Җиргә төшкән һәр кар бөртеге үзенчәлекле һәм башкаларын кабатламый диләр. Кешеләр дә шулай ук бит. Бер-берсенә бик охшаш булсалар да барыбер ниндидер үзгә яклары табылып тора, хәтта игезәк бертуганнарның да. Хәер, алай булмаса, яшәве кызык та булмас иде. Нәрсә инде ул? Чыгасың, ә урамда синең кебек үк кешеләр, сиңа ошый торган гына җыр тыңлаучылар, уйлаучылар, хыялланучылар… Бу вакытта кем бер-берсенә бары тик бер миңе өчен генә гашыйк булыр иде дә, кайсысы тузып торган чәчләрне ошатыр иде. Тормышның иң кадерле һәм шул ук вакытта иң рәхәт бер сыйфаты – мәхәббәт югалыр иде. Мәхәббәтсез яшәүдән ни файда? Әнә күктән бию көенә әйләнгән төсле бөтерелеп төшүче кар бөртекләре дә бер-берсенә гашыйктыр. Бер-береңә бит нәкъ менә шул аңа гына хас булган үзгәлек өчен тартыласың.
Камилнең тышка чыгу белән уйлары шул тарафка юнәлде. Аның күршесендә генә яшәүче классташы Җәмилә дә башка берәүгә дә охшамаган бит. Анда гына кап-кара бөдрә чәчләр, шуларга килешеп торган кара күзләр, куе керфекләр. Болардан башка бик кире һәм үзсүзле кыз ул. Өстәвенә горур. Шул аның горурлыгы аркасында Камил җафалана. Аның белән бер сукмактан да барырыга ярамый, имеш. Күрсәләр, берәр нәрсә сөйләрләр тагын. Төкереп бирә ди ул кеше сүзенә. Тел сөяксез бит ул, сөйләр, ник сөйләмәскә. Аңа да вакыт-вакыт гайбәт сөйләп селкенеп алырга кирәк бит. Ә менә Җәмилә өчен бу сүзләр бөтенесеннән артык. Юк, бетте китте. Әнә бүген дә Камил аны мәктәпкә кадәр озата бару теләге белән капка төбендә көтеп тора. Кар бөртекләре генә кешеләрнең гамьсез уйларын игътибарга алмыйча, явалар да явалар. Җирнеке түгел шул алар, җир хыяллары белән яшәргә.
Җәмилә капканы көчкә генә теге якка этте. Җитмәсә, аяклары бер урында гына тора алмыйча, шуып киттеләр. Капка тоткасына гына эләгеп калды. Кичәге карлы яңгыр үзенекен иткән икән. Бөтен юл тайгак кына. Хет тимераякта шу. Бу вакытта кызның карашы каршысында басып торучы егеткә төште. Эх, тагын килгән бит. Күпме әйтергә була инде аңа, дип уйлады ул. Аннары нчек тә булса кузгалып китәргә теләп, этенеп җибәрде. Боз бирешергә теләми иде булса кирәк, аяклар яңа туган бозауныкы шикелле төрле якка җәелергә генә торалар. Җәмилә үзен ничек тә горур тотарга тырышты. Ул бер дә уңайсыз хәлдә тугел, имеш. Шуның өчен, кулындагы бияләен рәтләгән булып кыланды, үзе эчтән Камилнең үтеп китүен көтте.
Ә Камил беркая да китергә җыенмый иде әле. Җәмиләнең кыланмышлары аңа нишләптер бик кызык тоелды. Ул кызның тагын да ныграк ачуын китерер өчен:
— Әй, сударыня, сез анда саграк булыгыз, ай-һай бозлавык бүген, — диде.
“Синнән башка белмим шул, юкка монда басып торам” дип уйлады кыз, ә үзе ясалма елмаю ясап:
— Курыкмагыз, сударь, безнең ишеләр боздан да басып бара ала, — диде. Әлбәттә, бу сүзләрнең сер бирмәс өчен генә әйтелгәнен егет аңлап алган иде инде. Ул кызның “боевой позиция”дән чигенүен көтте.
