Стихотворения посвящены великому татарскому поэту Г.Тукаю, природе родного края, временам года.
Тукай абый, зур рәхмәт!
Тукай абый,кыска иҗатыңда
Син өлгердең балкып калырга.
Әкиятләрең,шигырьләрең аша
Мин өйрәндем дөнья танырга.
Безгә биргән дөрес киңәшләрең,
Якты теләкләрең мин онытмам.
Шуларны үтәп,кырыс бу тормышның
Давыл,буранына юлыкмам.
“Шәкерт”еңне, “Сабыйга”ңны укып,
Мин өйрәндем тырыш булырга.
“Шүрәле”ңне укып,кирәк чакта
Мин өйрәндем хәйлә корырга.
Иҗатыңда дәртле театрны,
Нурлы Казанны син зурладың.
Ана каршысында башың идең,
Туган җиргә мәдхия җырладың.
Синең данлы “Туган тел”не укып,
Туган телгә күпер салынды.
Минем өчен күктәге йолдызларның
Иң яктысы булып кабындың.
Яз җыры
Шаулап акты гөрләвекләр-
Яңгырады яз җыры.
Шәһәрләрдә,авылларда
Ауды ләйсән яңгыры.
Язгы ташкын башлануын
Хәбәр иттем дөньяга.
Зәңгәр бозлар агып китте,
Мин сокландым аларга.
Аңлаталмыйм-сүзләр җитмәс,
Җырлыйм-көй табылмас.
Синең көен,күптәнгечә,
Тагы яшьлек,тагы яз.
Табигатьне саклап
Иң беренче табигатьне саклап,
Без күрсәтик үрнәк өлгесе.
Кызыл китап гүя дәшеп тора,
Кызыл төс ул — тыю билгесе.
Сакланасы төрләр бездә бик күп,
Лачын,чәшке,выдра,каракош.
Кара елан,керпе,соры торна,
Көрән аю,умырзая,аккош.
Бу аларның берничәсе генә,
Беркем аларга тозак кормасын.
Җир өсләре алсу гөлгә күмелеп,
Кошлар җыры һич тә тынмасын