XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дөнья сатылып бетте

Акча хөкем сөрә бүген – 

Дөнья сатылып бетте.

Череп беткән бай каршында

Хәерче – бер эт бете.

Бала туа – акча кирәк;

Дөнья сатылып бетте.

Бүген үлә торган карт та

Табибка акча “төртте”.

Кая тәгәрибез соң без?

Дөреслек кая китте?

Бөтен җирдә ришвәт, акча – 

Дөнья сатылып бетте.

Ашыгабыз алга таба,

Күрмибез алны-артны.

Акча өчен әзер бит без

Сатарга җаныбызны.

Ләкин килер җиргә бер көн!

Һәм аңларбыз без шунда…

Акча харап итә безне,

Бәхет түгел акчада!

 

Яруллина Диана Ильшатовна