Безнең балан агачына
чыпчыклар очып куна.
Мин аларны күзәтәм
кырыйдан качып кына.
Чыпчык әйтә, чик-чик ди,
Илсаф! Монда чык-чык, ди.
Әни әйтә, юк-юк, ди
тышта бик нык суык, ди.
Әнигә әйтәм, чыгыйм, дим,
тәрәзәдән кара, дим.
Чыпчыклар тимер чыбыкка
яланаяк кунган, дим.