Кешеләр арасында дуслык булганын без барыбыз да яхшы беләбез. Шундый ук дуслык хайваннар арасында да булуына без инандык. Шул тарихның шаһитләре булырга туры килде.
Жәй көннәрен без бакчада ұткәрәбез. Ұзебез белән песиебез Наныйны да алып бара идек. Бакчада йөртә башлаган елларда, күршебез дэ үзенең песие Кузяны алып килә башлады. Әллә без күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булгангамы, әллә башка сәбәптәнме, безнең песиләр дә дуслаштылар. Алар беркайчан да ачуланышмадылар. Наный иртән торып чыгуга Кузяны көтә башлый иде. Кузя да аны күрми торса, килеп житә иде. Икесе бер савыттан ашыйлар, ә аларның уйнаганнарын карап тору безгә дә кызык иде: нәкъ кешеләр кебек качышлы, куышлы уйныйлар. Наный чәчәкләр арасына качып, Кузяны кузәтергә ярата. Кузя аны эзләп таба алмаса, сикереп чыга иде һәм куышлы уйный башлыйлар иде. Наный чәчәкләр ярата,ике аягына басып иснәп йөри.
Шулай булуга карамастан,безнең ишек алдына башка чит песиләр керә алмыйлар иде. Башка песиләргә һәм күрше этләренә карата, Наный бик усал иде. Аның Кузя белән бу дуслыгы озак еллар дәвам итте. Бу дуслыкка карап без соклана идек, чөнки хәзерге вакытта кешеләр арасында да дуслык мөнәсәбәтләре бу дәрәжәдә түгел: олы кешеләр бер- берләренә яла ягалар, рәнжетәләр, кыерсыталар, бер-берләре белән аралашмыйлар да.
Авырлык килгән вакытта, без дә бит дуслыкның ни кадәр кирәк икәнен аңлыйбыз. Олы кешеләр дә шуны аңласыннар иде. Илләр белән илләр , күршеләр белән күршеләр дус булсыннар иде, туганнар белән туганнар аралашып яшәсеннәр иде. Шул очракта без балаларга да өлкәннәрдән үрнәк алып үсүе рәхәтерәк булыр иде. Ни кызганыч, бу бүгенге көн проблемасы. Минем хаттә кычкырып кешеләргә эндәшәсем килә: бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк, дүрт аяклы дусларыбыздан үрнәк алыйк, дуслыкка тугрылыклы калыйк.