Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Чип

Чип

I

Тәрәзә пәрдәсе аша кергән иртәнге кояш нурларына иркәләнеп, телефондагы соңгы хәбәрләрне күзәтеп чыгарга да өлгермәдем, бүлмә ишегенә әни шакыды.

— Кызым, кибеткә чыгып кер, диясе идем. Әстәгафирулла, тагын нишләп ятасын инде, ә? Күзеңне ачарга өлгермисең, кулыңда телефон!

— Әни, аңламыйсың син, мин бит — булачак блогер. Контент әзерлим.

— Кем, нәрсә әзерлисең?!

— Блогер, әни, блогер. Каналымда язылучыларым күбрәк булсын дип, кызыклы видеолар төшерәм. Шәхси тормышым белән таныштырып барам.

— Юләр сатып ятма инде, Айзилә, 18 яшеңә җитеп акыл кермәгән икән әле үзеңә. Синең видеоларыңны кем карап утырсын икән? Укуың турында уйласаң иде, и, Аллам.

— Ну, әни-и-и, син аңламыйсың.

— Кибеткә чыгып кер, дим мин сиңа, чирәмнең төсен исеңә төшерерсең, блогер!

Тиз-тиз капкалап алдым да, телефонымны тотып, ишектән йөгереп чыгып киттем. …Бзз-бзззз. Ой, кемдер язды.

«Сәлам, матур кыз, танышуга каршы түгелме?»

Хмм, сәер, кем инде бу? Кибеттән кайтышлый Нәзилә очрады. Ничек кенә аның күзенә күренмичә китим икән.

— Сәла-ам, Айзилә, ничек хәлләрең, кая киттең болай?

— Ой, Нәзилә, мин сине күрмичә торам, кхм. Менә кибеткә бара идем, ә син һаман шул китапларыңны тотып йөрисең икән.

— Әйе, менә китапханәдән кайтып барам, син дә шул видеоларың беләнме?

Аның ни эше бар микән минем видеоларымда, дип уйларга өлгермәдем, ярый әле әни шалтыратты:

— Кызым, син югалдыңмы соң?

— Хәзер кайтам, кайтам…

— Нәзилә белән тизрәк саубуллаштым да, әнине көттерергә теләмичә, тизрәк өйгә йөгердем.

Нәзилә артымнан нәрсәдер кычкырып калды. Озак китәргә дә өлгермәдем, башым әйләнә башлады, куркып киттем, өйдә генә каласы калган ла. Күз алларым караңгыланды, нәрсә соң инде бу, аякларым тыңламый башлады, һәм мин егылдым.

II

Белмим, күпме вакыт ятканмындыр, колагыма ерактан бер тавыш ишетелде.

— Әй, кызый, кызый, син исәнме?

— Кем бу, кем сез, кайда мин, нигә мин жирдә ятам?!

— Тынычлан, мин — Фәрит, каян белим, нишләп ятасыңдыр.

Уф, башымны эшләтә алмыйм. Телефонга күз төшереп алдым. Әни егерме тапкыр шалтыраткан.

— Бәлки сине озатып кайтыргадыр.

— Менә монысын дөрес әйттең, киттек.

Ишегалдына кайтып житкәч, егет телефон номерымны сорады, мин тиз генә әйттем дә, өйгә кереп киттем.

Әни миңа кирәкне бирәчәк. Ишекне ачуга, әнигә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, үзем белән булган хәлне сөйләдем.

— Үләм, жаным, тигез юлда егылып ята, кеше көлкесе. Шул телефон бәласе инде. Саф һава да сиңа ярамагач… Бар, салкын су белән юынып ал булмаса.

Кич белән ашарга утыргач, тагын берәү яза башлады: «Сәлам, таныдыңмы мине?»

Уйга калып утырып торганда, әни тагын тапты сүзен:

— Нәрсә авызыңны ачып утырасың, ничек сулыйсын да оныттың мәллә?

Күземне 360 градуска әйләндереп куйдым. Кем икән соң бу? Ә-ә, бу — теге малайдыр, исеме ничек иде соң әле? Ф…ф, Фәнил. Юк, Фәнил түгел. Әйдә, Айзилә, уйла, уйла. ФӘРИТ, точно.

