Дуслык көче.
Борын-борын заманда, кара урман каршында, торган ди бер таш йорт. Ул йортта яшәгән ди бер Куян. Бу Куян башка кардәшләре кебек үк бик куркак булган, бигрәк тә ул төнлә кырын эшләрен эшләп йөрүче Убырлыдан курка торган булган. Куянның бик якын дусты, Тиен булган. Тиеннең өе бик иске булганлыктан, ул дусты янына күчеп яши башлаган. Ул көндезләрен урманда чикләвек җыйса, кичләрен ике дус бергә үткәрә торган булганнар.
Менә көннәрдән бер көнне Куян күпме генә зарыгып көтсә дә, Тиен дусты кайтмаган. Дусты иртән дә күренмәгәч, Куян бик борчылган һәм кара урманга кереп эзләргә керешкән. Бара торгач ул карт имәнгә юлыккан.Бу имән турында инде аңа дусты сөйләгән иде. Имән төбендә чикләвекләр бик күп иде, Куянның тамагы ачканлыктан, ул чикләвекләр белән тамак ялгап алган да юлын дәвам иткән. Бара торгач урманның уртасына да килеп җиткән. Анда ул кыргый умартадан тәмләп бал ашаучы Аюны очрата. Куян бик куркак булганлыктан, агач төбе артына кереп кача, ләкин дустын табу теләге көчлерәк булганлыктан, Аю каршына чыгып басарга мәҗбүр була.
— Нишләп йөрисен минем биләмәдә? – дип сорый аннан Аю.
— Тиен дустымны эзлим, — ди аңа Куян.
— Алайса сиңа “өч каен”га барырга кирәк, — диде Аю.
— Рәхмәт, ләкин миндә бер сорау: кайда соң ул “өч каен”?
— Ә, әйе шул. Син бит бу тирәләргә беренче тапкыр килдең әле. Мин сиңа хәзер бер тылсымлы йомгак һәм аның инструкциясен бирәм. Ул йомгак сине кирәкле урынга алып барып җиткерер, — диде дә Аю, Куянга тылсымлы йомгакны бирде.
Куян Аюга рәхмәтләр укып, юлын дәвам итте. Барган арада йомгакның инструкциясе белән дә танышты. Анда мондый сүзләр язылган иде: “Сезнең кулларыгызда — тылсымлы йомгак. Аның ярдәмендә сез узегез теләгән җан иясен яки кирәкле әйберегезне эзләп таба аласыз. Йомгактагы җепнең очыннан тотып, аңа нәрсәне яки кемне эзләвегезне хәбәр итегез һәм йомгакны күккә чөеп җибәрегез. Йомгак тәгәрәп китәр, ә сез калышмыйча аның артыннан барыгыз.”
Шушы эчтәлектәге инструкцияне укыганнан соң, Куян “Тиен дустымны эзлим” дигән сүзләрне кычкырып йомгакны чөеп җибәрде. Ул тәгәрәп китте, ә Куян аның артыннан китте. Йомгак зур тизлек белән тәгәри, ләкин урманда иң тиз йөгерүче буларак даны чыккан Куян да аннан калышмый.
Шул рәвешле йөгерә торгач, күк йөзе караңгыланды, төн җитте. Куркак Куянга бу минутларда урман шул кадәрле шомлы һәм куркыныч булып күренде ки, ул калтырап төште. Бәхетенә каршысындагы зур өянке төбендә куыш күреп алды да йомгагын эләктереп шул куышка кереп сыпырды. Куыш буш иде. Йомгак артыннан йөгереп, шактый гына хәлдән тайган Куян, тирән йокыга талды. Иртән ул нәрсәнеңдер кыштырдавыннан уянды. Бу куышның хуҗасы Керпе булып чыкты. Керпе – бу яклардагы җан ияләренең иң кунакчыл, иң яхшы күңеллеләренең берсе иде. Ул Куянны иртәнге аш белән генә сыйлап калмады, аның хәлләре, бу якларда нишләп йөрүе турында да сораштырды. Куян үзенең нишләп йөрүен аңлатканнан соң, Керпе аңа Тиенне Убырлы үзенең өенә алып кайтып китүе турында хәбәр итте. Моны керпе үз күзләре белән күреп калуы турында әйтте. Шушы хәбәрләрне җиткергәннән соң Керпе юлга күчтәнәчләр биреп, Куянны озатып калды, ә Куян үзенен йомгагын тәгәрәтеп юлын дәвам итте.
