XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дәү әнием

Мин – бәхетле, дәү әнинең

Иң яраткан оныгы.

Сигез онык янында

Тагын берәү тууны.

Дәү әнием бигрәк уңган:

Тәмле ашлар пешерә,

Тәрәз төпләрен тутырып

Матур гөлләр үстерә.

Бәхет – тәүфыйк тели безгә

Әйткән һәр сүзе саен.

Уңган итеп үстергән

Кызларын һәм улкаен.

Без дә аңа сәламәтлек,

Гел шатлыклар телибез.

Насыйп булсын иде аңа

Бәхетле картлык, дибез.

Ахмадуллина Диляра Руслановна
Страна: Россия
Город: Село Кузякино