Әйе, мин сине таныдым, дип язып җибәрдем. Бетте, башка миңа бер кеше дә язмады. Тыныч күнел белән йокыга киттем. Иртә белән Фәриттән СМС көттем, тик беркем дә язмады. Ну ярар, бик кирәк идең инде.

Бззз-бззз. «Ау-у, нигә дәшмисең?» Фәрит дип уйлаган идем, тик бу кичә иртә белән язган билгесез кеше номеры булып чыкты. Кем икән ул, нәрсә кирәк соң сиңа, җан кисәгем?

«Нәрсә ишетергә телисең миннән?» дип язып жибәрдем. Бер минут та үтмәде, жавап килде, минем белән танышырга тели, имеш. Ярар, аз булса да кәеф күтәрелер, дип ризалаштым.

«Танышып кара…» Шулай сөйләшеп киттек. Төне буе языштык. Рәсим исемле егет, КФУда 3 нче курста укый. Мине әллә кайчан күзәтеп бара икән, язарга гына оялган. Чын дус буласы егет башыма бәла булыр дип уйламадым да ул чакта.

III

Иртән сәгать җиде тулар-тулмас СМС килде. Рәсимнән иде: «Сәлам, ничек хәлләрең?

Ай-яй итәгатьле икән, хәлләремне дә белешә. «Ничек булсын инде минем хәлләрем, иртәнге җидедә, әйбәт», дип язып жибәрдем. Институтка җыена башладым. Колагымда колакчын, Хания Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле” җырын тыңлап тукталышка атладым. Их, әллә укырга барганчы, Әлдермешкә генә китәсе инде. Дүрт парны көчкә укып чыктым. Көз көне караңгы да тиз төшә. Апын-төпен атлап тукталышка килеп җиттем, автобуска утырдым. Күземне 5 минутка гына йомыйм дигән идем, йоклап киткәнмен. Кондукторның кычкырган тавышына сикәнеп уяндым. Чак туктылышымны узып китмәгәнмен. Автобустан чыккач, артымнан кемнеңдер күзәтеп баруын сиздем. Башта бик исем китмәде, тик кеше аз йөри торган караңгы тыкырыкка борылгач йөрәгем ешрак тибә башлады. Белгән догаларымны укый-укый ничек кайтып житкәнемне дә сизмәдем. Аллаһка шөкер дип, өемә кереп бикләндем. Ни хикмәт, әни дә бүген төртмәле сүзләре белән шаяртмады. Артык сөйләшмәде. Өй эшләрен әзерләп бетергәч, социаль челтәргә постлар куя башладым. Гаҗәпләнеп куйдым, беләсезме кем язды? Рәсим. Көне буе бер сүз язмаган Рәсим. Анламыйм мин бу малайларны. Фәрите дә юкка чыкты, монысы да. Менә мин дә ялындырыйм әле дип, каршы җавап язмадым.

Икенче көнне йокыдан торып карасам, Рәсимнән 16 хәбәр: «Син кайда?», «Ник югалдың?»… «Ау» — бигрәк сабырсыз икән үзе. “Йоклаган идем” дип жавап бирдем. «Мин бит сине югалттым, кичә миңа жавап та бирмәдең», ди бу. Үзе сәгатьләр буе югалып йөри, мин бер тапкыр җавап язмаганга дулый. Телефонда тагын хәбәре күренде. «Айзилә, минем синең белән якынрак танышасым килә бәлки, урамга чыгып керербез?» Хмм, ошамый бу малай миңа, моны вакытында дуслардан алып атарга, ЧСка (“кара исемлек”) кертергә кирәк. Ике дә уйлап тормыйча җавап яздым: «Гафу ит, Рәсим, чыга алмыйм, минем чәчем кара, синеке ак, без туры килмибез, саубул». СМСлар тынды. Уф, котылдым.

IV

Бүген әни әтинең командировкадан кайтачагын әйтте. Шундый шатландым, әтине айга ике тапкыр гына күрәм. Ул еракка китеп эшли. Ә бу юлы ул озын ялга кайта. Әни белән өйләрне җыештырдык, тәмле ризыклар әзерләдек. Кинәт ишектә кыңгырау чыңлады. Әтиии!

