Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Чын дус

Чын дус Алия белән без икебез бер класста укыйбыз, бер партада утырабыз. Әле җитмәсә күршеләр дә, шуңа күрә гел бергә йөрибез. Дәресләрне дә бергә хәзерлибез. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Менә бүген дә мәктәп хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, көзге көннең матурлыгына сокланып, салмак кына атлап, өйләребезгә кайтып бара идек. Кинәт кенә юл читендәге агачлар артында нидер ыңгырашкан кебек булды. Без сискәнешеп туктап калдык. Ни булыр икән бу? Алия курыкты. — Әйдә, тизрәк китик бу тирәдән, — дип ашыктыра башлады. Мин агач артыннан нәни генә бер эт баласы тотып чыктым. Ул шундый матур, йомшак. Нәни генә яшел күзләре белән, тимәгез инде миңа дигән шикелле, мөлдерәп карап тора. Үзе куркуыннан дер-дер калтырый. Кем ташлап китте икән моны жәлләмичә. Бигрәк бәләкәй бит, ачтан үләчәк инде бу. — Минем әни этләр яратмый, — диде дә Алия, өенә йөгереп кереп тә китте. Йөрәгем чыгардай булып, сулкылдап куйдым. Бу бәләкәчне бик кызгандым. Аңа ничектер ярдәм итәсем килде. Мин аны кочаклап өйгә алып кайтып киттем. Алиянең әнисе этләр яратмагач, минем әни ни әйтер икән дип, курка-курка гына кайтып кердем. Әни ишегалдында йөри иде. -Нәрсә ул, улым, дип, минем янга килде. Мин аңа сөйләп бирдем. Бик жәлләдем әни, урамда калдырасым килмәде, дидем. Әнием ачуланмады. -Ярый улым, хәзер сөт эчерерсең, ашатырсың, — диде. Әтием белән бергә без аңа шундый матур оя да ясап куйдык. “Сигнал” дип исем куштык. Хәзер ул бездә рәхәтләнеп яшәп ята. Шундый матурланды, үсте. Мине мәктәпкә озатып кала, каршы ала. Без аның белән шундый дуслаштык. Менә чын дус ул, ичмаса!

Набиев Раниф
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 01.01.2004
Страна: Россия