XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дуслар

Бервакыт чәчәкле матур болында Зәңгәр чәчәк һәм Кызыл күбәләк очрашалар.

— Минем исемем Кызыл Күбәләк. Ә синең исемең ничек?

— Минем исемем Зәңгәр чәчәк.

Алар озак кына сөйләшәләр. Кызыл Күбәләк үзенең яңа дустына бер серен ача:

— Минем Мәскәүгә китәсе килә.

— Нәрсә калган ул Мәскәүдә? Кызык түгел анда, — дип каршы төшә Зәңгәр чәчәк. Анда өйләр дә гел таштан гына, бер карар әйбер дә юк.

Тик дустын күпме генә үгетләсә дә, күбәләк хыялыннан кире кайтмый. Ул Мәскәүгә бару уе белән яна. Дусты белән очрашырга да вакыт тапмый. Бәлки, очып киткән дә булыр иде, тик көн үзгәрә.

Күк йөзен кара болытлар каплый, коеп яңгыр ява башлый. Кызыл күбәләк качарга урын эзләп йөргәндә Зәңгәр чәчәк дусты янына килеп чыга. Ул аңа:

— Дустым, яңгырдан качарга ярдәм итче миңа,- дип ялвара.

Зәңгәр чәчәк дустын үзенең таҗларына яшерә. Чәчәкнең таҗлары Кызыл күбәләкне яңгырдан да, салкыннан да саклый. Шул көннән бирле аларның дуслыгы тагын да ныгый. Кызыл Күбәләк тә туган якның иң рәхәт җир икәнен аңлый.

Шарафутдинова Алия Фанилевна
Страна: Россия