Принято заявок
2110

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Чын дус

1. Чын дус була бары берəү,икəү
Сине туганындай күрүче.
Сиңа һəрчак ярдəм кулы сузып,
Синең өчен җанын бируче.
2. Белсəң əгəр,янəшəмдə минем
Синдəй дуслар булу горурлык!
Дустың булса əгəр,берəү булсын
Берəү булсын йөзгə торырлык!
3. Бул син һəрчак шундый мəрхəмəтле,
Ягымлы һəм керсез күңелле
«Минем дустым»дип,горурланып
Яшəулəре рəхəт түгелме?!
4. Шул дуслыкны ахыргача саклыйк
Тап төшермик дуслык сүзенə
Гомерлеккə дуслар булып калыйк,
Карамыйча кеше сүзенə!
5. Синнəн һəрчак ярдəм,киңəш сорыйм
Нинди генə хəлдə булсам да.
Дустым итеп сине сайлар идем
Бу дөньяга кабат тусам да!

Хайрутдинова Гульяз Ильдусовна
Страна: Россия
Город: Актаныш