XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Даның кайтты илгә җыр булып

Даның кайтты илгә җыр булып.

Юлбасарлар илгә басып кергәч,

Халык китте җиңен сызганып.

Үзең теләп киттең син сугышка

Тормадың тик көчең кызганып.

Мин яшәгән урамнардан йөреп

Минзәләдә хәтта булгансың.

Минзәләмә шигырь яза-яза

Урамнардан ничә узгансың.

Фашист явыз Туган илне таптый,

Кайсы йөрәк түзеп торсын соң?

Муса абый, иңеңә мылтык асып,

Илебезне син дә яклыйсың.

Мылтык белән бергә йөри һәрчак

Куен кесәсендә карандаш.

Дәфтәр битләренә шигырь булып

Төшкән юллар — сиңа аваздаш.

Әсир булып, фашист коллыгында

Ябылуда яткан чагыңда,

Туган илне яклап калу өчен,

Көрәшкәнсең һәрбер таңыңда.

Төрмәләрдә язган шигырьләрең

Туган илебезгә кайттылар.

Илебезнең җиңү көнен күреп,

Алар сиңа дога укыйлар.

Күпме халыкларның телләрендә

Синең горур исемең яңгырый!

Татар тарихында синең исем

Мәңгелеккә язылып калыныр!

Горурланып яшим синең белән

Гади татар улы булганга.

Урамнардан Җәлил исе килә

Шөкер итәм монда туганга.

Тарихлардан тарихларга күчсен

Татар егетенең исеме.

Синең эздән атлап йөрү миңа

Нинди бәхет, шулай түгелме?

Ватандашым Җәлилгә.

Шәһәр уртасында бер һәйкәл бар,

Сукмагыннан кеше өзелми.

Муса Җәлил мәгърур карап тора,

Горур башы аның иелми.

42 нең салкын кышларында

Минзәләмдә белем алгансың.

Шәһәремә изге теләк теләп,

Яу кырына китеп баргансың.

Сугыш уты тынган араларда

Калкып чыккан шигырь юллары.

Шушы нәгъләт төшкән сугышларда

Башын салган татар уллары.

Илен мактап, киләчәкне көтеп,

Өмет белән иҗат иткән ул.

Фашист төрмәсендә ятканда да

Шигъре белән каршы торган ул.

Сындырмаган аны бервакытта

Ялган сүзләр, коры вәгъдәләр

“Илем өчен үләм, кирәк икән,

Ватанымда мине көтәләр!”

Туган илгә кайтты сине эзләп

Йөрәк хисе тамган дәфтәрләр.

Илдә генә түгел, дөньяда да

Аны хәзер барда беләләр.

Тормыш юлың һәркем өчен өлге!

Син һәрьяктан үрнәк булгансың.

Тыныч тормыш, муллык киләчәген

Күп еллар ук алдан күргәнсең.

Синең исмең горур яңгырый, Җәлил,

Җир шарының һәрбер читендә!

Якты кояш, еллар иминлеге

Балкып торсын илем күгендә!

Өметне өзгән сугыш

Зәңгәр күктә май кояшы балкый

Табигатьнең матур чаклары

Кыр казлары очып үтә күктә

Сагындырган туган яклары.

Менә шундый язгы матурлыкта

Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

Сугыш чоры балаларын сагынып

Язгы чәчәк бүләк итәбез.

Сугыш уты туктаганга күптән

Тынычланды инде дөньялар

Әткәм кайтыр диеп өмет иткән

Балалар да сирәк калдылар.

Бик күпләре әтиләрен белми

Фотоларга карап юанды.

Җиңү көне һәйкәл яннарында

Исмен ишетеп алар куанды.

Ятимлекне тоеп үсте алар

Авыр эштән газап чиктеләр.

Әткәм кайтыр бәлки дигән татлы уйлар

Әкрен әкрен сүнеп беттеләр.

Явыз фашист, җимереп аттың бит син

Күпме кешеләрнең тормышын

Туалмыйча калды күпме бала

Капладың син бәхет кояшын.

Тарих битләренә шушы сугыш

Кереп кала ныклап уелып

Күз яшьләрен сөртә карт әбиләр

Елый алар эчтән, тыелып.

Камалов Самат Тахирович
Страна: Россия
Город: Мензелинск