Мәктәптә, татар теле дәресендә, Габдулла Тукайный “Су анасы” әкиятен укыдык. Бу әкият миңа бик ошады. Тукай бабай безне кеше әйберсенә тимәскә өйрәтә. Әйе, бик дөрес, кеше әйберәренә сораусыз кагылырга ярамый. Бу турыда без бик яхшы беләбез, балалар бакчасында ук өйрәттеләр. Су анасы дип язган Тукай. Менә нәрсә мине уйландыра. Димәк, кешеләрнең әниләре булган кебек елга — күлләрнең дә әниләре була?! Ана – иң кадерле, иң якын сүз. Әниләр безне кадерләп, яратып, саклап үстерәләр, безгә ярдәм итәләр. Елга – күлләрнең әниләре дә суларын, судагы балык – бакаларны саклыйлардыр. Су чиста, саф булсын дип тырышалардыр. Тукай Су анасы белән дә, урман әнисе белән дус булгандыр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә Су аналары турында, Шүрәлеләр турында яхшы белгән. Су әнисен күреп сөйләшәсем, аның белән дуслашасым килә. Рәхәтләнеп булышыр идем үзенә. Чиста, саф сулы елгалар, күлләр барыбызга да кирәк бит! Ничек табарга үзен? Әни әйтә:”Син аның әкиятләрен, хикәяләрен күбрәк укы, улым! Сорауларыңа җавапны шуннан табарсың”, — ди. Әни белән килешмичә ярамый. Әниемә Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен укырга сүз бирдем.