Принято заявок
2260

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Булат маҗаралары»

                                                                               «Булат маҗаралары»

                                                                                 (замана әкияте)

     Ура! Булатка бүген телефон бүләк иттеләр. Булат шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Хәзер ул күпме теләсә, шуның кадәр телефонда уйный ала! Дөрес, әтисе белән әнисе кисәтеп куйдылар: телефонда озак утырырга ярамый, ул сөйләшү өчен генә!          Ләкин кулга смартфон кергәч, Булат уйнамый түзәме соң инде? Әтисе-әнисе күрмәгәндә, ул көне-төне уйный. Беләсезме, нинди уен? Ул уенда берүзе чит планетадан килгән меңләгән хәшәрәтләргә каршы торырга тиеш. Булатка шул уен бик нык ошады. Автоматыңа баскан саен дистәләп хәшәрәт юкка чыга. Син үзеңне җиңүче итеп тоясың! Ләкин бераздан ул дошманнар яңадан күбәяләр. 

      Бер төнне телефонда уйнаганда, Булат өч хәшәрәтне берничек тә җиңә алмавын сизде. Аларның беренчесенең өч күзе бар, икенчесенеке бер күз, ә өченченеке бер күзе дә юк, ләкин бик шәп күрә. Алар шундый ямьсез, формасын үзгәртә торган түгәрәк. Менә алар ничектер телефоннан сузылып килеп чыктылар да зурайганнан-зурая барып, Булатны әйләндереп алдылар.  Ул кычкырмакчы булды, ләкин тавышы чыкмады. Дошманнар : «Кычкырсаң, без сиңа атабыз!» дип пышылдадылар. Булат чынлап та кычкырмады, ул бик нык курыкты! Хәшәрәтләр аны тузан суырткыч кебек аппарпт белән ниндидер шар эченә суыртып керттеләр дә, һавага күтәрелделәр. Булат кычкыра, елый, нәрсә эшләргә белми. Күз ачып йомганчы алар Марска очып килеп җиттеләр. Булат сөйләшер хәлгә килгәч, сорады:

    — Сезгэ миннән нәрсә кирәк?

    — Без сине көннәр-төннәр буе телефонда уйнарга алып килдек.

    -Һәй, шуның өченме? Менә рәхмәт! — дип шатланды Булат. Җирдә аңа телефонда уйнарга рөхсәт итми иделәр, ә монда , күпме кирәк, уйна. Булат уйный да уйный. Бераздан, бер атна үтте микән, аның күзе начар күрә башлады. Булат боларга күзләренең начар күрүе турында әйтте. Алар аның күзләрен алып аттылар, ләкин ничектер Булат яхшырак күрә башлады.

     Бер ай узды. Булат телефонда уйнап туйды, аның өенә кайтасы килде.

    -Җитте,туйдым уйнап, мине яңадан өйгә, әти-әни янына кайтарыгыз! -диде ул өч күзлегә. Ә тегесе  ямьсез итеп көлде:

    -Сине алар барыбер танымаячаклар! Өеңә дә кертмәячәкләр! 

     Булат көзгегә караса… Үзен дә танымады башта, ул ниндидер хәшәрәт аның белән басып тора дип уйлаган иде. Ә янында беркем дә юк. Булат аңлады: ул үзе дә хәшәрәткә әйләнгән! Нишләргә?

     Уйлады-уйлады да, Булат каты тавыш белән әйтте:

   -Яңадан мине элеккечә кешегә әйләндерегез!

   -Синнән инде кеше ясап булмый! — дип көлде күзсезе. — Менә мин дә синең кебек малай идем башта. Хәзер хәшәрәт инде. Кире элекке хәлгә кайту өчен аларның шартларын үтәргә кирәк. 

   -Мин барысына да риза, тик кире кешегә әйләндерегез!- дип ялынды Булат. 

      Хәшәрәтләрнең өч күзлесе башлыклары иде.

   — Менә ун иптәшеңне безнең уенга тартсаң, без сине кире кешегә әйләндерәбез,- диде ул. Булат бик озак уйлап тормады. уйнарга яратмаган малайлар юктыр ул, бик җиңел шарт!

    — Ярар, алып килермен сезгә ун малай!

   Күз ачып йомганчы ул элекке кыяфәтендә Җирдә, үзләренең ишек алдында иде инде. Нинди шатлык! Тик ул белә: читтән килгән килмешәкләр аны күзәтеп торалар, шартны утәргә кирәк.

  Менә ул Руслан дустына шул уенны мактап сөйли башлады. Руслан узе спортсмен малай, бик көчле.

  — Мина шул уенны уйнап вакыт әрәм итәргәме? Юк инде, уйнамыйм, тренировкага барасым бар,-диде ул.

   Ә Рәсим дустына уен ошады. Ул Булат кебек көннәр буе телефонда уйнаучы шул. Бер кеше булды, хәзер тагын тугыз кеше табасы калды. Кемнәргә генә әйтеп карамады Булат! Кайбер иптәшләре риза булмый, кайберләре ризалаша. Ниһаять, ун малай уен мәйданчыгына җыелды. Булат теге хәшәрәтләргә сигнал җибәрде. Секунд эчендә иптәшләрен чит планетага алып киттеләр, ә Булат калды. Ләкин нигәдер ул шатлана алмады. Аны вөҗданы газаплады. Ул бит хыянәтче! Дусларын сатты! Аларның әти-әниләре елыйдыр, балаларын эзлидер. Ул  малайлар хәзер үзләре дә хәшәрәткә әвереләчәк бит! Эх, ничек ярдәм итәргә?

  Булат оча торган шарның паролен күреп калуын исенә төшерде. Ул тагын уенга кереп, килмешәкләрнең корабында пәйда булды, тиз генә паролен язды. Нәрсәдер шытырдый, яна башлады, малайлар куркып йөгерә башлады. Артка борылсалар, теге өч хәшәрәт балалар артыннан куалар, автоматтан аталар икән. Балалар нәрсә эшләргә белмиләр. Бетәләр бит хәзер! 

   Шул вакыт Булат куркып уянып китте. Уф, төш кенә икән!

   Шуннан бирле ул телефонда уйнамый.

 

      

Гайнетдинов Айзат Алмазович
Страна: Россия
Город: Набережные Челны