Ерак-ерак илләрдә яшәгән,ди,бер халык.Бай,уңган,тырыш булганнар алар.Биек йортларда яшәгәннәр,һәр гаиләдә ноутбук,интернет булган.Һәркемнең кәрәзле телефоны булган.Ә күрше илләрдә һаман да чыбыклы телефоннардан сөйләшкәннәр,ноутбукларның барлыгын да белмәгәннәр.
Бу уңган халыкның патшасы булган.Патшаның байлыгы исәпсез куп,акыллы вәзирләре,уңган хезмәтчеләре булган.Патшаның иң соңгы модалы,асылташлар белән бизәлгән кәрәзле телефоны булган.Ул аны бер минутка да кулыннан төшермәгән.Йокларга ятканда телефонын сейфка куйган.Сейфның пин кодын беркемгә дә күрсәтмәгән,беркайда да язмаган.һәр иртән пин кодны җыеп,кадерле телефонын сейфтан алган һәм эшкә керешкән.Телефонында бик кирәкле мәгълуматлар сакланган.
Гөнаһ шомлыгына каршы,беркөнне иртән сейф янына килгәч,бик озак уйласа да ,патша пин кодны исенә төшерә алмаган,телефонын да кулына ала алмаган.Ул көнне күпме очрашу булмыйча,килешүләр төзелмичә калган.
Хафага төшкән патша халыкка мөрәҗәгать иткән:Кем ватмыйча гына сейфны ача ала, шуңа кыйммәтле бүләк бирәм,дигән.Уйларга бер төн бирәм,дигән.
Һәркемнең патшага ярдәм итеп,кыйммәтле бүләкне аласы килгән.Шәһәрдә яшәүче чит илдә укып белем алган өч бертуган егет тә төне буе төрле ысуллар уйлаганнар.
Иртән торгач,кайсы чүкеч,кайсы кискеч тотып патша сараена килгән.Өч бертуган егет ноутбукларын тотып килгәннәр.
Чүкеч,кискеч,борау ише эш кораллары белән килүчеләрне сакчылар капкадан да кертмиләр.Өч бертуган сарайга керәләр.Ноутбуктан ачкычны программалаштыралар,патшага икенче пин код җыярга кушалар.Патша икенче пин кодны җыя һәм сейф ачылып та китә.
Кадерле телефонын кулына алгач патша шунда ук вәзиренә шалтырата һәм вәгъдә ителгән бүләкләрне китерергә боера.Вәзир поднос күтәреп кереп тә җитә. Подноста анар зурлыгында,алма кадәр,хөрмә кадәр өч алтын була.
-Һәркемгә бер кисәк тиеш,ди,патша.Кемгә кайсы тиеш үзегез хәл итегез.
Олы һәм уртанчы малайлар анар зурлыгындагы кисәкне алыр өчен үзара бәхәсләшергә тотыналар.Озак бәхәсләшкәннән соң олы туган анар кадәр алтынны кулга төшерә,уртанчы малай алма зурлыгындагы кисәккә риза була.Төпчек малай хөрмә зурлыгындагы алтынны ала да ишеккә юнәлә.
Асылда патша акыллы туганнарның саранлыгын тикшерергә теләгән.Зур кисәкләр алтын йөгертелгән таш кисәкләре булып чыга.Төпчек малай сайлаган хөрмә зурлыгындагы кисәк саф алтын була.Саранлык аркасында, олы туганнар арасында дуслык бетә.Ә төпчек малай алтынны саткан акчага бик күп китаплар ала һәм халык белем алсын өчен китапханә ача.