур уйлар кирәк. Тәк. Тәк. Нәрсә ясарга соң? Күз алдыма апаның сумкасын урлаган ир кеше килеп басты. Шуны ясаргамы инде. Бу бит әйбәт уй түгел! Ничек әйбәт итеп уйларга соң? Ә-ә-ә, мин аны апага сумканы китереп биргән итеп ясыйм әле! Һәм абыйның йөзен ясарга керештем. Ясый торгач, хәйран чын кебек килеп чыга башлады ич бу. Бераздан әти минем янга килеп басты да:
– Кара әле, мин бу кешене бүген күрдем бит! Ну шәп тә ясыйсың кызым Син бу кешене каян беләсең, кызым? – дип сорады.
– Бу кеше рәсем ясаучы апаның сумкасын урлады.
– Кара син аны! Алай ярамый! Бир әле рәсемеңне, – дип әти чыгып китте.
Безгә әтине озак көтәргә туры килде. Арслан инде арыды, өйгә кайтасы килә дип көйсезләнеп тә алды. Шулай да телефон үзенекен алды: дөньясын онытып нидер уйный башлагач тынды. Ә миңа һич тә күңелсез булмады. Чөнки әтинең минем рәсемем белән нәрсә эшләп йөргәнен беләсем килде.
Әти килде. Үзе генә түгел, бер абый да аңа ияргән иде. Әти миңа күрсәтеп:
– Менә ул, минем кызым– диде.
– Әфәрин, бу каракны без инде күптән эзлибез. Кая күрдегез?.. Кемнең телефонын урлады?…-дип сорау арты сорау яудырды әлеге абый. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем, әмма “тылысымлы” карандаш сер иде, әйтмәдем.
– Рәхмәт сезгә, без аны тиз арада эләктерербез, – дип абый саубуллашты.
Кара син аны, бу карандаш чыннан да тылсымлы булып чыкты бит! Апа шаярмаган. Ә ул бетсә нишләрмен? Әгәр дә ул каракны тотсалар, әз генә булса да минем кешеләргә яхшылыгым тия дигән сүз бит. Ә карандаш беткәнче әле бик күп яхшылык эшләп булачак. Бәлки ул апаны әле кабат очратырмын. Ял көннәренең берсендә…
– Молодчина, кызым! – дип әти миңа күз кысып алды. Болай булгач, сине рәсем мәктәбенә бирми булмас, – дип әти яңа планнар кора башлады. Ярар инде, һәрхәлдә судья түгел дип сөендем.
Без кайтырга чыктык. Күңелемә шундый татлы, яхшы хис кереп урнашты. Рәхәт итеп суладым да, тагын нәрсә ясарга була дип уйладым. Дөресрәге, нинди яхшылык эшләргә. Ә мин аны эшләрмен, күп итеп, бик күп итеп. Ярый әле телефонымны онытканмын! Минем телефон менә шулай дустын югалтты инде.