XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бу авыл Яхшый булыр!

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе

Бу авыл Яхшый булыр!

 

           Туган як, туган авыл, туган нигез…

    Әлеге “туган” сүзенә бик тирән мәгънә салынган. Бер карында яткан туганың сиңа җир йөзендә барыннан да кадерлерәк, чөнки ул синең туганың. Ә “туган як”? Юкка гына монда да әлеге тылсымлы “туган” сүзе кушылмагандыр. Димәк, туган ягың да үз туганың кебек барыннан да кадерлерәк була түгелме? Әйе, бу чыннан шулай! Бу сүзләрнең асылында бер мәгънә ята һәм алар кеше өчен иң кадерлесе, иң газизе. Һәрбер кешегә үз туган ягы, үз нигезе якын. Һәр кеше шунда туа, беренче авазын сала, беренче адымнарын ясый, үсә. Чит – якларга бәхет эзләп китүчеләрне дә туган нигез кире тартып кайтара. Нинди сихри көч бар соң анда?  Уйлап карасаң, кая гына барма, нинди гүзәл җирләр, сихри матур урыннар күрмә үз туган ягың барыбер, барыннан да матуррак, сихрирәк, гүзәлрәк. Үз туган авылың кешеләре якынрак, үз авылың урманы һавасы сафрак, үз туган авылың урманында үскән җиләк – җимешләр сусылрак, искән җилләр назлырак, таулары биегрәк һәм ниһаять чишмәләре дә татлырак!

       Газизҗан өчен дә нәкъ шулай. Үз җиреңнең бәбкә үләненә ятып төн чыксаң да салкыны сизелмәс, мамык мендәр – түшәкләрдән дә йомшак, каз мамыгы юрганнарыннан да ышык аңа газиз җирендә. Бүген дә таң кояшының иркә назлавына уянып китте ул. Уянды да әнисенең борчулы йөзе күз алдына килеп “дерт” итте. Нишләде ул. Эй малай чакның ваемсызлыгы. Әйтте бит, кат – кат әйтте: “Болында йоклама, зәхмәт кагылмасын. Мин бит сине көтеп өзгәләнеп бетәм. Нигә шулай еракка китәсең? Эзләп таба торган да түгел бит”. Әнисенең сүзләре колагында озак яңгырап торды. Яланаяк болынны чабып үтте, авыл урамына кергәч кенә йөгерүдән туктады. Ә-ә-әнә аларның салам түбәле сәләмә өйләре. Ә-ә-әнә аны көтеп торучы әнисе.

        Газизҗан — әнисе белән генә яшәүче 13 яшьлек малай. Тормышлары бик фәкыйрь. Әтисе үлгәч яшәүләре тагын да начарайды. Газизҗан үзен белә башлаганнан бирле әнисе Әсма апа авылның иң бай кешесе Хисам байга бил бөкте. Өй эшләрендә генә түгел ишегалды, абзар – курада да тырышып хезмәт куйды Әсма. “Йөргән аякка җон иярә”,- дигәндәй барган җирендә үзен һәм улын туендырырлык ризык булмасмы дип тә тырышты. Чоры шулай булды шул, 1884 нче еллар, авыр еллар. Колбиләүче Хисам үтә дә холыксыз кеше. Эшләнгән эштә аз гына җитешсезлек күрсә дә эшчеләрен бик кыерсыта, юк –барга да бәйләнә ул.

