Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дуслык

Яшәгән ди булган ди Асылъяр исемле бер кыз. Ул бик акыллы һәм чибәр булган. Һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер торган. Бер көнне, кырда җиләк җыеп йөргәндә, аның каршысына бер ат килеп чыга. Башта кыз куркып китә, якынрак килсә атның борчулы, ялтыраган күзләрен күреп, аның белән сөйләшә башлый, ә ат көтмәгәндә телгә килә һәм әйтә:

— Минем таемны әҗдаһа урлады. Ул аны үзендә хезмәт итүен тели.

Асылъяр аны тынычландырырга тырышып, үзенең ярдәм кулын суза. Кыз аның бу кайгысына битараф кала алмый әлбәттә. Шулай итеп болар икесе бергә урман буйлатып әҗдаһаның өен эзләп китәләр. Шулай бара торгач, урманга керәм дигәндә генә аларның каршысына бер карчык килеп чыга һәм әйтә:

— Сез кая юл тоттыгыз әле ул? Бу урман – сихерле урман, монда керергә ярамый! Кем дә кем бу урманга керә, шул кеше йә сукыр кала, йә аяксыз кала, дигән. Бу сихерне тик бик көчле дуслык һәм бердәмлек кенә җиңә ала! – дигән.

Ләкин бу карчыкның сүзләре, кызны да , атны да туктатып калмый, алар урман эченә кереп китәләр. Шулай бара торгач, кызның аяклары атламый башлый, һәм ат аны үзенең өстенә утырта. Бераз бара торгач, атның күзләре күрми башлый. Ләкин алар югалып калмый, кыз аны иярләп юлны күрсәтеп бара. Шулай бара торгач, алар әҗдаһа өенә килеп җитәләр. Аларның бердәмлеге, тайны табарга ярдәм итә. Кыз тиз генә җепне чишә һәм тайны азат итә. Шул арада атның күзләре ачыла, ә кыз аякларын тоя башлый. Күп кенә авырлыклар аша сыналып, ат белән кыз чын дусларга әвереләләр. Янәшәңдә якын дусларың булганда гына, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. Бергә булганда, бердәм булганда гына, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.

Усманов Айзат Алмазович
Страна: Россия
Город: Казань