XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Чуртан кушуы буенча… Сөенеч яшьләре.

Чуртан кушуы буенча…

(Чынга охшаш әкият)

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда булды бу хәл…

Минем Әмир энем әкиятләр ярата. Ул аларны телевизордан да карый, әнисеннән дә сөйләтә. Аннан соң үзе сөйләп йөри башлый. Хәзер дә әбисен каршына утыртты да: “Борын – борын заманда…” , — дип, чираттагы әкиятен башлады. Имеш, Емелья дурак, Чуртан кушуы буенча, бик бәхетле булган ди.

Булган ди бар, көтеп тор. . Әкиятләрдә генә шулай барысы да тиз була инде. Әнә шул чуртан миңа хәзер дәрес хәзерләргә булышсын иде, ә мин су буена таеп, рәхәтләнеп балык тотар идем. Эх, кем генә уйлап чыгаргандыр шул дәресләрне? Әнә Емелья дурак дәрес тә хәзерләмәгән, мониторинг та үтмәгән, ВПРлары да булмаган, бик бәхетле гомер кичергән. Әй, кармакларымны алыйм да, су буена китим әле, бер көн дәрес хәзерләмәгәннән бернәрсә дә булмас. Кү – ү — үп итеп балык тотып кайткач, тәмле балык ашаганнан соң, әти белән әни дә орышмаслар.

Су буена төшеп җиттем. Балык тотар өчен бөтен әзерлекне күреп, кармакларымны суга аттым да, тыныч кына көтә башладым. Хәзер чуртан эләксә, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Рүзәлләр, Рәмзилләрнең борыннарына чиртер идем. Иң беренче, чуртанга өй эшләремне хәзерләтеп, “5”ле генә алып ятар идем. Аннары чуртанга скутер алдыртыр идем дә, малайлар яныннан выж итеп кенә узып китәр идем. Аннары, аннары…

Әһә, чиртә…һоп…Тартып алдым. Абау, нәрсә бу?! Тишек гәлүшкә кысылган мескен кыяфәтле генә чуртан килеп чыкты. “Ура, хәзер теләкләремне әйтә башлыйм”, — дип уйларга да өлгермәдем, чуртан үзе сүз башлады:

— Вилназ, зинһар өчен, ярдәм ит! Мине моннан тизрәк коткар, — ди.

— Тукта әле, син миңа үзең ярдәм итәргә тиеш бит. Әнә әкияттә чуртан Емельяның бөтен эшен эшли.

— Әй, ул чуртан бит бәхетле чорда яшәгән шул. Ул вакытта кешеләр хәзерге кебек тирә – юньне пычратмаганнар, табигатьне яратканнар, аңа табынганнар, үзләренең күз караларыдай саклаганнар.

— Кит әле, әйләнә-тирә укыйбыз бит инде. Ул вакытта табигатьне сакларга дигән указлар да язмаганнар, экология елы да булмаган. Менә хәзер ичмасам, табигатьне сакларга күп көч куялар: төрле законнар чыгаралар, экология дәресләре кертәләр. Безнең мәктәпнең дә һәр почмагында табигатебезне сакларга чакырган өндәмәләр куелган.

— Ул заманнарда кешеләр табигатьне пычратмаганнар, шуңа күрә дә бернинди чаралар да куллану кирәк булмаган. Әнә син үзең дә әле генә чипсы пакетыңны аттың. Ә беләсеңме, ул черсен өчен, 250 ел вакыт кирәк.

— Ярар инде, ул бит яр буенда гына, синең су төбеңә төшми. Телевизордан карыйбыз бит инде сезнең су төбегезне, чип – чиста. Әле кайчан гына апа безне Балтачтан 3 км читтә урнашкан Каракүлгә алып барды. Андагы матурлыкны, чисталыкны күрсәң син, ә балыклар мыжлап тора. Яр буе тулы кешеләр рәхәтләнеп ял итәләр, кызыналар. Яр буенда ике чүп савыты тора…

