Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Чура батыр Казан Кремленә кайткан

Бик ерак авылдан укучы балаларны, сыйныфлары белән мәктәптә уздырылган “Тарих атналыгы”нда җиңгән өчен Казан Кремлен карарга алып киттеләр. Озын-озак юлда, тизрәк Казанга барып җитәргә теләп, түземсезләнеп беттеләр. Ниһаять, шофер абый шәһәргә якынлашулары хакында әйтте. Балалар Казан үзәгендәге тарихи Кремльне күреп шаккаттылар. Дәреслекләргә рәсеме куелган сәгатьле Спасс манарасы капкасыннан тирә-якны күзәтә-күзәтә эчкә үттеләр.

Беренче мәртәбә килгән өчен Кремльнең һәр җире алар өчен кызыклы иде. Укытучы апалары чакырып алган гидның сөйләгәннәрен бирелеп тыңладылар. Азамат исемле, сыйныфтагы иң кызыксынучан малай гына гел читтә йөрде. Аның Казан Кремленә беренче мәртәбә килүе түгел шул, әти-әнисе белән әллә ничә мәртәбә булдылар. Шуңа күрә бөтен җирне күргәне бар, кызык түгел иде аңар. Шулай, укытучы апаны да, гидны да әллә ни тыңламый ияреп йөри торгач, барысыннан да аерылып, үз юлы белән китеп барганын сизми дә калды.

Ул, Сөембикә манарасын үтте, аскарак төште, Кремльнең Яшерен (Тайник) капкасына килеп чыкты. Бу капканы юкка гына Яшерен димәгәннәр. Азамат бу хакта укыганын яхшы хәтерли. Казанны саклаучылар камалышта калгач, бу җирдән яшерен генә су ташып эчкәннәр.

Малай шуларны искә төшерә-төшерә борынгы тимер капканы тартып ачты да, тышка чыкты, гаҗәеп матур Казансуга сокланып карап торды. Бер чумарга иде, дип хыялланып алды. Аннары Казансуның аргы ягындагы ерактагы йортларны күзәтте. Казанның ул тарафында ниләр бар икән?! Шул минутта янында горур кыяфәтле бер атлы җайдакның ничек пәйда булганын күрми дә калды. Җайдакның ялтырап торган аты баскан урынында биеп тора, кешнәп ала. Кылычы Казансуны да уздыра, кояшта җем-җем ялтырый, күзне камаштыра. Азамат кинәт барлыкка килгән атлы җайдактан куркуын күрсәтмәскә тырышты, ни дисәң дә, ул сыйныфтагы куркак малайлардан саналмый бит. Алай да капкага ышыкланды. Үзе:

— Син кем? — дип, сорады.

Җайдак атыннан сикереп төште һәм калын тавыш белән җавап бирде:

— Мән Чурамын, Чурамын,

Түрә түгел, карамын,

Асылымны сорасаң —

Күкес углы Тамамән!

Малайның тагын да исе китте.

— Син, тарихи дастаннарда Казан каләсен саклаган Чура батырмы әллә?

Җайдак бу юлы да дастан сүзләре белән җавап бирде:

— Казан атлы шәһәрнең

Капкасының авызында,

Кальгасының төбендә

Таштан суккан калкан булаем!

Әмма Азамат аңар ышанып бетмәде. Казан ханлыгы чорында яшәгән батыр хәзерге заманда нишләп йөрсен! Ул арада, җайдак атыннан төште, капкага тагын да якынрак килде.

— Күрәсеңме, менә бу ат — Колынчак атым. Яраткан атым. Бәлки ишеткәнең бардыр, олан. Аңар миннән башка беркем атлана алмас.

Азаматның авылда бик күп атлар күргәне бар, әмма мондый затлысын беренче мәртәбә күрә. Малай якын килә башлаган иде, ат артка чигенде. Чыннан да тиз генә менеп атланырмын, димә икән!

— Ә менә бу – “Күк чыбык” дигән кылычым. Аны миңа хан кызы бүләк итте!

Азамат кылычны күтәрмәкче булды, авырлыгыннан егылып китә язды. Җайдак елмаеп әйтте шунда:

— Ышандыңмы инде?! Мин Чура батыр, ә син кем?

— Азамат.

— Азамат егет, капка саклыймы?!

— Юк! Авылдан экскурсиягә килдем.

Чура батыр аптырап малайга карады. Аңаламаганын сиздермәскә тырышты кебек Тирә-якка күз ташлады. Бера ара шулай, еракларга карап торгач:

— Мин киткәндә кала бөтенләй башкача иде, — диде, — Шушы яшерен капканы күрмәсәм, танымас та идем.

— Ничек башкача булмасын?! Син киткәнгә биш гасыр бит инде!

— Биш гасырмы?

— Әйе. 500 ел, бәлки аннан да күбрәктер әле. Тарихны белеп бетерәм димә… Әйдә килешик, мин сиңа яңа Кремльне күрсәтәм! Ә син миңа – үзең белгәннәрне — күргәннәрне сөйләрсең! Килештекме?

