Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Булды бу!

Татар теле дәресләре күңелемдә мәңге сакланыр, мөгаен. Укытучыбыз Әлфия Кытдусовна бик кирәкле нәрсәләр турында сөйләгән икән. Тик дәрестә ишеткәннәр белән тормыш хәлләре арасында нинди уртаклык булганын бик аңлап бетермисең бит. Башыңа төшмәсә…

Уку елы ахыры җитте. Май аеның күңелле, матур көннәре. Без татар теле дәресендә утырабыз. Инде барлык темалар да күптән үтелгән, кабатлау дәресләре генә калды. Күңелсез дә инде, тизрәк урамга чыгып җылы кояш нурлары астында дуслар белән футбол уйныйсы килә. Әнә 5 а дан Марат инде мәйданчыкта уйнап та йөри. Ә укытучы омонимнар дип баш катыра:

— Укучылар, бу ике җөмләне игътибар белән карыйк әле: “Без дәрестә тырышып укыйбыз. Без белән каешында тишек ясады”. Нинди сүз кабатлана? Дөрес, “без” сүзе. Тик алар икесе ике мәгънәне белдерә түгелме?- диде дә проекторга матур итеп төшерелгән кеше һәм инструмент рәсемнәрен чыгарды. Безнең рәсемнәрне игътибар белән карап чыкканны көтте һәм дәвам итте:

— Исегезгә төшерегез әле, бу сүзләрне ничек атыйлар?

Мин безләргә ваемсыз карап утырган арада, арабызда гел бишлегә генә укый торган бердәнбер сыйныфташыбыз Лилия һәрвакыттагыча беренче булып кул күтәрде:

— Апа, минемчә, — дип башлады ул гадәттәгечә һәм күзлеген өскәрәк күтәреп куйды, — бу сүзләр омоним сүзләр. Мин аның кагыйдәсен дә беләм. “Омонимнар — бер үк төрле әйтелешкә һәм язылышка ия булып, төрле мәгънәне белдерүче сүзләр”.

— Әйе, Лилия, син хаклы, бу сүзләр – омоним сүзләр. Сүзләр кайчак бертөрле яңгырый, бертөрле әйтелә, әмма мәгънәләре арасында бернинди дә бәйләнеш булмый. Шуңа күрә онытмагыз, һәр сүзнең үз көче, үз урыны бар. Сүзнең тәмен белеп сөйләшергә кирәк. Сүзләрнең көчен аңлар өчен күбрәк китаплар укырга киңәш итәм! — диде укытучы һәм күнегүләр эшләтүгә күчте.

Подумаешь! Ярамаган ди сүзнең бер мәгънәсен генә белеп яшәргә. Китап укырга еще.

Бүгенгә дәресләр тәмамланды. Әйберләремне тиз-тиз җыйдым да тизрәк урамга чаптым. Марат инде уйнап та арыган. Мине күрү белән:

— Сәлам! Ник шулай озак? – дип сорады.

— Безнең бүген биш дәрес булырга тиеш иде, сыйныф җитәкчебез шимбә урынына бүген алтынчы дәрес үткәрергә булды.

— Ярар, әйдә капкалап алабыз да үзебезнең мәйданчыкка барып уйныйбыз, — дип тәкъдим итте Марат.

Мин шатланып риза булдым. Көн дә әниләребез безгә үзебез белән берәр тәмле нәрсә салып җибәрә, бүген менә шәңгә иде. Бер эскәмиягә утырдык та рәхәтләнеп ашарга керештек. Шунда мин дустыма бүгенге дәрестә ишеткәннәрне сөйләргә керештем:

— Менә Әлфия Кытдусовна сөйли бүген, имеш, һәр сүзнең үз урыны, үз көче бар, аларны дөрес кулланырга кирәк, ди. Ну нәрсә мин футбол уйнаганда “Пас” дип кычкырсам, син мине аңламаячаксың что ли?

— Аңлыйм, ник аңламаска! – дип хуплады минем сүзләрне Марат.