Юлда барганда, Куянның башында төрле уйлар бөтерелде. Ул Убырлы белән очрашудан бик-бик курка иде, шулай да дустын коткару теләге бу куркудан күп мәртәбәләр зуррак иде шул. “Дустыма хәзер миңа караганда да куркынычрактыр. Ярар, ни булса да булыр, бүген үк Тиен дустымны Убырлыдан коткарам һәм мине бернәрсә дә туктата алмаячак ,”- дип уйлады ул.
Шундый уйлар уйлый-уйлый Куян көне буе йомгак артыннан чапты. Кичкә таба, йомгак, өч каен үсеп утырган бер зур сазлык ярына җитәрәк, туктап калды. Куян бернәрсә дә аңламады. Шул вакыт йомгак телгә килде:
— Сез кирәкле урыныгызга килеп җиттегез. Убырлының өе шушыннан ерак түгел.
— Убырлы-ы-ы?!- диде Куян калтыравын яшерә алмыйча. Куян куян бит инде ул, бик батыр буласы килсә дә ул куркуын җиңә алмады.
— Хәзер 5 метр алга, 3 метр уңга, 1 метр сулга барасыз да Убырлының ишек төбенә килеп җитәсез, — диде йомгак.
Куян йомгакны култык астына кыстырды да алга таба юлын дәвам итте. Менә ул каралып, эчереп беткән, бер якка кыйшайган өй каршына килеп җитте. Батыраеп ишекне шакыды. Ямьсез тавышлар чыгарып ишек ачылды, һәм аның артында Тиен дусты күренде. Куян дусты белән күрешүенә бик сөенде, алар кочаклашып исәнләштеләр. Шул вакыт өй эченнән:
— Кем бар анда? – дигән тавыш ишетелде.
— Бу – Куян, минем дустым, — диде Тиен.
— Ә мин – Убырлы, — дип, ишек артыннан карт кына, ямьсез генә карчык килеп чыкты.
Куянның куркуыннан йөрәге табан астына төшеп китте. Урынында бии- бии Тиенне тизрәк китәргә тарткалый башлады ул. Тиенгә аны тынычландырып, Убырлының инде карт булуын һәм ялгыз яшәвен аңлатырга туры килде.
— Ярар, яшәсен! — дип Куян Тиенне алып китәргә ашыкты.
— Тукта!Үзеңә миннән башка ничек кыен булганын исеңә төшер. Убырлы хәзер инде карт, ялгызына аңа бик авыр, — диде Тиен.
— Ярар алайса, минем өем яхшырак, анда һава да мондагы кебек дымлы салкын һава түгел, кайтыйк та өчәү бергә шунда яшәрбез, — диде Куян.
Бу сүзләрне ишеткәч, Убырлы биле авыртуын да онытып, шатлыгыннан биеп җибәрде, чөнки ул ялгызлыктан да, начарлыклар эшләүдән дә шул кадәр туйган иде. Аның да кешечә яхшылыклар эшләп, нинди дә булса җан ияләренә кирәк булып яшисе килә иде.
Шул көннән башлап Убырлы начарлыклар эшләвеннән туктады, игелекләр генә эшләп, матур тормыш алып бара башлады. Тиен, Куян һәм Убырлы дус, тату һәм бердәм булып бергә яши башладылар.