Элеккеге заманда җан ияләре дөньяның төрле җирләрендә аерым яшәгәннәр. Җирнең бер өлешендә бары тик төлкеләр генә, икенче өлешендә бары тик бүреләр генә яшәгән. Шулай итеп, җирнең бер кечкенә өлешендә тычканнар яшәгәннәр. Бервакыт патша тычканның бик зур гаиләсенә бәла килгән: бер карт тычкан авырып киткән. Аны беркем дә дәвалый алмаган. Карт тычкан, янына иң яшь тычканны чакырган да, бер риваять сөйләгән. Имеш, һәр патшалыкта серле таш яшерелгән булган, ул ташларны берләштерсәң, синең иң изге теләгеңне чынга ашыра, ди. Хайваннар моны белгәннәр, тик һәркайсының ул ташны үзенә аласы килгән, ди. Алар хәйлә, ришвәт, ялган белән аны алмакчы булганнар, ләкин таш, бу начарлыкларга түзә алмыйча, ярылып, төрле-төрле җиргә таралган. Ул кисәкләрне яңадан бары тик язмыш белән сайланган җан ияләре генә берләштерә ала икән, ди. Ду исемле яшь тычкан, картның сөйләгәненнән тәэсирләнеп, ташларны эзләргә сәяхәткә барырга уйлаган.Ул, гаиләсеннән рөхсәт сорап, юлга чыкты. Озак-озак баргач, Ду яңа җиргә килеп эләкте. Көтмәгәндә, аның каршысына бер кулсыз-аяксыз әллә нәрсә килеп чыкты. Ду, куркуыннан, агач артына яшеренгән генә иде:
-Коткарыгыз! Берәү койрыгымны сыта!-дип кычкырган тавыш ишетте.
-Мин яхшылык белән килдем! Тимә, тимә миңа! – дип җавап бирде Ду, калтыранып.
-Кызык икән! Үзләре койрыгымны сыталар, әле тимә-тимә дигән булалар! -диде кычкыручы. Ул Дуның каршысына очраган нәрсәгә бик охшаган иде.
-Шул ямьсез койрыгыңны сытып бетерсәләр, яхшы булыр иде!-диде Дуның каршысына очраган җанвар.
-Сез кемнәр?-диде Ду.
-Мин — Слык исемле елан. Ә бу — хәзер инде койрыксыз Са исемле елан. Син үзең кем соң?- диде Слык.
-Мин, мин — Ду исемле тычкан.
-Җирдә моның кебек ямьсез җанварлар да була икән! -диде Са, Слыкка эндәшеп.
-Сөйләшә дә әле! -дип җавап бирде Слык.
-Ду җаным, син арыгансыңдыр, әйдә мин сине патшабыз янына озатам,-диде Слык.
Ду белән Слык патша янына киттеләр. Патша Дуны күрүенә бик шат түгел иде:
-Сез безнең якларда нишләп йөрисез?-диде.
Ду үзенең ташлар эзләгәнен, аларны тоташтырып бабасын терелтергә теләгәнен сөйләп бирде.
-Үзегезгә генә күңелсез булыр, Слык сезнең белән чыгар,-диде патша.
Слык бик иркә елан иде, ул гел үзе турында кайгырткан. Әнисе белән әтисен бу берничек тә шаккатырмаган. Ул бит елан, еланнарга ярый, диләр иде алар. Патша Слыкка ташны үзенә алып кайтырга тиеш икәннен әйтте. Ду бераз ял итеп алганнан соң, Слык белән икәүләп, юлга чыктылар. Юл буе Слык Дуга һөҗүм итәргә теләде. Тик Дуны гел нәрсәдер коткарды: я ул ялгыш кына Слыкның башына бирә, я ялгыш аның койрыгына баса. Шулай итеп алар күселәр җиренә барып тукталдылар. Күселәр патшасы янына бардылар, нәрсә эзләгәннәрен сөйләделәр. Патшаның бер кызы булган икән. Әтисе аны гел кыерсыткан. Имештер, кыз кеше идарә итә алмый. Бу сүзләр кызның ачуын чыгарганнар. Чыннан да, кыз иң яхшы патшабикәләрнең берсе булыр иде. Ул бик акыллы һәм җитез, гомумән, ул башка күселәрдән аерылып тора, ялганларга, урларга яратмый иде. Патша, Слык белән Дуны тыңлап бетергәч, бу ташларны үзенә алырга уйлады. Ул Слык белән Дуны җәзаларга кушты, ләкин Слык белән Ду качып китә алдылар. Патша кызы Слык белән Дуның әтисе белән сөйләшкәннәрен тыңлап торды. Ул әтисеннән алар белән барырга рөхсәт сорады. Әтисе кызына рөхсәт итмәде һәм, чыгып качмасын өчен, аны бүлмәсенә ябып куйды. Кызның ачуы чыкты, ул качарга уйлады, тик өлгермәде,әтисе, аның ишеген ачып, Слык белән Дуны табарга, алар белән барып, ташларны җыеп, өенә алып кайтырга кушты, тик кыз моның белән килешергә теләмәде.
