Туган көнемә әбием
Чәчәкле күлмәк бирде.
“Эссе җәйдә матур булып,
Салмый киеп йөр”- диде.
“Чәчәгенә күбәләк тә
Килеп кунар, күрерсең.
Ә син: “Чәчәк түгел бу!”- дип
Рәхәтләнеп көлерсең.”
“Рәхмәт!”- диеп әбиемне
Алдым мин шулчак кочып.
Тик нишләрмен, күлмәгемә
Бал корты килсә очып?