— Әйдәгез, инде алайса, безнең ише смертныйларга үзегезнең мастертвогызны күрсәтегез. Юк, ничек әле? Ммм… Извольте.
Бу сүзләрне әйткәндә Камил чын-чынлап җиңү тантанасы кичерә иде. Җәмиләнең түземлеге исә, бетеп килә һәм бу бер дә яхшыга юрый торган әйбер түгел иде. “Кара син аны ә, ничек мыскыл иткән булып тора бит, моның алдында егылып яту үзе ни тора”дип уйлады кыз. Кыю рәвештә бер адым ясалды. Һәм ул 1:0 исәбе белән кызга җиңү алып килде.
— Менә, күрдеңме,- диде кыз һәм икенче адымга дип сузылган аяк тигезлекне тота алмыйча чайкалып китте. Аның белән бергә бөтен гәүдә дә биреште. Егылам гына дигәндә, аның биленнән тотып алдылар. Кай арада килеп өлгергән диген, ә! Шатланган, елмайган була әле үзе, юләр.
— Тоже мне, герой, — диде Җәмилә һәм куллардан ычкынырга омтылыш ясады, тик нигәдер алар кызны җибәрергә җыенмыйлар иде.
— Герой, — диде егет. Тавышы горур һәм чын батырларча чыкты. – Сине һәрвакыт сакларга һәм якларга әзер булган.
— Ой, җитмәсә романтик та икән әле үзе, — диде кыз, елмаеп. Аңа бу спектакль кызык тоелды.
— Геройга романтик булырга положено бит, — диде Камил һәм җәһәт кенә кызның кулларын кысып тотты.
Җәмилә сискәнеп, кулларын тегеләйгә-болайга болгарга тотынды.
— Җибәр, җибәр дим, алайса кычкырам, — дип тавышын күтәрде.
— Җәмилә, әйдә, озатып булса да куйым үзңне, бозлавык бит, — диде егет уеннан уймак чыгуыннан куркып.
— Кирәкми, кирәкми миңа синең озатып куюларын. Кайчан аңлыйсын инд син моны? – дип, кыз кулларын бөтен көчкә тартып алды. Хәер, алар бүтән кысып тотмыйлар да иде төсле тоелды аңа. Шуны аңлаган күңеле чемердәп куйды. Яңа гына кысып тоткан кулларның җибәрүе аңа бик авыр тәэсир итте. Нзрсзсендер югалткан кеше кебек хис итте ул үзен. Әллә бик каты тартып алганга, әллә инде әлеге дә баягы аякларның тыңламавыннан кыз таеп егылды. Каты гына килеп бәрлегән тез ярыйсы гына үзен белдереп куйды. Моны күреп торган, егет, кызны урыннан торгызда да:
— Кай җиреңне авырттырдың? – дип сорады. Җәмилә аның тавышында һичкайчан ишетмәгән усаллык ноталарын тойды.
— Авыртмады, — диде кыз, сер бирмәскә тырышып.
— Ярый, әйдә, синең тагын егылып ятуыңны күрер хәл юк, — дип шундый ук тон белән ул Җәмиләнең кулларынан тотты. Кызның нәрсә әйтүен дә, тыңлап тормастан аны өстери үк башлады. “Кулым авырта” дияргә кыз базмады.
Икенче, өченче көннәрдә дә Камил күренмәде. Җәмилә иртән капка төбендә күпме генә вакытны сузарга тырышса да, егетнең шәүләсе дә килеп чыкмады. Ә көннәрен кыз аны уйлый торган булды. Бозлавыкны, аның ничек җайлы гына билдән тотып алуын, матур сүзләрен… Ә инде соңгы уйлардан кызның күңеленә салкын йөгерә иде. Тезенең вакыт-вакыт сызлап куюы да моңа бер билге булып торалар иде шикелле.