-Үзеңнең күсе булуыңны онытма, Тын! -диде әтисе. (Кызның исеме Тын иде).
Тын Слык белән Дуны таба, әтисенең ялгышкан икәнен аңлата.
-Ду, без бит синең белән туганнар диярлек,- дип ялынып әйтә Тын.- Мине дә үзегез белән алыгыз әле, мин сезгә булышырмын.
Шулай итеп, алар юлларын бергә дәвам итәләр. Озак баргач, юлларында кызгылт-сары төсле нәрсәдер ятканын күрәләр.
-Үләм, коткарыгыз!-диде нәрсәдер әкрен тавыш белән.
Син кем дигән сорауга: “Дөньядагы иң матур, акыллы җанвар-төлке!-диде ул. — Һөҗүм итүчеләр мине урлап, монда ташлап калдырдылар,” -диде төлке. Аның сөйләүләре мескен тавыш белән әйтелде, тик бу ялган иде. Серле ташлар турындагы хәбәр бөтен җирләргә таралып өлгергән, аларны кулга төшерү өчен, төлке хәйлә уйлап тапкан икән.
-Синең исемең ничек соң?-диде Ду.
-Исемем Ычлык. Мине монда ташлап калдырмагыз,-диде ул.
Алар бергә барырга карар иттеләр. Юлларында алар Каач һәм Кыч исемле янутларны күрделәр. Менә алар бер мәгарә янына килеп җиттеләр. Мәгарә диварына таш турындагы риваять җентекләп тасвирланган иде.
Юлчыларның үзе белән аңа кадерле булган әйбере бар. Дуның карт әбисеннән калган, бер күзле агач уенчык, Слыкның нәселдән-нәселгә күчә торган, уртасында матур ташлы таҗы, Тынның әнисеннән истәлек булып калган сумкасы (ул сумка гади түгел, сумканың сәдәбе кыймәтле таштан ясалган). Ычлыкның кулында беләзек, Каач белән Кычның икесенә бер мендәр генә булган. Ул мендәр аларның әтисе белән әнисе турында бердәнбер истәлек икән. Шуңа күрә Каач белән Кыч бер-берсенең кадерен белеп яшәгәннәр, аларның бүтән беркеме дә булмаган. Ду аларның кадерле әйберләрен берләштергән бер якны тапты: һәр әйбердә бер төсле җем-җем килгән таш булган. Ду моны юлдашларына сөйләде, тик моның белән ул хата җибәрде. Һәр патшалыктан гаскәрләр килде. Алар сугыша башладылар. Слык Ычлыкка ришвәт тәкъдим итте. Имештер, ул хәзер еланнар патшалыгына ярдәм итә, ә патшалык аны гомер буе байлыкта яшәтәчәк. Ычлык, хыянәтче булып, үз патшалыгын ташлап, бу шартларга килеште. Дөнья каралды. Дудан кала моңа беркемнең дә исе китмәде. Тын ташларны урларга булды, хәтта бертуган Каач белән Кыч сугыша башладылар. Дөнья каралана бара, күк күкри, мәгарә селкенә, гаскәрләр ташка әйләнә башлады.
-Сез әллә аңламыйсызмы? Сез бит дөньяны җимерәсез!- дип елап җибәрде Ду. -Ташка әйләнеп беткәнче, җирне кокарырга кирәк һәм бары тик без генә моны эшли алабыз!
Ташка әйләнмәгән алты җан иясе генә калды, аларның йөзләре үзгәрде, нәрсә эшләгәннәрен аңлап алдылар. Мәгарәдә кайгырышып утырганда, алтын тартма күрделәр. Аның эчендә ташларга урын бар иде. Җәнлекләр, тиз генә кадерле әйберләреннән ташларны алдылар да, тартма эченә салдылар. Ул серле тавыш белән сөйләшә башлады:
-Сез, җирне коткару өчен, мәңгегә бүтән сыйфатка күчәргә әзерме?-дип сорады тартма.
-Әйе!-диделәр барысы да бертавыштан. Мәгарә ялтырый, селкенә башлады. Үләннәр яңадан чәчәккә бөреләнде, күк күкрәү бетте, кояш чыкты, ташка әйләнгән гаскәрләр яңадан үз хәлләренә кайтты. Алар мәгарә эченә керделәр. Аның эчендә берәү дә юк, бары тик диварында алтын хәрефләрдән язылган сүз ялтырый: “ДУ-СЛЫК-ТЫН-ЫЧЛЫК-КААЧ-КЫЧ”. Әйе, бу – җирне коткарып калган геройларының яңа халәтләре, кешелеккә хәбәрләре. Шуннан бирле бөтен хайван дус һәм тату яшәгәннәр, җирдәге барлык авырулар беткән, чирлеләр терелгәннәр икән, ди. Бу көн турында беркайчан да онытмаганнар, нәселдән-нәселгә сөйләп барганнар. Оныткан хайванның, начарлыклар эшләп, ярты йөрәге ташка әверелә икән, ди. Кызганыч, хайваннар тату яшәсен өчен, якты киләчәк өчен, начарлык дөньяны бетерүен аңлар өчен, алты җан иясенең гомере кирәк булды.