     Көннәрдән беркөнне Әсма апаның да гаебен таба Хисам һәм аны өйдән үк куып чыгара: “Өйдә эзең булмасын, бар әнә маллар янына, тиресен чыгар. Болынга барып печән чап”. Шулай итеп Әсма апа көннәр буе мал арасында эшләде, әз генә вакыты булса да болында печән чабу белән шөгыльләнде. Әнисенә булышып йөргән Газизҗан Хисам байга бик нәфрәтләнә. Күңеленнән генә: “Ни өчен соң без мондый язмышка дучар булдык? Безнең дә бәхетле булырга хакыбыз юк мени? Эх, ирекле булып, үзең өчен генә хезмәт итсәң икән ул”, — дип өзгәләнә. Авыр эш Әсма апаның сәламәтлегенә зыян салмый калмый, әлбәттә. Авыру килеш хезмәтен башкарырга теләсә дә, беркөнне гел аяктан егыла. Ул көнне Газизҗанны Хисам бай бик караңгы йөз белән каршы алды. “Кая әниең?”, — дип төксе генә сорап куйды ул. Малай теләр – теләмәс кенә:”Авырый”,- дип җавап бирде. “Авырый дип монда, эш калдырып… Бар, әнә түбән яланның печәнен чабып бетерергә кирәк, әниең өчен дә эшлә. Ялкауланганыңны сизсәм, бел аны… Үтереп ташласам да эзләүче кеше юк сине монда”, — дип бөтен көченә Газизҗанны этеп җибәрде. Күзләренә яшь тулган Газизҗан йөгереп барды да келәт кадагына эленгән камчыны алып аны – моны уйламыйча барган Хисамга кизәнеп сукты, байның маңгаеннан сузылып кайнар кызыл тасма төште. Газизҗан кызулыгы белән тагын бер кизәнде, аннан сон тагын бер, тагын бер… Күз ачып йомганчы, авылны чыгып үзенең яраткан болынына элдертте. Ә бу вакытта Хисам бай яраланган битен тотып котырган үгездәй улый иде. Аның хәтәр генә яралануы, бер күзе чыгуы билгеле булды. Ачуы яман иде Хисамның, ул үз кешеләрен Газизҗаннарга җибәрде, тик өй буш иде.

     Караңгы төшкәнне Әсма апа белән Газизҗан, малайның үзе генә белә торган, әрәмәлектә көттеләр. Тик Әсма апаның хәле бик начарланды. Шулай булуга карамастан, алар байтак җир үттеләр.

    Сандугачлар сайрашкан вакытта, төнге уникеләр тирәсендә, ана бакыйлыкка күчте. Мондый ук бәхетсезлекне көтмәгән иде малай. Анасының үлемендә Хисам байны гына гаепләде. Кешене кеше итеп күрмәгән кабәхәт заттан ни өчен ул элегрәк качып китәргә уйламады. Әнисе дә исән булыр иде бит… Туган җире, туган нигезе җибәрмәдеме аны…

     Әнисен җирләде…Ул урыннан үтеп йөрүчеләр әлеге каберне (билгесез кабер булганлыктан) Әүлия кабере диләр. Чынлыкта исә, ул Әсма апа кабере. Әүлия кабере янында шифалы Әүлия чишмәсе бәреп чыкты. Бүгенге көнгә кадәр әлеге чишмә юлчыларны сусаудан коткаручы хезмәтен үти.

   Күзләре кая төбәлде шул якка таба барды да барды Газизҗан. Үзенең бәхетсезлегеннән, фәкыйрьлектән, ятимлектән, Хисам байдан… Үз җирен үлеп яратса да, башка беркайчан да бу якка кайтмас өчен китте ул.

     Куе урманлы, Сикиягә койган челтерәп агып  ятучы инеш буена килеп төпләнде егет.  Авыл шәҗәрәсе буенча, моннан 400 еллар элек биредәге табигать искиткеч матур, һәркемнең җанын – тәнен үзенә тартып торган. Куе урманнарында җәнлекләр һәм киек кошлар, болыннар, зур – зур күлләрдә үрдәкләр — казлар бихисап булган. Челтерәп аккан көмештәй саф сулы инеш кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Дөнья оҗмахы байлыгы туплаган бу гүзәл урынга хәйран калып егетебез дә яши бирде. Аралашкан кешеләргә үз исемен белгертмәде. Гомумән, үткәне белән исемен дә онытты егет. Килеп урнашу белән ныклап эшкә тотынды. Тирә – ягындагылар, исемен белмәгәнгә күрә, аның яхшы кеше икәнлегенә төшенеп “Яхшы” дип атап йөрттеләр. Тора – бара әлеге җирләр Яхшый җирләре һәм Яхшый авылы дип йөртелә башлады.

     

 

Яздым авылның тарихын

Истәлеккә калырга.

Без яшәгән чор тормышын

Укып искә алырга.

 

Киләчәккә бару өчен

Тарихны алыйм әле.

Авылым үткән юлларга

Әйләнеп карыйм әле.

 

Борынгылар Туган илне

Һәрчак саклап барганнар.

Телебезне, динебезне

Яклап исән калганнар.

 

 

 

                                       

Ахатов Адель Ильнурович