Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бул син үрнәк җәяүле!

             Бул син үрнәк  җәяүле!

 

Кисәтә һәммәбезне:

Сине, мине, әбине

Юллар хуҗасы Уткүз:

— Тукта инде, бераз түз,

Яна әнә кызыл күз.

Ярамый, ярамый,

 Кагыйдә бозарга;

Кызыл ут янганда

Юл аша чыгарга.

Дәрес бирә бит Уткүз

Сиңа, миңа, әбигә:

— Янса әгәр сары күз,

Юлга әзерләнегез.

Яна әнә яшел күз,

Чыгып кал инде бик тиз.

Бул син өлгер,

Бул җитез.

Ярамый юл аша

Урынсыз чыгарга.

Ул чакта җәяүле сукмагын

Ни өчен сызарга?

Бул син

Үрнәк җәяүле.

Яшь дусларны

Кисәт, туктат,

Кирәк чакта хәтта

Өлкәннәргә аңлат!

 

Кагыйдәне, дуслар,

Белү генә җитми.

Аны үтәү кирәк!

Алдашуны, ялгышуны

Юллар гафу итми!

 

Хамидуллина Эльмира Навиловна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2001