Биек тауның башларына
Бардым чана шуарга.
Ләкин иптәш таба алмадым
Бергә-бергә уйнарга.
Өлгердем мин туңарга.
Кайтырга дип торганда
Килеп чыкты Рамилә
Ничәү булдык- кем белә?
(Икау).
Хәзер икәү шуабыз,
Туңмыйбыз да шуңа без.
Менә килде Хәдичә,
Ә хәзер булдык ничә?
(Өчәү).
Өчәүләшеп уйныйбыз,
Чана шуып туймыйбыз.
Шулвакыт килде Нәзир,
Ничәү инде без хәзер?
(Дүртәу).
Дүртәү бергә төшәбез,
Янабыз да пешәбез.
Аннан соң Хәмит килде.
Балалар ничә инде?
(Бишәү).
Шулай чана шуганда
Өйрәндек без санарга.
Бакчада санап күрсәттек
Тәрбияче апага!
32 градус.
Бүген укырга бармыйбыз,
Өйдә генә торабыз.
Ченки урамда бик салкын:
32 градус.
Радио һава торышын
Иртүк сөйләде инде.
-Нәни балалар укырга
Барып йөрмәсен,-диде.
Өйдә безгә шундый рәхәт:
Бернәрсәне тыймыйлар,
Дәресне дә сорамыйлар,
«2» ле дә куймыйлар.
Градусник гел шушы санны
Күрсәтеп торса иде.
Кышы буе 32
Градус булса иде…
Кечкенә дусларга.
Бу сыйныф бик тату, бик тырыш, бик әйбәт. Һәрберсе бик көләч, бик шаян, бик зирәк! Алия елмая, Гөлинә шуклана,
Риана шәп җырлый, усалрак булса да.
Бу Алмаз нык тыныч, ә Рияз тиктормас, Һәрберсе үзеннән күп шатлык тарата.
Тиктормас булгачтын, кисәтү кем алмас? Китаплар укырга һәрберсе ярата,
Сез бергә булганда, бик рәхәт уйнарга, Әкият тыңларга, җыр җырлап карарга.
Бу класс- шәп класс, дусларым күп анда. Бәләкәй дусларны җиңүләр көтә алда.