— Менә, менә, үзең дә әйттең: чүп савытлары куелган дип. Каракүл – районыгыздагы бердәнбер табигать һәйкәле шул ул. Ул оешмалар тарафыннан сакланып килә. Ә бездә…, — чуртанымның күзеннән тагын яшь ага башлады. Мин ни әйтергә дә белми басып торганда, ул сүзен дәвам итте:

— Син Кугуборка елгасының төбенә төшеп кара, ни генә юк анда: консерв банкалары, иске галушлар, пыяла ватыклары, тирес сулары, ләгәннәр… Әле беркөнне бер арба үлгән бозау да китереп аттылар. Балыклар белән үләбез дип торабыз, ярга чыгып, саф һава сулыйк дигән идек, анда да шул ук хәл икән. Безнең балык патшалыгыбыз элек чисталык, тәртип буенча беренче урында иде. Бөтен җир чип-чиста, матур, яшәргә рәхәт иде. Башка патшалыклардан бездән үрнәк алырга киләләр иде. Ә хәзер… шешә, ертык галош, пластик шешәләр. Хәтта беркөнне бер мәрхәмәтсезе туалет асты да атып китте. Мине хәзер туганнарым да танымый инде. Кичә ерак туганым рус мәрсине (осетр русский) скайп аша шалтыраткан иде. Беләсеңдер инде, ул бит “Кызыл китаптан”. Ул үзе бик затлы җирләрдән. Касспий, Кара һәм Азов диңгезләрендә яшиләр алар. Иделгә туганнарына килгән чагы булган һәм мине искә төшергән. Скайпка звонок килгәч, ачкан идем, карады да шунда ук ябып куйды.

— Ник? Үзе шалтыраткан ич.

— Миннән курыккан. Үзең уйлап кара: суга җыен шакшы сулар агызасыз.

Су буйларын сакламыйсыз. Зинһар, коткар, Вилназ. Бөтен ышаныч синдә һәм сезнең буында, — диде Чуртан үксеп.

— Ярар, дустым, тыныч бул! Кулдан килгәннең барысын да эшләрбез,

дидем дә … уянып киттем.

Әйе-е… төш кенә булса да, бик зур бурыч йөкләде бит әле бу чуртан.

Ярый, без аны гына ерып чыгарбыз: чисталыкны сакларбыз, елга буйларын чистартырбыз. Сүз бирәбез. Чуртан кушуы буенча, безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, безнең тирә- юнебез гөл-чәчәккә күмелер. Ышаныгыз!

Сөенеч яшьләре

Шаулап-гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Нияз өчен быелгысы бигрәк тә сөенечле булды: беренче тапкыр чирекне “4” һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Фәриз әйтмешли, “ударник” булды. Алайса гел я бер, я ике “өчле” белән генә калып, “чүпчарник” була иде. Ә менә бу юлы… Чыршы бәйрәмендә директор абый үзе, Ниязның кулын кысып, Мактау таныклыгы тапшырды.

Ул кайтып кергәндә, өйдә әбисе генә иде. Әтисе дә, әнисе дә эштә. Аның әтисе колхозда шофёр булып эшли. Әбисе әйтмешли, “ындыр табагы хәтле” Камаз машинасында эшләп, ел саен алдынгы урыннарда бара. Ниязның әтисен көндез өйдә күргәне дә юк диярлек, чөнки ул өйгә йокларга гына кайта. Алдынгы урында булу өчен күп эшләргә, машинаны төзек тотарга кирәк шул. Эштән арып кайтса да, икенче көнне тагын юлга чыгып китәсе булгач, машинаның ватылган урыннарын ясап, үзе әйткәнчә, майлап, җайлап куеп кайтканчы бик соң була инде.

Әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Ул да кичкә таба гына кайта. Кайтканда Ниязның сеңлесен дә бакчадан алып кайта.

Барысына берьюлы әйтәсе килсә дә, түземлеге җитмәде, Нияз шатлыгын әбисе белән генә уртаклашты. И сөенде инде әбисе, оныгын кочаклап, аркасыннан сөеп, яшьле күзләрен сөртте: “Менә рәхмәт, улым, тырышып укыгач, үзеңә дә күңелле, безгә дә рәхәт сине мактагач,” — дип, оныгының башыннан да сыйпады. Кызык инде бу әбисе: Нияз тәртип бозса да елый, җитмәсә, бүгенге көннең дә елап ямен боза. Үзенә әйткәч: “Сөенеч яшьләре ул, улым”, — ди тагын. Сөенечтән елап та буламы икәнни?!