Аның бер кулында чәчәк бәйләме, икенчесендә зур гына ак аю иде. Әтинең муенына сарылдым. Ашап-эчеп, хәлләр сорашып алгач, гаиләбез белән һава суларга чыгып киттек. Бу юлы да күңелем никтер тыныч түгел иде, әйтерсең лә кабат артымнан кемдер бара. Икенче көнне институтка да әти илтеп куйды. Мин дизайн факультетында укыйм, көзге матур көннәрдә кайбер дәресләр ачык һавада уза. Бу юлы бер бинаның сурәтен карап ясарга куштылар. Карандаш белән бина эскизын сызып кына бетердем дигәндә, артымнан берәү килеп төртте. 8-9 яшьләр тирәсендәге матур гына бер малай басып тора иде.

— Кхм, сәлам. Син бик матур рәсемнәр ясыйсың, минем исемем — Инсаф, карап торсам, ярыймы?

Әлбәттә, кара, дидем. Минем рәсемнәрем белән кызыксынганына шат идем. Төрле сораулар биреп, ул миннән рәсем ясау серләрен сорашты. Ул да түгел аны чакырдылар: “Инсаф! Инсаф, ау-у, син кайда!”

Малайны абыйсы эзли иде. Ул, эчендәге сулышын чак тыеп, безнең янга килеп җитте, энекәшен югалттым дип курыккан ахры, борчылганы йөзенә чыккан. Абыйсы да чибәр. Үзен Рифат дип таныштырды да, тиз генә энесен алып, янымнан китеп тә барды.

Чибәр булса, сөйләшә белми, тәмле теллесе төс-биткә матур түгел. Рифат никтер күңелемнән һич чыкмады. Аны социаль челтәрдән дә эзләп карадым. Таба алмадым.

Берничә ай укысам да, институтта дусларым юк иде әле минем. Бүген бер танылган дизайнер белән очрашу чарасы дигәннәр иде, тыңлап, күреп чыгарга булдым. Ни күрим, аудиториядә Рифат утыра.

Исәнләшергә дип килгән идем, тик ул мине күрмәмешкә, танымаганга сабышты.Без синең белән таныш бит дип очрашкан көнне тасвирласам да, ул коры гына хәтерләмим, дип җавап бирде. Сәер. Кулындагы татуировкага күзем төште. Ул моны сизеп, свитер җиңен тартып куйды, сурәтне тизрәк томаларга тырышты. Дизайнер белән очрашу бик күңелле, файдалы узды. Урамга чыксам, кояш сүрелгән, кич җиткән. Моның булуы мөмкин түгел дип аптырашта калдым. Югыйсә, очрашу бер-ике сәгать кенә дәвам итте бит. Телефонны алып сәгатьне карадым. Көндезге ике. Ә нигә караңгы соң? Берни аңлый алмый, өйгә атладым. Тагын артымнан кемдер атлагандай булды. Бу юлы түзмәдем, борылым карадым. Ике кулын кесәсенә тыккан, башын аска игән бер ир-ат артымнан бара. Үзем дә сизмәстән: “Сез кем?”, — дип сорадым. Дәшми.

— Әйтегез, алайса кычкырам, — диюем булды, — а-а, — ул минем авызымны каплады.

— Тынычлан! Акырма! Яп авызыңны.

Игътибар белән карасам, ни күрим, бу — Рифат иде.

— Син миңа кирәк. Син бит минем шикелле үк. Нигә караңгы шулай тиз төшкәнен аңламадың, әйе бит дип, тиз-тиз сөйли башлады ул. — Кешеләр барысы да телефонда, ноутбукларда утыра. Экраннарга текәлеп утырып, алар ничә сәгать үткәнен дә тоймыйлар. Алар өчен әллә иртә, әллә кич. Көннәре, төннәре шулай сизелми уза.

— Нигә сөйлисең син миңа моны?

— Без кешеләрне коткарырга тиешбез. Кешеләрнең кулларында татуировка сыман сурәт күргәнең бармы? Бу – чип.

— Хмм… Күргәнем бар шикелле. Тик әллә куркуымнан кайда күргәнемне исемә төшерә алмадым.

