Жәй. Кояш. Эссе hава. Каникуллар…
Минем белән булган бу вакыйга кулга каләм алырга мәҗбүр итте.
Ямьле жәй үтеп бара. Вак-төяк эшләр, бакча караулар, су сибуләр, чүп утаулар инде артта калып бара. Өлгерәсе җиләк — җимешләр өлгереп беттеләр. Суганнарны йолкып киртәләргә элдек, сарымсаклар инде күптән эшкәртелеп бетте. Җыйнап аласы тамыразыклар гына бакчада калып килә.
Җиhанга көз килә. Август аеның өченче декасын ваклый башладык. Озакламый укырга барыр вакыт житә. Бераз яңа уку елыннан куркып торсам да, гимназиягә барасы килеп тора.
Җәй буе өй арасындагы эшләр белән мәшгуль булдым: сыерларны көтүдән алып кайттым, чебиләр, күркәләрне үләндә йөрткәндә саклап утырдым, тавыкларга кычыткан чаптым, саный китсәң, эшләгән эшләрем бихисап. Бугенге язмамда мин тавыкларыма тукталып китим әле. Алар безнең байтак, барлыгы егерме өч баш hәм дә бер әтәч. Әтәчебез тавыкларны бик хөрмәт итә, җирдә берәр ярма кисәге, селәү тапса, тавыкларын чакыра. Әгәр дә инде якын тирәдә карга, тилгән очканын сизеп алса, тавыкларны чакырып, ышык урынга кача. Төз гәүдәле, киң күкрәкле, баhадир әтәчебез берәүне дә кыерсытырга юл куймас. Тавыклары да аны санга санап торалар, чакырса, җыелалар, кич җитсә, бергәләшеп кайталар. Үзләре шундый җитез, йөгереп генә йөриләр. Кызыллы – аклы тавыкларыбыз арасында, кап-кара, аяклары йонлы тавыклар да бар. Әйтерсең дә чалбар кигәннәр. Күзләр генә тимәсен инде үзләренә. Шундый уйлар белән йөргән бер көндә тавыкларга җим сипкәндә бер тавыкның юк икәнен күреп алдым. Кетәклеккә кереп карасам, тавыгым йомыркалар өстендә утыра. Йомыркаларны алыйм дигән идем, мине чукып алды, ник тиясең дигән сыман мине ачуланып “чыр” итте. Әллә тавыгым көртләргә чамалый микән дип, әнигә бу турыда әйттем.
— Әни, әни! Безнең тавыгыбыз чеби чыгармакчы була ахрысы. Әйдә әле, кетәклеккә кереп чыгыйк.
— Әй, бик хуп. Әмма дә ләкин, көзгә якынлашабыз, чебиләр чыкса, нишләтербез соң? — диде әнием.
— Җылы урынга ябарбыз, кызыл ут эләрбез, үзем карарга вәгъдә бирәм!
— Ярар алайса, әйдә кереп карыйк.
Керсәк, чыннан да, тавыгыбыз без килгәнгә ачуланган сыман “чыр-чыр” килә.
Башка тавыклар янына кереп борчымасын дип, каз оясына күп итеп печән салып, аулаграк урынга ун йомырка биреп, тавыгыбызны утыртып куйдык. Мал-туар караган мәлдә тавыгым урыныннан төшеп чыгып качкан. Ошамагандыр инде ясаган урыныбыз, әллә утырасы килмәде микән? Шундый уйлар белән башка тавыклар йөргән утарга юнәлдем. Карап торам, әмма минем тавыгым куренми. Кереп киттем тавык кетәклегенә. Керсәм, узенең урынына кереп утырган. Тагын әни янына йөгердем. Күргәннәремне ашыга-ашыга өйләп бирдем.
— Ярар, алайса. Кайда тели шунда утырсын. Борчымыйк, — диде әнием.
Шулай итеп көн артынан көн үтте. Тавыгым да утыра, янында гына тавыклар да йөри. Көн саен тавыгымны оядан алып аны ашатам, су эчерәм. Комга барып әле «мунча керергә” дә өлгерә иде тавыгым. Әмма дә ләкин бер көнне ояга күзем төште. Югыйсә инде без аңа ун гына йомырка биргән идек, ә анда хәзер егерме өч булган! Баксаң, башка тавыклар аның янына менеп йомырка салалар икән. Ә минем тавыгым исә бар йомыркаларны да җыеп утыра. Менә сиңа мә! Кайбер йомыркалар читтә дә кала икән әле. Купме генә йомырка булса да, тырышып утыра бирә җаныкаем.
