Чишмә ага, чылтырый
Гүя ул шулай җырлый.
Кемгә нәрсә сөйли ул?
Ниләр генә көйли ул?
Күпне күргән, күпне белгән,
Тагы да күп кичергән,
Сөенечен, көенечен
Хәтеренә сеңдергән.
Сөенечме сөйли ул?
Көенечме көйли ул?
Без белергә тиешлене
Белми калма диме ул?