Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ботинкалы балык

Сәгать тугызлар тирәсе иде. Мин борынга ниндидер бик тәмле ис кергәнгә уяндым. Аш-су бүлмәсендә кемдер шакылдый. Бу — әни, ул безгә ашарга пешерә. Минем яраткан кызган ит белән бәрәңге… Нинди тәмле! Без тиз генә теш чистарттык та өстәл янына утырдык. Бик тәмле иттереп ашап алдык. Минем абыем Самат савытларны юды, ә мин идәннәрне себердем. Өйдәге эшләрне эшләп бетергәч, без әти-әнидән балыкка барырга рөхсәт сорадык. Алар риза булды.

Кирәкле әйберләрне алдык та урман янындагы күлгә киттек. Без, табигать матурлыгына хозурланып, тирә-юньне күзәтеп бара торгач, үзебезнең барып җиткәнебезне дә сизми калдык. Килеп җитү белән, кармакларыбызны эшкә җиктек,ә үзебез бер ауган каен агачы өстенә утырып күл буендагы матурлыкка сокланып балык чирткәнне көтәбез. Безне сәламләп кошлар моңлы җырларын суздылар, бакалар гүя алардан калышмаска теләп, үз моңнарын куштылар. Күбәләкләр дә без килгәнгә шатланган кебек, бер чәчәктән икенчесенә уйный-уйный куналар. Кояшның алтын нурлары су өстенә төшеп, күлне тагын да матурлый. Шул вакытта кармакның чирткече селкенеп куймасынмы…

-Самат, чиртә, балык чиртә,- дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. –Тартып чыгар инде. Самат каушап, кармакны тарта башлады. Тын да алмый көтәм. Үзем эчемнән генә: «Балык, кап, су буенда ялтырап ят”, -дип такмаклыйм. Кармакка эләккән балык нишләргә белмичә тыпырчына, мескен. Ничек тә ычкынырга тырыша. Безнең дә аны тартып чыгарасыбыз килә. Шулай тартыша торгач, тартып чыгардык без аны. Балык үзе генә түгел иде. Аның белән бергә авызын ачкан ботинка да килеп чыкты. Балык шул ботинканың шнурына чорналган булган.

-Менә сиңа мә, ботинкалы балык…,-дидем мин көлеп. Ә балык шулкадәр матур иде. Пушкин әкиятендәге алтын балык кебек тәңкәләре кояшта ялтырап тора. Үзе еш- еш сулый. Әйтерсең, нидер әйтергә тели.

Без аны бик кызгандык һәм җибәрергә булдык. Әйдә рәхәтләнеп йөзсен түгәрәк күлдә. Балык, безгә рәхмәт әйткәндәй, күл өстендә боҗра ясап әйләнде дә кояш нурларында ялтырап йөзеп китте.

Безгә бик рәхәт һәм күңелле иде…

Закирова Ризаля Рафаилевна
Страна: Россия
Город: Высокая Гора