— Ә мин тупны капкага кертсәм, син аның “Гол” икәнен белмәссеңме?

— Ничек инде белмәскә, беләм! – дип тагын бер кат хуплады минем сүзләремне дустым.

— Менә бит, син мине аңлыйсың, ник башны катырып утырырга? Сүз Африкада да шул бер сүз инде ул.

— Аха, — дип тагын бер кат хуплады мине дустым, шәнгәсеннән аерылмый гына.

Марат белән тәмләп тамак ялгап алганнан соң, ашыкмый гына уен урынына юл тоттык. Сөйләшеп барганда узган юл сизелми дә калган.

Мәйданчыкка килеп җитү белән эшне озакка сузмыйча футбол уйнарга керештек. Башта Марат минем капкага тупны кертергә тырышты, ә аннары киресенчә, мин Маратныкына. Уен кызганнан-кыза бара. Без өс киемнәребезне салып, бер футболкадан калдык. Марат капкада тора. Аның каршына гол кертергә максат куйган мин чабам. Дустымны бутарга теләп, тупны әле бер якка, әле икенче якка тибәм. Инде капкага кадәр ике-өч метр ара калганда тукталып калдым да бар көчемнән тупны капканың бер почмагына кертәм дип тибеп тә җибәрдем. Туп капка өстеннән очып, күрше йортның бакчасына төште. Ах иттек. Икәүләшеп бакчага таба чаптык. Туп алмагач төбендә ята иде, бакча эче буш. Бакчага тавыш-тынсыз гына кереп, кеше күргәнче тиз генә тупны алып чыгарга кирәк. Маратка:

— Әйдә мин хәзер коймага сикереп менәм дә тупны алып чыгам, ә син карап тор, кеше күрмәсен. Әгәр якын-тирәдә берәрсе күренсә, миңа сигнал бирерсең, — дип тәкъдим иттем.

Марат ике уйлап тормады, ризалашты. Менә инде мин койма башында утырам. Бакчага сикереп төшәм дигәндә генә якынлашып килүче эткә күзем төште. Безгә таба Нәфисә әбинең зур усал эте чаба иде. Мин эткә ишарәләп, кинәт кенә «Эээээээт» дип кычкырып җибәрдем. Марат аны-моны абайлап тормады, «Эт!» дигәч мине коймадан этте дә төшерде. Шаааап итеп бакча эченә егылып төштем. Күзалларым караңгыланды, кул-аякларым каерылды, маңгаемның сул ягы кабак хәтле булып шешеп тә чыкты. Бер мәлгә аңышмыйчарак та тордым әле. Аннан аңыма килеп:

— Аңгыра баш, нишлисең син! – дип дустыма кычкырдым.

— Соң үзең эт дидең бит… – диде Марат акланырга тырышып.

— Мин сиңа эт килә дип әйттем бит, — дидем мин, ярылырга торган башымны ике кул белән тотып, — татар теле дәресләрендә тыңлап утырырга кирәк, тинтәк! Сөйләшә белмәсәң, авызыңны ачма лучше!

Ә Нәфисә әбинең усал этендә малайларның гаме юк иде. Ул тавыш килгән якка карап бермәлгә тукталып торды да, “хи, сезмени әле бу” дигәндәй үз юлында булды.

Икенче көнгә мәктәпкә фонарь шикелле янып торучы кара көйгән күз белән килдем. Йөргәндә дә аксаклап йөри идем. Сыйныф җитәкчебез эшнең нидә булуын сорамыйча калмады, әлбәттә. Сөйләми хәл юк. Башымны иеп, кичә булган хәл турында түкми-чәчми сөйләп бирдем. Һәм ахырда:

— Апа, сез бик хаклы булгансыз. Һәр сүзнең үз көче бар, сүзеңне уйлап сөйләргә кирәк, — дип өстәп тә куйдым маңгаемдагы кабак хәтле шешемне тотып.

Сагбетдинова Юлианна Самантовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны