Төрле милләт халкы яши
Минем туган илемдә,
Киемнәре, холкы, теле –
Барсы да монда үзгә.
Йөз белән аерылса да,
Күңеле бит киң аның.
Теле гел башка булса да,
Эчкерсез җаны аның.
Аш-суга бик оста алар,
Телең йотарлык кайчак!
Бар йөрәген бер казанга
Салып пешергән казах.
Башкортларның җыр-моңнары
Татар моңына охшаш.
Ут күршебез дип йөртәбез,
Тарихыбыз бертоташ.
Дуслык белән көчле бит без!
Көнләшәдер чит-ятлар.
Бердәм булып, ярдәмләшеп,
Дуслар үрләргә атлар!