Җәй көне укымагач рәхәт инде ул, күп итеп уйныйсың, теләгәнчә йоклыйсың. Кайвакыт эш тә кушалар, анысын да эшлисең.
Минем быелгы каникулым сәяхәтләргә бай булды. Яңа шәһәрләр белән таныштым. Беренче тапкыр Яшел Үзән, Санкт Петербург, Выборг шәһәрләрендә булдым. Әни, «Петербургка поездга билет алдым», дигәч куркып та калган идем. Кинодан күрсәттеләр бит, ул йоклаганда бер апаның чемодан-сумкаларын алып чыгып киттеләр. Шуңа юлда яхшылап йоклый да алмадым. Болай күңелле икән поездда, минем кебек малайлар күп иде. Ике көн буе бара-бара дуслашып та беттек.
Миңа Выборг та, Санкт Петербург та бик ошады. Аларда бик матур, борынгы йортлар, кызыклы һәйкәлләр күп. Выборг ул безнең илнең чик шәһәре. Россиядә Европаны хәтерләткән бердәнбер шәһәр икән. Урта гасыр кирмәне дә шушында гына сакланып калган. Шведлар төзегән бу крепостьта мин дә булдым. Рыцарьлар киемнәрен киеп карадым. Аларның авырлыгы! Ничек күтәреп йөрделәр икән. Көбә күлмәкне күрдем, “Аны борынгы заманда минем карт бабайлар үзләре ясаган, бу шуларның берсе түгелме икән әле?” дип, фотога да төшереп алды әни. И, әни-әни, ул күлмәк Кибәчедән кая монда кадәр килеп җитсен инде?!
Шәһәрдә 16 нчы, 19 нчы гасырга караган йортлар бик күп. Россиядә сакланып калган иң борынгы йорт та монда икән. Тышы гына иске күренә, түбәсендә спутник, антенна да бар анысы. Йортлары безнең Казандагы йортлар кебек түгел, төрлечә бизәкләп эшләнгән, монда төрле җәнлекләр сурәтләрен, шпиль, хачларны да, W тамгасын да күрергә була. Шәһәрне саклаучы фәрештә дә бар. Ә бит боларны сугыш вакытында шартлатырга да теләгәннәр. 1941 елда советлар шәһәрне ташлап киткәндә, финнарга калмасын дип, миналар куйганнар. Алар радиосигнал буенча ике ай дәвамында шартларга тиеш булган. Совет сугышларын әсир төшереп, финнар бу хакта белгән. Шәһәр буйлап ике ай буе радиостанция йөргән. Тиз җырлана торган җырлар сигналларны тоткарларга булышкан. Алар арасында атаклы фин полькасы да булган. Моңа әни бигрәк тә шаккатты инде: “Менә бит җырның көче нинди зур, ул хәтта миналарны туктата алган!”, — диде.
Безнең Выборгка баруыбыз юкка гына түгел. Монда 1940 елда җәй көне минем карт бабаем Хөснулла белән әбием Мәшүдә, икенче карт бабаемның абыйсы Гыйлаҗетдин хатыны Сәгыйдә белән чакыру буенча колхозлар төзергә дип күченеп килгән. Без алар узган ташлы, урманлы юллардан уздык. Тик менә аларга Гыйлаҗетдин бабайга Ленинградта калып, камалыштагы шәһәрне сакларга,(15 финны юкка чыгарган өчен аңа “Батырлык өчен” медале дә биргәннәр), ә әбиләргә бомбалар яңгыры астында, ач килеш, икешәр-өчешәр бала ияртеп авылга пароход белән өч ай кайтырга туры килгән.”Юл буе үлгән кешеләр иде, яралылар төялгән арба артыннан, кан эченнән бардык. Бомба ташлаган самолетлардан качып көндез урманнарда ята, төнлә кайта идек”, — дип сөйли торган булган Сәгыйдә әби. Выборгта минем дустым Ирекнең карт бабасы Галиәскар да яшәгән, ул Петергофны фашистлардан саклауда катнашкан. Ә Петергофны беләсез инде, анда шәһәргә нигез салган Петр патша заманыннан калган тарихи мирас саклана, кызыклы матур сарайлар, фонтаннар күп. Безгә матурлыкларга гына сокланырга язсын, бабайларыбыз күргән афәтләрне күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын!
Әмир Шәрәфиев, Казан шәһәренең 171 нче мәктәп укучысы. 11 яшь.