Җиргә яңа вирус килә. Кешеләрне шул чиплар ярәмендә телефонга бәйле итәләр. Ахыр чиктә алар бөтенесе дә роботка әйләнәчәк, аңлыйсынмы?

Мин түзә алмый көлә башладым. Ой, робот, ах-ха-хах. Тагын нәрсә? Су анасы, Эльфка әйләнмиләрме?

— Айзилә! Тыңла, бу — бик җитди әйбер. Киттек, күрсәтәм, дип үзе артыннан ияртте Рифат.

Ул мине ниндидер бер бинага алып керде. Анда кан исе иде. Зәһәр искә түзә алмый, борынымны томаладым.

Бер бүлмәдә пыяла савытлар эчендә кешегә охшаган егермеләп сын ята иде. Миңа тагын да куркынычрак була башлады.

— Бу — роботка әйләнеп җитмәгән кешеләр. Бер-ике атнадан алар бөтенләй таш курчакка әвереләчәк. Күрәсеңме, кулларында чип, дип ишарәләде Рифат.

— Тукта, тукта, ә син боларны каян беләсең? Башымдагы буталган уйларымны тәртипкә салырга тырыштым.

— Мин аларны берничә ай өйрәнәм инде. Вируска каршы катнашма да уйлап таптым. Аны чипларга тидерсәң, кеше терелә. Тик катнашма тиешенчә эшләсен өчен, бер нәрсә җитеп бетми – чын зәңгәр роза таҗы. Аны табарга миңа син ярдәм итәргә тиеш, Айзилә.

— Ярар, миңа нишләргә кирәк?

— Өч көн эчендә шул сирәк чәчәкне табарга тырыш. Вакыт аз, кешенең уйлау сәләте югалып, телефон колларына әйләнмәсеннәр өчен, ашыгырга кирәк, Айзилә. Моның өчен сиңа да чип ясарга туры киләчәк. Курыкма, ул чын түгел, ялган. Вирус ясаучылар сине үз кешесе дип танысыннар, сиңа зыян салмасыннар өчен ясыйк ул чипны, — диде Рифат, Айзиләнең беләгенә мөһер бастырды.

V

Өйгә кайткач та үземне кая куярга белмәдем. Йоклый да алмадым. Чәчәкне кайдан табарга соң? Социаль челтәрдә сораштырып карадым. Кайсы ак розаны зәңгәргә буярга кушкан, кайсы бездә зәңгәр сабын розалары бар дип язган. Ничек тә Рифатны табарга кирәк. Телефон номерын да алмадым, ичмаса. Шулчак бүлмәгә әти керде. Дәү әни янына барып кайтырга чакырды.

Дәү әниләрнең күршеләрендә җиргә иңеп барган бер ташландык йорт бар. Без балачакта гел аның бакчасына алма ашарга керә идек. Бу юлы да шунда сугылып чыгарга булдым. Уйланып утырганда, каршыма чәчләренә чал кергән, бөкресе чыккан, таякка таянган бер әби килеп чыкты. Иреннәре зәңгәрләнгән, күзе белән бер төстә, диярсең. Ап-ак тәне аша, кан тамырлары беленә.

— Айзилә, миндә син эзләгән әйбер бар, — диде ул.

Кайдан белә ул минем исемне? Үзе кем? Уйларымны укыгандай, әби дәвам итте.

— Мин Гөлфия апаң булам, миңа булышсаң, сиңа да ярдәм итәрмен. Зиратка барышым. Бер каберне җыештырырга булыш әле миңа. Үзем генә булдыра алмам, — диде әби.

Зиратта тынлык иде. Гөлфия әби төртеп күрсәткән каберне чистарта башладым. Күптән кеше кулы тимәгән икәне сизелеп тора. Кабергә чүп үләннәре үскән, ташы да ауган, өстенә туфрак коелган. Корыган ботакларны җыеп кырыйга чыгарып куйгач, кызыксынып, таштагы язуны укырга булдым. Шул чак өстемә салкын су сиптеләрмени? Ташта Җәләлиева Гөлфия Камал кызы дип язылган иде. Башым әйләнеп китте. Бу Гөлфия әбинең кабере түгелме соң? Күпме эзләсәм дә, минем белән килгән Гөлфия әбине таба алмадым. Аңладым, ул инде күптән үлгән хатын икән. Бер туганы да юк, каберен караучы да булмаган. Шул чак кабер өстендә үсеп утырган чәчәккә күзем төште. Әле генә юк иде югыйсә. Бу — зәңгәр таҗлы роза иде.