Батыр бераз уйланып торды, малайга сынап карады. Аннары:

— Килештек! – дип, кулын сузды. Атын капка төбендә, Кремль дивары янында яшел үлән чемчеп йөрергә калдырды. Үзе Азамат артыннан иярде.

Алар Казан Кремле таш диварлары буйлап акрын гына йөрделәр. Батыр һәр ташны диярлек сайпап- капшап карады. Кайбер урыннарда башын селкеп уфтанды, кайбер урыннарда үзенә таныш ташны күреп сөенде. Узәккәрәк якынлашканда телгә килде:

— Ә бу төшләрне, Хан ишегалды диләр иде. Ак таш белән уратып алынган җир иде ул. Анда ханга якын кешеләргә генә йөрергә рөхсәт иде. Хан минем атамны чакырып, кунак иткән, мәҗлес корган! – дип, горурланып өстәде. Аннары тирә ягына тагын бер күз салгач Кол Шәрифкә сокланды һәм бераз аптырап: — Мин бу мәчетне танымадым. Үзе бигрәк матур төзелгән! – диде.

— “Кол Шәриф” мәчете 1997 елда төзелде. Бөтен халык аны салуга өлеш кертте, — диде, малай. Аннары горурланып өстәде:- Минем әтием дә бер хезмәт хакын салды! Кол Шәрифтә саклана торган дәфтәрдә аның да исеме язылган!

— Безнең заманда кальга эчендә хан сарае, мәчет, кунак йортлары, казна, корал сарайлары бар иде. Колшәриф мәчете-мәдрәсәсе борынгы заманда да иң матуры һәм зурысы иде!

Бераздан алар юлларын дәвам итеп, Кремль диварыннан Казансу елгасын, Пирамида, цирк биналарын өстән күзәттеләр. Шунда Чура батыр бөтенләй гаҗәпкә калды, аннары шуларны аңлатты:

— Безнең заманнарда Казан кальгасы читләре юан имән бүрәнәләрдән төзелгән диварлар белән әйләндереп алынган иде. Аларның киңлеге алты адымнан да ким түгел иде. Ком, вак таш тутырып эшләнгән агач ныгытмалар хәзер калмаган икән. Алар шәһәрне сакларга бик ярдәм итәләр иде.

Азамат ул сөйләгәннәрне күз алдына китерергә тырышып, тыңлап торды.

— Ныгытманың тирә-ягында һөнәрчеләр, осталар, сәүдәгәрләр, Казан байлары яшәгән шәһәр бистәләре гөрләп торды! Әнә теге урында, — батыр хәзерге Ярминкә мәйданына төртеп күрсәтте, — Ташаяк ярминкәсенә сәүдәгәрләр дөнья читеннән дә килерләр иде! Ә менә, теге тарафта, еракта, Болак артында гаҗәеп гүзәл Хан болыннарына ял итәргә йөреш иде! Ә хәзер монда шәһәр үскән! Нинди генә корылмалар юк!

Азамат шунда Чура батырга әйтте:

— Безнең Кремль бик борынгы. Ул хәтта синең заманнан да элегрәк төзелгән. Галимнәр аның 1000 ел элек корылганын расладылар. Шуннан ул бөтен дөньяга танылды. Бөтендөнья күләмендә рухи һәм матди мирасларны саклаучы ЮНЕСКО оешмасы исемлегенә кертелде. Безнең Кремль бөтен дөнья өчен кыйммәтле.

— Ә ул оешмада тагын нинди корылма бар? Бәлки мин дә беләмдер аны, — дип, кызыксынды батыр.

Малай иң беренче итеп, Болгар хакында сөйләде. Алар шулай сөйләшә- сөйләшә кире Яшерен капкага килеп җиттеләр. Шунда Чура батыр малайга карап болай диде:

— Дастаннардан кайттым,

Биш гасырны узып.

Казан кальгасын карадым,

Дөнья тора икән саклап.

Безнең дастаннарны да

Булсын шулай яклап!

Азамат малайлар укысын,

Гыйбрәт алып!

Әлеге сүзләрдән соң Азамат Казансуга карап алган мәлдә, Чура батыр кинәт юк булды. Малай тиз генә Яшерен капкага йөгерде, тизрәк Казансу тарафына чыкты, аты да юк! Тирә-ягыннан эзләде. Батырны таба алмады. Дивар янындагы сәүдә рәтләрен карап йөргән дусларын күреп алды. Ә анда, Казан ханлыгы чорына кагылышлы әллә ниләр бар иде. Шулар арасында ул Чура батыр кебек батырлар кигән каһарман киемнәрен, кояшта ялтырап торган кылычларны күреп алды. Азамат, юлда кайтканда иптәшләренә Чура батыр турында сөйләргә хыялланып, экспонатларның барысын җентекләп карады…

Гараева Рамиля Рамилевна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 27.06.2006
Место учебы: ГАОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Актанышский муниципальный район
Город: Актаныш