Мактау кәгазен бөтен кеше күрә торган җиргә, әтисенең кәгазьләре янына куйдылар. Нияз кат –кат килеп карады: аныкы белән әтисенең мактау кәгазьләре шулкадәр килешеп торалар.

Әбисе пешергән ризыклар белән сыйланып, чәй эчеп алгач, Нияз чаңгыда шуып кайтырга булды.Тауда күрше Алмаз да, югары оч Фаил дә, тагы берничә сыйныфташы бар иде. Бик озак шудылар алар. Трамплин да ясадылар, Фәрит абыйлары өйрәткәнчә дә шудылар. Вакытның узганын сизмәделәр дә. Ашыйсылары килә башлагач, карасалар: караңгы да төшә башлаган икән. Башкалар тагы бер тапкыр шуарга калдылар, ә Нияз: “Өйгә кайтырга кирәк, әни белән сеңелкәш тә кайтканнардыр инде”, — дип, кайтып китте. Кинәт нәрсә булганын Нияз үзе дә аңламый калды, җир убылдымыни, аска очты.

Яр кырына кар өеме өелгән булган. Эңгер-меңгердә Нияз күреп бетермәгән, өем ишелеп, Нияз белән бергә аска очты, ул кар астында калды. Куркуыннан Нияз күзләрен чытырдатып йомды. Күзен ачканда, ул яр астында ята иде инде. Кинәт аның күңелен курку хисе биләп алды, аны хәзер беркем дә моннан табып ала алмас, ул шушында үләрмен инде дип уйлады. Үзен үзе жәлләп елап җибәрде.

Сәрия, көндәгечә, кызын җитәкләп кайтып керде. Нәзирә карчык аларны: “Безнең Нияз юк әле, чаңгы шуарга киткән иде, әле гел кайтмады. Сезгә очрамадымы?”,- дип каршы алды. Сәриянең йөрәге кинәт әллә нишләде. Күңел бер дә яхшыны уйламый бит ул. “Әни, мин Ниязны эзләргә барам, бәлки, чаңгы шуу белән онытып, караңгы төшкәнен сизмичә дә калгандыр. Без хәзер кайтабыз”,- дип, чыгып йөгерде.

Караңгыда берни күренми. Тауда да кеше юк иде. Ары чапты, бире чапты Сәрия, Нияз күренмәде. Хәлдән таеп, арып-талып өйгә кайтты. Нияз һаман кайтмаган. Нәзирә карчык кечкенә Зиләне кочаклап утыра. “Нияз кайтмады әле”,- диде карчык, еламсырап. Сәрия телефоннан иренә шалтыратты: “Нияз синең янда түгелме?” — дип сорады. Азат та кайтып җитте.Тиз генә Ниязның сыйныфташларына шалтыратып чыктылар. Таудан иртәрәк кайтып китүен белгәч, тагы да ныграк курыктылар. Участок полициясе дә килеп җитте. Авыл халкына, туганнарына да хәбәр иттеләр. Бөтен кеше Ниязны эзләде.

Азат яр буена килеп чыкты. Фонаре белән тирә –якны яктыртты. Аста кар астыннан чаңгы таягы чыгып тора иде. Тиз генә якын –тирәдәге кешеләрне чакырды. Кемнәрдер яктыртып торды, Азат белән күрше Наил абый аска төшеп киттеләр. Яр читендә бөгәрләнеп яткан Ниязны күргәч, сөенеп куйдылар. Бәхетләре булгандыр инде: Нияз исән иде. Туңуданмы, куркуданмы йоклаган кебек ята. Әтисе кочаклап алгач, Нияз күзен ачып җибәрде, әтисе дә, күрше абыйсы да Ниязны табу сөенеченнән елыйлар иде. Монысы да сөенеч яшьләре иде.

Гильфанов Вильназ Алмазович
Страна: Россия
Город: Балтаси