Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Булсын диеп тынычлык

Матур таңнар аткан җиребезгә,

Фашист керде бәреп илебезне.

Көтмәдек без мондый вәхшилекне,

Чыкты халык саклап җиребезне.

Егетләр, кызлар китте сугышка,

Туган җирдә булсын дип тынычлык.

Ә әниләр көне-төне эшләп,

Җиңү таңы өчен тырышты.

Ятсыз фашист җиребезне таптап,

Шәһәрләрне яндырып хурлады.

Ир-егетләр безнең бирешмәде,

Туган илне дә алар зурлады.

Шактый гына еллар үтсә дә-

Күңелләрдә яши бит ярасы.

Сөйләнгән хатирәләрне саклап,

Безгә әле бик озак барасы.

***

Матурлыкны күрә белик.

Тыныч кына яткан җир өстенә

Ап-ак карлар явып киттеләр.

Җәйләр үтеп көзләр узу белән,

Салкын кышлар килеп җиттеләр.

Быел шундый күп карлар ява,

Бураны да тормый көттереп.

Карда аунап кайткан киемнәрне,

Әни йөри тагын киптереп.

Бала-чага шуа тау башыннан,

Берсен-берсе узып, ярышып.

Дәрестән соң чабып кайтабыз да,

Чыгып чабабыз без узышып.

Кышлар бетәр, матур язлар килер,

Киек кошлар кайтыр сайрашып.

Карлар эреп агар сулар булып

Күлләр тулыр әле шаулашып.

Җәйге матурлыктан ис китәрлек,

Яңгыры да явар яшен яшьнәтеп.

Табигать тә иркен сулап куяр

Ә болыннар китәр яшәреп.

***

Ана уйлары

Салмак кына атлап җир өстеннән,

Алга таба атлый бер бала.

Кая бара нинди уйлар белән,

Хыяллана икән бу бала.

Дөньяларга килгәненә инде,

Шактый вакыт үтеп тә китте.

Күңелендә әле тынгылык юк,

Уйлап эшләр заман да җитте.

Ана кеше бик күп уй кичерә,

Газизләрен кеше итәсе.

Ул уйлаган уйлар чынга ашса,

Балаларга тормыш көтәсе.

Бала үстерү үзе бер бәхет ул,

Әле тагын күпкә кыен ул.

Шуны аңлап үсә икән бала

Бәхет ерак йөрмәс — килер ул.

Сабирзянова Динара Ильшатовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 29.09.2008
Место учебы: МБОУ "Гимназия имени Вахитова города Буинска РТ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Буинский муниципальный район
Город: Буинск