XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Cугыш кызлар эше түгел дә бит…

Әбием, Галимҗанова Гөлбахар Галимҗан кызы 1920 елның 25 гыйнварында Норма авылында Бибигарифә белән Галимҗан гаиләсендэ 7 нче бала булып дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдагы һәр йорттан берәр кешене сугышка ала башлаганнар, аларның йортыннын сугышка китәр яшьтәге ирләр булмагач, 1942 елның башында әбиемне сугышка җибәргәннәр. Тагын бер елдан, 1943 елда әбинең апасы Маһинурны да сугышка чакырып повестка килгән. Маһинур военкоматка килгәндә, аның ишек төбендә үз теләкләре белән сугышка китәсе килгән, ләкин, русча белмәү сәбәпле,кереп әйтергә кыюлыклары җитмәгән ике кызны очрата, Маһинур, русча яхшы белгәнгә, военкомга кереп хәлне аңлата һәм узенең бер сеңлесе сугышта, әнисенең олы яшьтә икәнен, шуңа үзенең сугышка бара алмавын әйтә. Бу сөйләшүдән соң Маһинурны сугышка алмыйлар.

Гөлбаһар әбием сугышка алынганның беренче көннәреннән №0243нче воинская аэростатный частьта Ленинград шәһәре оборонасына билгеләнә. Алар аэростаты заграждения дигән җайланмалар белән Ленинград күген немец бомбардировщикларыннан саклаганнар. Аэростат постында 10-12 кеше хезмәт куйган. Әбием хезмәт иткән частьта, командирдан башка, барысы да хатын-кызлар булган.

Аэростат шары –ул зур 400-675 куб. метр сыешлы һава шары, һавадан җиңелрәк булган, газ тутырылып, лебедка ярдәмендә куккә җибәрелгән . Аэростат постлары шәһәр кырыенда, Ладога күле ярларында шахмат тәртибендә урнаштырылган. Аэростат шарлары һавага 3-4 км биеклеккә нык трослар белән күтәрелгән. Шарлар һава хөҗүмнәре вакытында дошман истребительләренә шәһәргә якын килергә һәм бомбаларны төгәл атарга комачаулаганнар. Немец самолетлары аэростатны кутәргән тросларга бәрелеп җимерелеп төшкәннәр, яки 5-7 км югарыдан гына оча алганнар, ә бу аларның үзләре белән һавага алып менә торган бомбаны әзрәк алырга мәҗбүр иткән. Фашист бомбардировщиклары объектларга һавадан түбәнрәк төшеп, төбәп атарга тырышканнар, аэростат шарлары аларга төгәл һөҗүм итәргә матаган. Күп вакыт аэростатлар эчендәге водород, дошман һөҗүменнән соң, санаулы минутлар эчендә янган, һәм кызлар аэростатның тишкәләнгән кабыгын җиргә төшереп ремонтлаганнар.

Мин бу мәгълүмәтләрне әбием белән бер частьтә, бер постта, иңгә-иң торып сугышкан, хәзер дә исән-сау булып Кукмара районы Өлге авылында гомер итүче Салихова Хәтирә Фәләх кызы белән очрашып, шуннан сорашып яздым. Хәтирә апа алар белән бергә сугышкан татар кызларының исемнәрен атады: Балтач районы Яңгул авылыннан Газизуллина Әминә, Мөхәммәтгалиева Җиһан, Саба районыннан Ханова Гөлбикә, Каргалы авылыннан Яппарова Мәгмүрә, Мостафина Рәйсә, Хуснуллина Разыя(кайсы районнан икэне билгесез) апалар . “Безне , татар кызларын, командирлар бик хөрмәт иттеләр, тәртипле, чиста-пөхтә булуыбызны башка кызларга үрнәк итеп куйдылар”- дип сөйләде Хәтирә апа.

Әбием сугыштан 1945 елнын июль аенда кайткан. Сугышта куйган хезмәте турында 1945 елның 4 июль белэн имзаланган характеристикасы күпне сөйли.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Галимҗанова Гөлбаһар 1943 елның 4 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы карары белән “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән.

Тыныч тормышка кайткач, әбием 11 ел гына яшәп кала. Өйләре янында урнашкан, ире казып калдырган, бөтен урамны су белән тәэмин итеп торучы коеның сиртмәсе череп, аны алыштырырга кирәк була. Сугыштан соңгы авыр еллар, агач табу бик кыен. Бакчасында үскән бер агачны кисеп, кое сиртмәсе ясарга уйлаган йорәкле әбием агач астында калып, басылып үлә.

Әбиемнең ядкәрләре булып аның сугыштан алып кайткан шарфын, характеристикасын, медаль белән бүләкләнү кәгазен без үскәндә кадерләп саклап тоттык, хәзер инде үзебезнең балаларыбызга күрсәтеп, әбиебез турында, сугыш турында сөйләп, тынычлыкның кадерен аңлатабыз.

Гарипова Марьям Талгатовна
Страна: Россия
Город: Кукмор