Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Дәһшәтле сугыш еллары…

Җиңү бәйрәме!Бу бәйрәм аеруча тантаналы да, шул ук вакытта сәеррәк тә. Без мәктәптә әзерләгән чарабызны эшләп төгәлләдек, ветераннарыбызга кулдан ясалган бүләкләребезне тапшырдык.

Шушы бәйрәм алдыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы безгә бик җаваплы эш кушкан иде.

— Балалар, сез сугыш яланында яки тылда булган кешеләр турында хикәяләр язып карагыз әле,- диде ул.

Без барыбыз да җитди караш белән уйга чумдык.

Сугыш … . Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сугыш….Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган бик күпләрнең һәм әбиемнең шул вакыттагы язмышын уйлавым, кул астымда булган әбиемнең документларын укып, аның сөйләгәннәренә нигезләнеп, мин тыл батырлыгы хакында уйлана башладым .

Озак та үтмәде, хикәяләр язарга бирелгән көнебез килеп тә җитте. Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды. Без чиратлашып хикәяләребезне укый башладык. Һәркем көяләнә иде. Күзне ачып йомганчы, чират миңа да килеп җитте.

…1942 ел. Нәгыймҗан сугышка киткән иде инде. Шул чорда Нәгыймәнең иңбашына бөтен эш өелде. Эш кенә түгел, балаларын да аякка бастырасы бар. Кызлары Венера һәм Рәзилә әтисез калды. Бигрәк сабыйлар иде әле. Шул авырлыкларга бирешмичә, Нәгыймәгә балалар өчен түзәргә кирәк иде.

Таң ату белән Нәгыймә ындырга ашыкты. Авылда шул хәтле рәхәт иде! “Бигрәк матур җирдә яшибез. Бакча артындагы таллыктан сандугачлар сайрый, ерак түгел гөрләп аккан чишмә суы тавышын да ишетеп була”,-дип йөгерә — йөгерә табигатьнең матурлыгына сокланып, сарайга кереп китте. Сыерын сауды, сарыкларын эчерде. Шул эшләрне эшләгәнче көтү куарга вакыт килеп тә җитте. Нәгыймәнең сарыклары бер-бер артлы урамга чыгып чаптылар һәм көтүгә барып кушылдылар. Көтүне озаткач, Нәгыймә балалары белән утырып иртәнге ашын ашады да, тизрәк эшкә китәргә җыена башлады. Авылда ир-ат аз булу сәбәпле, бөтен эш хатын — кыз җилкәсенә төште. Нәгыймә дә читтә калмады.Ул күрше Яңыш авылында иң алдынгы шофер булып эшли иде. Шул вакыт капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. “Иртән иртүк кем йөри икән?- дип, уйлады Нәгыймә шомланып. Ул да булса колхоз рәисе иде.

Ишектән керү белән :

-Нәгыймә, син машинаңны Уфага илтергә тиешсең, аннан аны фронт сызыгына алып китәләр,”- диде ул. Нәгыймә күңеле белән каршы килергә уйласа да, “бара алмыйм” дип әйтергә вөҗданы җитмәде. “Минем кызларым тыңлаучан бер-берсе артыннан карап торырлар. Еракка китмим бит, Уфага гына барып кайтам,”- дип, ризалашты.

Икенче көнне, иртән иртүк юлга чыкты.

Озак та үтми ул Уфага килеп җитте, машинасын хәрби корпуска кертеп куюы булды, артыннан берәү боерык бирде :

-Машиналарны фронтка ук илтергә кирәк, әле яңа гына хат килде.

Шул сүзләрне ишеткәч, Нәгыймәнең өстенә салкын су сипкәндәй булды, ул нишләргә белмәвеннән таш кебек катты, аяк буыннары йошарып, бөгелеп төште һәм күз яшьләренә ирек бирде.

“Кәһәр суккан фашистлар, күпме авырлык китерәләр, ә балалар, газиз балаларымны кем карар?!”- дип ачыргаланды хатын.

Нәгыймә үкерепләр үк елый башлады. Аның күзләреннән яшь аккан саен, якты матур көн бер мизгелдә сүрелеп беткәндәй тоелды, ачы яңгырлы җил чыкты. Нишләргә сон? Нишләргә?!…

Бервакыт Нәгыймәнең колагына бер тавыш керде, ул як-ягына борылып карый, бер кеше дә юк, тик ул, берүзе…

-Апакай, апакай ник елыйсыз, нәрсә булды?- диде янына йөгереп килеп бер таныш түгел егет.

-Еламаслыкмени, балакаем, машинаны фронтка илтергә кирәк, өйдә кечкенә балаларым калды, аларны карарга кеше юк”,- диде Нәгыймә буылып елый-елый.

Егет уйлады-уйлады да:

— Бирегез машина ачкычын, үзем илтеп куям, ә сез тыныч куңел белән балаларыгыз янына кайтыгыз, – диде.

Нәгыймә шул сүзләрне ишеткәч, шатлыгыннан егетне кочаклап алды. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә:

— Рәхмәт сиңа, балам, мең рәхмәт сиңа,- диде, моңаеп торган йөзенә ягымлы елмаюын калкытып.

Егет озак көттермичә юлга чыкты. Нәгыймә дә кулын селти-селти, йөгерә –атлый рәхмәтен әйтеп, белгән догаларын укып кайтыр якка борылды.

Уфадан җәяү кайтырга туры килде аңа. Ләкин бу сиксән чакрым араны ул коштай очып үткәндәй булды. Чөнки ул газиз балалары янына кайтып бара иде.

Кайтып җиткәч, Нәгыймә балаларын куенына алып кочаклап, маңгайларыннан үбеп алды, һәм шушы булып үткән вакыйганы яңадан күз алдыннан кичереп, татлы йокыга талды.

Амирова Диляра Динаровна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 24.06.2008
Место учебы: МОБУ ООШ Д.ШАРЛЫК
Страна: Россия
Регион: Башкортостан(Башкирия)
Город: Агидель