Чәчәкне яшереп, машинага кереп утырдым. Юлы буе саташтым ахыры. Колагыма әниемнең, әтиемнең: “Кызым, уян», дигән сүзләре ишетелде.

Бу чәчәкне тизрәк Рифатка бирергә кирәк иде. Эзләп йөрисе булмады, иртән СМС килде. «Бүген сәгать алтыда институт артында». Тиешле урынга вакытында килеп җитсәм дә, берәү дә юк иде. Инде китәм дигәндә генә кулымнан берәү тотып алды. Рифат.

— Таптыңмы? — диде ул коры гына.

— Таптым.

— Сине бәяләп бетермәгәнмен, тиз таптың, әйдә, коткар дөньяны, — диде ул мыскылы гына караш белән елмаеп.

Теге кан исе килгән бүлмәгә кердек. Рифат чәчәкне катнашмага кушкан арада, мин ялгышып бер бүлмәгә эләктем. Монда тимер исе килә иде. Ул бүлмәдә тагын берничә ишек. Һәрберсен ачып чыктым. Берсе генә ачылды. Ә анда… меңләгән робот иде. Шул чак кына акылыма барып җитте, монда бит кеше роботка әйләнми, аннан робот ясыйлар. Мине эзләп килгән Рифатның ачулы карашын күргәч барысын да аңладым. Моны ул эшли, ул кешеләрне көчләп роботка әйләндерә. Бир миңа кире чәчәкне, дип таләп иттем.

Тик ул үзе робот сыман иде. Күзләрендә нур юк. Шаркылдап көлде генә. Юк инде минем матур Айзиләм. Бүләкне кире бирергә ярамый. Әйе, мин — начар кеше, сине ялганладым. Тик син үзең мина булыштың. Син мине танырсың дип уйлаган идем. Танымадың. Бу бит – мин, Фәрит. Ә тагын Рәсим. Шулай төрле кыйяфәткә керә алам. Тик күзләрем үзгәрми. Әмма син, телефондагы дөньяга алданып, күзләремнән кемлегемне укый алмадың. Шунысын да әйтим, мин кеше түгел.

Ул да түгел, Рифатка өстәмә куллар үсеп чыкты, аяклары дүрткә әйләнде. Куркуымнан калтырый башладым.

— Беләсенме бу чәчәкне нишләтәм мин? Хәер, белмисең, син бит — чираттагы телефонга бәйле колым. Аңың томаланган. Мин — синең хужаң. Хәзер мин әйткәннәрнең барысын да үтәргә тиеш буласың. Минем кулымда төнәтмә. Аның белән мин кешеләрнең чипларына тидереп, вирус кертәм. Тик менә зәңгәр чәчәгем беткән иде. Тиз табып килүең яхшы булды әле. Синең кулыңдагы чип та ясалма түгел. Әйдә, кешеләрне бергәләп телефонга бәйле итәбез, вирусны тизрәк таратыйк, — диде Рифат. — Танышың Нәзилә дә минем кулымда. Син бит аны гел китаплар укыганга яратмыйсың, әйдә бергә аны роботка әйләндерәбез, — диде дә, күрше бүлмәгә чыгып китте.

Шул арада Нәзилә үзе Айзилә янына йөгереп чыкты. Аның кулында энә иде.

— Айзилә, менә бу энә ярдәмендә бармагыңнан кан чыгар. Чипка тидерәсе төнәтмәгә, кеше каны салынырга тиеш. Шул вакыт төнәтмә үз көчен югалта. Кеше каны гына роботны кире кешегә әйләндерә ала. Теле дә, милләте дә кешенең канында саклана. Шул чакта гына без кешелекне саклап кала алабыз, мин боларны китаплардан укып белдем, — диде Назилә һәм Рифат күрмәсен, дип китеп югалды.