Хәзер нишләргә инде? Әни белән тиз генә йомыркаларны караңгы булмәгә алып кердек тә, ут яктысында карарга булдык. Әнием мина чебиле йомырка нинди булганын курсәтте: ут яктысына карагач, чебиле йомырканын кызыл кан тамырлары куренә икән бит. Без бар йомыркаларны да карап чыктык, арадан дүртесен алып, җиргә күмдек, калганнарын инде тавык оясына куйдык. Тавыгыбыз иркенләп йомыркаларын җыеп утыра башлады. Башка тавыклар борчымасын өчен ояны башка бүлмәгә кучердек. Менә шулай җайлашып киттек.
Көн артыннан көн үтте. Чебиләр чыгар вакыт якынлашты. Көн саен иртән иртүк торып, алар янына чыгып йөгерәм. Тавыгымны гына күтәреп карыйм да, чәйләп чыгам. Шулай бер көнне иртән үк чыксам, чебеш тавышы ишетелгән кебек булып китте. Бер йомырка борынлый башлаган. Чебеш йомыркага бер кечкенә генә тишек тишкән дә, hава суларга тырышыптыр инде нәни томшыгын чыгарган. Мин тавыкны кире урынына куйдым да, көтә башладым. Нинди исем куярга микән дип уйланып йөргән арада кереп карасам, чебием чыккан да. Ул шундый кечкенә, юеш, хәлсез, ә үзе сап-сары. Мин аны, әнисе таптамасын дип, өйгә алып кереп, бүреккә салдым. Минем дәү әни әйтә: “Без чебиләрне бүреккә сала идек, алар шунда йоклыйлар, кибәлэр, тиз үсәләр.” Өйдә чебием бик озак йоклады, кипте. Мин ана “Йомгак” дип исем куштым. Башкалары ничек микән дип, янәдән тавыгым янына чыктым. Чыксам, тагын бер йомырка борынлаган, кечкенә генә тишектән нәни томшыгы күренеп тора. Аларны борчымыйм дип чыгып киттем. Кич житте, әни эштән кайтты.
-Чебешләрең ни хәлдә? — ди.
— Әлегә берәү генә, берсе борынлады, — дип җавап кайтардым.
— Әйдә, кызым, кереп карыйк әле, — дип, әнием мине үз артыннан ияртте.
Керсәк, борынлаган чебинең тавышы бөтенләй ишетелми. Әни йомырканы әрчеп жибәрде, ә чебием үлгән. Миңа бик читен булып китте. Эх, мин дә әни кебек чебешемне әрчеп чыгарган булсам, бәлки ул исән калган булыр иде. Эчтән үземне бик битәрләдем.
— Ярар, борчылма, кызым, безгә язган мал булмагандыр, — дип, әни мине тынычландырырга тырышты.
— Шулай да соң, әмма мина бик кызганыч.
— Башкаларын көтеп карыйк, бәлки тагын чыгарлар.
Әнинең сүзе дөрес булып чыкты, иртән тагын өч чеби чыкты. Мин аларга “Кояш”, “Йомшак”, “Йолдыз” дип исем бирдем. Ни хикмәт, шушы дүрт чебине чыгарды да, тавык йомаркаларны ташлап оясыннан чыкты, чебиләре янына килде. Үзенчә аларны иркәлде. Ә калган йомыркаларны без җиргә күмеп куйдык.
Минем тавыгым әни булды. Ул үзенең чебиләрен бик ярата. Мин аңа ипи биргәч, ул аны валчыкка әйләндереп, чебиләренә ашата. Үзенчә “кырт-кырт” дип аларны янына чакыра. Бик тырыш, сабыр минем тавыгым. Чебиләренең hәр адымын карап гына тора, тәртипкә өйрәтә. Үзе ашамаса ашамый, чебиләрен ашата, су эчәргә өйрәтә. Әни кайда да әни инде! Исен китәр, мине әни яраткан кебек, тавыгым да чебиләре өчен ут йота. Җиргә төшергәч тә күзе ялт-йолт кына килеп тора, карга, песи юк микән дип тирә-юньне тикшерә, ә чебиләренең исләре дә китми, чабышалар, уйныйлар, шулай булса да, алар әниләрен тыңлыйлар. Тавыгым аларга бер генэ эндәшә, барысы да янына йөгерешеп киләләр. Ә кичләрен инде әниләре чебешләрен үз канат астына җыеп, җылыда йоклата. Менә нинди гаҗәеп тавыгым бар минем! Кызык та соң! Могҗиза бу. Чын могҗиза!
Сентябрьнең егермесендә чебешләремә бер ай тула. Йомшаккайларым матур булып үсеп киләләр. Озын гомерле булсыннар!