Капка төбендә, гадәттәгечә, бияләйләрен кигән булып кыланып торган вакытта Җәмилә Камилнең хәлләрен белешеп чыгар өчен аларның өйләренә керергә уйлады. “Әйе, һичшиксез кереп хәлен белеп чыгар кирәк. Бәлки каты авыра торгандыр, берәр ярдәм кирәктер” дип үз-үзен тынычландырырга тырышты ул. Ә капканы ачса, анда ул басып тора. Җәмилә нәрсә әйтергә белмичә, катып калды. Әнә бит ул каршында гына. Күпме көннәр буе уенда йөрткән егет аның янында. Аңа карый, элекеечә матур күзләре белән. Ул үзгәрмәгән бит бер дә. Шундый ук ягымлы, сөйкемле. Ул аныкы гына бит, аны һәрвакыт капка төбендә көтүче.
— Әй, сударыня, нигә катып калдыгыз, әллә инде урамда бик суыкмы? – диде ул. “Шаярта” дип елмайды кыз һәм үзе дә шаярып җавап кайтарды:
— Менә бозлавык бит, ничек кузгалып китәргә икән дип уйлап торам.
— Ә сез бер аягыгызны, аннары икенчесен атлагыз.
— Юк, нигәдер бер егылганнан соң андый теләк бетте шул.
— Белмим шул алайса, сезгә ничек ярдәм итәргә булыр икән?
— Бәлки берәр герой килеп чыгар да мине коткарыр дип хыялланырга гына кала инде.
— Бу бозлавыкта сезгә кирәкле герой урамга чыгар микән соң?
— Мин үземнең каршымда бер геройны күрәм инде, тик ул гына нигәдер мине танымый булса кирәк. Бу сүзләрне әйткәндә Җәмиләнең йөрәге чыгып китәрдәй булып тибә башлады. Я, Аллам, нәрәс әйтер, нәрсә сөйлим мин. Тиле, тиле, кем инде шулай ди, дип ул үзен тиргәргә тотынды.
— Ул һәрвакыт сезнең карамакта, — дигән сүзләр ишетелде. Алар чынлап та авыздан чыктылармы әллә юкмы беленми калды. Ләкин, Җәмиләгә сузылган кул чынбарлыкта бар иде. Шундый кадерле һәм якын кул. Ул аңа дип сузылган иде.
Шуннан соң нигәдер гел бозлавыклы көннәр китте. Ә, мондый вакытта, белгәнегезгә сине егылмас өчен каты тотып торучы нык куллар кирәк. Шуңа күрә бу вакытларда Җәмилә белән Камил бергәләшеп кулга-кулга тотынышып атладылар. Берсе соңга калса икенчесе көтеп тора торган булды. Бәхетле дә, балачагалар шикелле гамьсез дә иде алар бу минутларда.
— Кара, Камил, ярый әле теге көн бозлавыклы булды, әйеме? Без бөтенләй дә очрашмаган булыр идек.
— Тилекәй, син ул мине күрмәгән булыр идең.
— Әйе шул, бозлавыкны әйтәм, бигрәк озак булды ә?
— Шулай, ә миңа ошый, — диде егет һәм учындагы кулларны кысып куйды.
— Миңа да, — диде кыз һәм аңа карап көлеп җибәрде.
Ә бозлавыклы көннәрнең күп булуының сәбәбе бик гади иде. Ике тиле гашыйк бер кеше дә күрмәгән арада капка төбенә су сибәләр, шул рәвешле, эшләреннән кәнагәть калып, иртәгәге бозлавыклы көн турында хыялланып, йокыга китәләр иде. Урамда яуган кар бөртекләре генә бу серне беләләр, ләкин нигәдер чишмиләр генә. Җирдәге мәхәббәт аларны аптырата, шул ук вакытта сокландыра да иде. Чынбарлыктагы бозлавыклы мәхәббәт!