Күзләремне чытырдатып йомдым да, имән бармагыма шул энәне кададым. Кып-кызыл берничә тамчы кан бәреп тә чыкты.

Рифат, сиңа ярдәм итәргә булдым, әйдә төнәтмәне бергә әзерлибез, дигән булып, булышырга талпындым. Рифат, шикләнсә дә, ашыгуы аркасында миңа рөхсәт бирде. Берничә тамчы канымны төнәтмәгә кушканымны сизми дә калды. Шунна соң без бу төнәтмәне роботларның чипларына тидереп чыктык. Ахыр чиктә минем аякларым тотмый башлады, егылдым. Шуннан берни хәтерләмим.

VI

Пиип…пиип….пиип….

Күземне ачсам, бөтен жир ап-ак, өстемдә ак күлмәк, чәчләрем жилдә тузгыган сыман мендәргә таралганнар. Аркамда канатлар үскән кебек. Менә-менә очып китәрмен сыман. Чәчемнән кемдер сыйпый.

— Кызым, уян…

Янымда әни утыра иде. Ишек янында Нәзилә басып тора. Кайда мин? Күземне ачканымны күреп, барысы да яныма йөгереп килделәр. Әни, әти. И, Аллаһым, рәхмәт сиңа, ишеттең мине. Кызым, бәгырем, дип мине үбәргә тотындылар.

— Әни, нишлим мин монда? -дип гаҗәпләндем. Тизрәк беләгемдәге сурәтне эзләдем.

— Нәзилә, син исән, булышканың өчен рәхмәт сиңа. Без аны жиңдекме? — дип соравыма Нәзилә сәерсенеп кенә карап куйды.

— Кызым, син хәтерләмисеңдер. Сине машина бәреп киткән, Назилә күреп ашыгыч ярдәм чакырткан. Сиңа операция булды. Шөкер, аңыңа килдең, — диде әнисе.

Мин бөтенләй аптырашта калдым. Минем белән булган бу хәлләр, роботлар, Рифат, зәңгәр чәчәк – барысы да төш кенә идеме әллә?

Ике атнадан мине хастаханәдән чыгардылар. Укуымны дәвам иттем. Институтта бәйге игълан иткәннәр иде. Һәр укучы шәхси проектын әзерләп килергә тиеш. Баштарак блогерлык темасы белән бәйләп эш башкарырга уйлаган идем дә, туктап калдым. Төштәме, өндәме икәнен төгәл аермасам да, бу вакыйгалардан соң миндә блогер булу теләге сүрелгән иде. Проектымны телефонга бәйлелектән коткара торган алымнарга багышладым. Яшьтәшләремне спорт белән шөгыльләнергә, башка шөгыльләр табарга өндәдем. Кыскасы, миңа беренче урын бирделәр. Хәтта институтта дуслар белән аралашу почмагы ясарга, аның дизайнын уйларга мөмкинлек туды. Биредә телефоннарсыз, тере сөйләшү генә булачак. Миңа карап, күп булмаса да, кайбер студентлар телефонның бу тормышта иң мөһим нәрсә түгел икәненә төшенделәр. Социаль челтәрдә кемнең нәрсә ашаганын, кайларга барганын, кыскасы, кеше тормышын карап утырганчы, дуслар белән табигатьтә күрешергә гадәтләндек.

Йомшак чирәмгә утырып, саф һава сулауга, хуш исле чәчәк исләренә ләззәтләнеп утыруга, кошлар сайравын тыңлауга ни җитә. Гомер бит ул шундый кыска, һәркем үз юлын үзе сайлый, якыннарны, туганнарны телефон экраныннан күргәнче, алар белән СМСлар аша аралашканчы, бер күрешү кадерле. Робот булып түгел, кеше булып яшәсәк иде.

Ә беркөнне, табигать кочагына җыелып утырганда, яныбызга бер егет килде.

— Сәлам, яшьләр. Сезнең төркемгә кушылсам буламы? Исемем – Рифат, — диде ул. Ә кулында зәңгәр таҗлы роза иде…

Язилә Мозаффарова, 2023 ел.

Музаффарова Язиля Рамилевна
Страна: Россия
Город: Казань